Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Изге Рамазан аена аяк басуыбыз белән, дин кардәшләрем!

Тоткан уразаларыгыз, кылган гыйбадәтләрегез кабул булсын! Бүген сезнең хозурыгызга иҗади шәхесләрдән иң җайлы, тиз әзерләнә торган, иң тәмле рецептлар тәкъдим итәбез!

Алсинә Салахова (Казан)

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Киви белән салат ( язылган тәртиптә тезәбез)

1. тавыкның ак итен пешереп, вак итеп турыйбыз,
2. бер зур киви боҗра кебек итеп турала,
3. йомырканың агы эре угычтан уыла (3 шт.),
4. алма эре угычтан уыла (1 шт),
5. сыр вак угычтан уыла (150 г),
6. морковча ваклап турап сибелә,
7.йомырканың сарысы эре угычтан уыла (3 шт.) . Һәр кат саен майонез салабыз, я ике катка бер тапкыр. Теләгәнчә бизибез.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Суфия Мустафина (Кукмарада яшәп иҗат итә)

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Кабак бәлеше.

Уртача зурлыктагы кабакны юып, кабыгыннан чистартып, эчен алып ташлыйм. 2-3 см турыпочмаклык зурлыгында(калынлыгы 1 – 1,5 см тирәсе) турыйм. Кабакны көздән турап морозильникта сакларга да була.

Камыр:

1) 0,5 стакан шикәр комы,
2) 1 пачка маргарин,
3) бераз он кушып валчык ясыйм. Шуңа 1 стакан кефир өстим.
4) 1 чәй калагы( без верха) чәй содасына 1-2 тамчы уксус салам.
5) Артык йомшак булмаган камыр басам. Ике кисәккә бүләм.

Камыр ял иткән арада эчлек ясыйм.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

6) Ярты стакан дөгене бер чеметем тоз салып, сүрән утта бүрттереп сөзәм.
Аз гына ( на глаз) йөзем җимеше, кара һәм өрек җимешләрен сөягеннән аралап озынчалап турыйм.
7) Түгәрәк табаны майлап, камырны җәям.
1 нче рәт: дөге, 2 – кабак, 3 – өч төрле җимешне тигезләп салам, 4 – дөге, 5 – кабак.
8) Иң өскә бераз шикәр комы һәм угычтан кырып сыер мае өстим.
9) Бәлешнең өстен ябып, бөгеп куям. Уртасында һава чыгарга пәке очы белән генә тишек ясыйм. 25 – 30 минутта пешеп чыга.

Люция Аблеева (Казан шәһәрендә)

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Чәй янына тәмле пирог

Башта 1 пачка ак майны пирог салына торган табага эретергә куям.

• Ул эреп беткәч, 3-4 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә тоз, ярты чәй калагы чәй содасы салып болгатабыз, он өстәп (1 стаканнан алып, стакан ярымга кадәр), табада камыр басып, шунда ук кул белән җәябез. Бортиклар ясарга онытмагыз. Камыр каты булырга тиеш түгел, үзе үк җәелеп торырга тиеш. Юка дип куркырга ярамый, духовкага кергәч кабара.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

• Камыр өстенә туңдырылган җимеш (карлыган, чия, кура җиләге, җир җиләге һ.б) таратып салабыз да, 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка куябыз.

• Кырыйлары кызара башлагач, духовкадан алып, пирог өстенә, ярты стакан каймак белән ярты стакан шикәр комы болгатылган кушылманы салабыз.

• 5 минут яңадан духовкага куеп алабыз. (ред.)

Лилия Фаттахова (Яр Чаллыда яши)

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Сочник
Тиз арада пешә торган тәмле дә, туклыклы да чәй ашы бу.

Камыры өчен:

1) 100 грамм йомшартылган атланмай (яки маргарин),
2) 4 аш кашыгы куе каймак (сметана, кайвакыт салып та тормыйм),
3) 0,5 стакан шикәр комы,
4) 1 йомырка,
5) чеметем генә тоз,
6) 1 чәй кашыгы сүндерелгән сода алабыз.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Камыр йомшак кына булырлык итеп он кушып басабыз.

Эчлек өчен:

1) 200 гр. эремчек,
2) 2 аш кашыгы шикәр комы,
3) 2 аш кашыгы он,
4) 1 йомырка агы кирәк булачак.

Кечкенә генә түгәрәк җәймәләр җәябез дә, шуның яртысына эремчек салып, урталай бөклибез. Кырыйларын тоташтырырга кирәкми, эремчек бераз гына күренеп кала.

Йомырканың сарысын әзер сочникларның өстенә сылыйбыз.

Әзер сочникны майлаган табага тезәбез һәм 180 градус кызулыкта 20 минут пешереп алабыз.

Бу рецептны бик күптән бер коллегам биргән иде, шуннан бирле гел шулай пешерәм. Миңа да, ашап караучыларга да бик ошый.

Гөлнара Җәлилова (Чечняда яши), шагыйрә:

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

• 20 грам чүпрәне 1 касә суга салабыз;

• Бер стакан салкын сөткә якынча шуның кадәр үк чәйнектән кайнар суга 3 йомырканы туглап салабыз. Песок, ванилин, ике аш кашыгы сгущенка, чеметем тоз, өй температурасында эретелгән 100 грамм ак май өстибез.

• Кыбырсый башлаган чүпрәне кушып, иләнгән он белән камыр басабыз да, кулга берекмәс консистенциягә килгәч, ярты сәгатькә җылы җиргә сөлге каплап куябыз.

• Кабарган камырны 1 см калынлыкка кадәр тәгәрәтәбез, аннан түгәрәкләп кисәбез. Стакан ярым сыек майда тирәк савытта(чәчрәмәсен өчен) пешерәбез.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

• Бизәвен – тезүен балаларга калдырабыз.

• Бик тәмле килеп чыга))) тәмле булса да, Җәлилова үзе кичтән ашамаска киңәш итә

Залия Нуриахмәтова (Мәскәүдә яши)

Мәскәүдә яшәп, иҗат итә.

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

СЫРНИКИ…

1 кг эремчеккә 4 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы он. Мин махсус коймак өчен он ( блинная мука) алам, чөнки бу ондагы ингредиентлар аркасында, сырниклар бик тәмле дә, бик матур булып кабарып та пешәләр.

ЧЕБУРЕК ПЕШЕРӘБЕЗ…

Камыр өчен:

1).3,5 стакан он;
2). 350мл. Су;
3). 1 йомырка;
4). 1 аш кашыгы май( нинди дә ярый);
5). 0,5 чәй калагы тоз кирәк.

Иң беренче суга тоз һәм майны салып кайнатып алабыз. Шушы кайнатмага 0,5 стакан он салып болгатып куябыз.

Суынгач, күкәй белән калган онны салып, камыр ясап куябыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Әгәр ябыша торган булса, әзрәк он өстәргә кирәк.

Камыр ял иткән арада, эчлеген ясыйбыз.

Моның өчен 700гр. фарш, 2 баш суган , 0,5 стакан кефир, тоз, борыч кушып болгатабыз..

Барысы әзер булгач, камырны 60 гр бүлеп җәябез һәм һәрбер җәймәнең яртысына фаршны сылап, икенче яртысы белән каплап, майда кыздырабыз..

Тәмле булсын!

Ифтарга нәрсә әзерлисез?

Г. Кариев театры тәкъдим итә! Табыннарыгыз мул, бәрәкәтле, хәләл булсын!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә