Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Яз – үзгәреш фасылы

Язын нәфис затларыбыз тагын да матуррак булырга тырыша. Йолдызлар виртуаль укучыларыбызга гүзәллек серләрен уртаклашты:

Диләрә Илалетдинова:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Язга чыгар алдыннан мин битемне чистарттырып, пилинг ясатам. Битне кояшка яңартып куясы бар бит. Куллар, бит һәм тырнакларны ныгыту өчен махсус витаминнар эчәм.

Өйдә булганда, биткә битлек(альгинат – әзер, бит формасындагы битлек) ясыйм, тәнемә табигый кокос мае сөртәм. Аларны мин чит илдән алып кайтам. Күбрәк су эчәргә тырышам, имбирьлы су яратам.
Әзрәк диетага утырасым бар. Ничектер башлый алмыйм. Даими “разгрузочный” көннәр ясыйм.

Гөлнара Тимерҗанова:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Язга яхшы кәеф булдырырга кирәк. Йокыны тиешенчә туйдырырга. Боларны булдырмасагыз, биткә сөрткән бернинди битлекнең дә файдасы булмас. Иң мөһиме – күңел байлыгы.

Айгөл Җиһаншина, Мәскәү, ГИТИС студенты:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Ешрак елмаегыз. Минемчә, матурлыкның бөтен сере шунда.

Галина Ковальчук, тележурналист:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Язын йокы туйганчы йокларга тырышам. Башкаларга да йокларга төнге уннан калмыйча ятарга, иртә торырга(сәгать алтыда) киңәш итәм.

Глюк^oza(Наталья Чистякова — Ионова), җырчы:

Хәрәкәттә бәрәкәт!

— җиңел ризыкка күчәргә киңәш итәм: яшелчә, җиләк – җимеш, ит. Спорт белән шөгыльләнү дә комачауламый. Ләкин күңелгә ятышлы шөгыль булуы шарт. Биергә яратасызмы? Биюдән файда табыгыз. Спорт залында ял итәсезме? Димәк, колакчыннарга көй куеп, йөгерү юлына басыгыз. Яшь балагыз бармы? Гаиләгез белән велосипедта йөрергә чыгыгыз.

Ольга Кабо, актриса:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Эш күп булсын!

Иң мөһиме көндәлек графикта буш урын булмасын. Һәр минут эш белән мәшгуль булыгыз. Кем өчендер кирәк булган минутта, сез һәрвакыт формада булырсыз, кәефсезләнеп, күңел төшенкелегенә бирелергә вакытыгыз калмас. Һәм, әлбәттә, мәхәббәт! Хатын –кыз бәхетле булса, бу хис аның җанында, аның күзләрендә, йөзендә чагыла.

Ксения Бородина(“Дом — 2”, ТНТ)

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Кызыну өчен кишер:

Кишер ашыйм. Кишер организмга да файдалы, кояшны да үзенә тарта. Кызынырга яратам, кишер ашаганда кызыну нәтиҗәлерәк.

Бу яшелчәдәге каротин – табигый кызыну чыганагы гына түгел, ультра шәмәхә нурларга фильтр да.

Екатерина Волкова(“Воронины” сериалы, СТС):

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Эш арасында зарядка ясый:

Кышка минем авырлыгым арта. Шунлыктан, язга иң актуале – физик күнегүләр. Махсус шөгыльләнү өчен спорт залларына йөрмим, көн дәвамында төрле күнегүләр эшлим. Әйтик, кызым уенчыклар белән уйнаганда, аның янына дүраякланып тезләнәм дә, чиратлап аякларымны күтәрәм. Шул рәвешле гәүдәм сылулана. Савыт- саба юганда, салат ясаганда аякларымны янга, артка (45 % чамасы) күтәрәм. Яки телевизор караганда идәнгә ятып пресс ясыйм…

Елена Малышева, врач, тапшыру алып баручы

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Кремнар кулланырга киңәш итә:

— атнага 2 – 3 тапкыр битегезне каты косметик бияләй белән уыгыз. Аннан, эре тозны үсемлек мае белән болгатып, бит тиресен иске күзәнәкләреннән арындырыгыз. Аннан, сезонына туры китереп, крем сөртегез. Шунысын белегез: язын А витамины яки ретиноллы (мондый кремнар кояшта пигмент таплары барлыкка китерә) кремнар кулланмаска киңәш ителә.

Наталья Рогозина, бокс буенча дөнья чемпионы:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Чабарга кирәк, — ди:

Гади генә физик күнегүләр дә файдалы. Мин һәр иртәмне 6 – 7 чакрым йөгерү белән башлыйм. Физик әзерлеге булмаганнар исә тиз адымнар белән саф һавада йөрсә дә файдага гына. Велосипедта йөрергә, роликта хәрәкәт итәргә мөмкин.

Егетләребез гүзәл затлар хакында!

Идеал хатын – кыз нинди булырга тиеш? – дигән сорауга

җаваплар виртуаль укучыларыбызга да кызык булыр мөгаен.

Хатын – кызлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Ир – атларга: “Идеал хатын – кыз нинди булырга тиеш?” – дигән сорау юллагач, әллә нинди кызыклы фикерләр “җибәрделәр”.

Әйтик, композитор Оскар Усманов өчен идеал хатын – кызлар юк!

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Алмаз Мирзаянов:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Хатын-кыз хәйләкәрлеге белән шаккаттыра инде мине. Ирен җайлап-майлап үз дигәнен эшләп йөри торганнары бигрәк тә. Мин моны начар дип әйтмим, «Ирне ир итүче дә, чир итүче дә — хатын-кыз», — дип юкка гына әйтмиләр бит. Тышкы кыяфәте буенча нинди генә чын «мужик» булып күренсә дә, ир-ат бит ул сабый бала кебек, аны һәрвакыт үсендереп, мактап, этәреп торырга кирәк. Иң беренче чиратта мин шуңа игътибар бирәм. Аннары кунакчыл булуларын хуплыйм. Килгән кунакның бер алдына, бер артына төшеп, җайлап, көйләп, кыстап сыйлау турында әйтәм инде. Тыйнаклыкны да кирәк дип уйлыйм. Иреннән узып сөйләгәннәрне, кеше янында ирен хурлаганнарны җенем сөйми. Яратам дип артык күп әйткәнне дә кабул итә алмыйм. Анысын хатын-кыз бәбиләр белән сөендереп, эштән кайтып кергәндә елмаеп каршы алып та күрсәтә ала.

Тышкы кыяфәт буенча әйткәндә, иң мөһиме пөһтәлек! Матурлык дип әйтмим, хатын-кыз ямьсез була алмый ул, сезне матур итү безнең кулда!

Илсур Мортаза:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Гомумән идеаль кеше юк! Ирләр дә хатыннар да! Хатын ир Хатыны булырга тиеш!

К.Тинчурин театрының атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Идеал хатын – кыз минем хатын сыман булырга тиеш! – ди.

Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев:

Иң мөһиме – күңел байлыгы!

Гүзәл затларыбыз акыллы булырга тиеш! – дигән фикердә.

Барлык нәфис затларыбызны ЯЗның беренче бәйрәме – халыкара хатын –кызлар көне белән котлыйбыз! Yzoem.ru – электрон журналы коллективы бәхет, күңел тынычлыгы, саулык –сәламәтлек тели!

Виртуаль укучыларыбыз төрле шәхесләрнең кызыклы фикер – киңәшләренә колак салыр, киләчәктә үз фикерләре, теләк – тәкъдимнәре белән журналыбызны тагын да камилләштерергә ярдәм итәр, дигән теләктә калабыз.

Бүлешергә

Фикерләр

7 Март, 2018

Венера апагыз:

Фикер өстәргә