Ураза

Ураза

Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим! Бисмилләһир-рахмәнир рахим!

Әссәләтү вәссәләмү галә Расүлинә Мухаммәдин, вәгалә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Газиз мөселман туганнарыбыз, Аллаһы Раббыбызның барлыгына, берлегенә һәм мәңгелегенә, Аллаһының сөекле Рәсүле Мөхәммәд салаллаһу гәләйһиссәләтү вә сәлләмнең хак Пәйгамбәр икәнлегенә иман китерү бәхетенә ирешкәннәр, Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

6 май көнне, Җир йөзендә яшәгән 1 миллиард ярымга якын мөселман кардәшләребез Уразага керде. Без, мөселманнар, шушы изге Рамазан аен олылап, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешү өчен дип, башка халыклар хәрәм ризыклардан, хәрәм гамәлләрдән дә тыелмаган вакытта, көн дәвамында, Аллаһы безгә хәләл иткән ризыклардан да тыелып торабыз. Тәүлегенә биш тапкыр булган фарыз намазларына өстәп, тәравих намазларын үтәргә дип, госелләнеп, тәһарәтләр алып мәчетләргә ашыгабыз. 30 көн буена гадәттәгедән күбрәк Изге Коръән аятьләрен укыйбыз, тыңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә барчабызга да шушы фарыз кылынган уразаларыбызны исәнлек-саулык, тәкъвалык белән кылырга насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә уразаның фарызлыгы хакында болай ди: “Йә әйүһәлләзинә әмәнү күтибә галәйкүмүс-сыййамү кәмә күтибә галәл-ләзинә минң кабликүм ләгалләкүм тәттакун”, ягъни, “Әй, иман китерүчеләр! Әүәлгеләргә ураза фарыз ителгән кебек, ураза сезгә дә фарыз булды. Бәлки сез фарыз гамәлләрне үтәп, тәкъвалык юлына басарсыз.” (2/183)

Ураза

Аллаһы Тәгалә бу аятьтә безне тәкъва булырга чакыра. Ягъни, тота торган уразаларыбызны иртәдән кичкә чаклы ач торып кына түгел, ә ихлас күңел белән Аллаһы Тәгаләне яратып, Аның бер ялгызының ризалыгына ирешү өчен, кылган гөнаһларыбызны ярлыкауын өмет итеп, гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә һәм Аның сөекле Рәсүле кушканча кылырга бурычлыбыз. Шулай ук, Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына көче җитмәгән гамәлләр кылырга боермый.

“Ураза санаулы көннәрдә генә тотылыр. Берәрегез чирләсә яки сәфәр чыкса, соңыннан уразасыз узган көннәр өчен башка көннәрдә тотып бетерер. Берәүнең ураза тотарга көче җитмәсә, бер фәкыйрьне 30 көн ашатыр, яисә шул чаклы садака бирер. Әмма, түләп өстегездән төшергәнче, уразаны тотуыгыз хәерле.” (2/184)

Ураза

Рамазан ае турында Пәйгамбәребезнең бер сәхих хәдисендә, бу хәдисне Әбү Хөрәерә р.а.г. риваять итә, Аллаһының илчесе әйтте: “Рамазан ае кергәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм Шайтаннар чылбыр белән богауланалар,” – ди. Чыннан да, газиз дин кардәшләрем, үзегез дә сынап караганыгыз бардыр, Уразага кергәч күңелләр нечкәрә, намаз вакытында башыбызга төрле уйлар килми башлый. Ни өчен бүтән айларда намаз укыганда башыбызга төрле уйлар килә, ничә рәкагать укыган да онытылып китә, ә Рамазан аендагы намазларда хәтер дә яхшырган кебек була һәм башта төрле кирәкмәгән уйлар да бөтерелми? Чөнки, Шайтан чылбыр белән богаулап куелган була. Ә мондый көннәрне, Иблис мәлгун кешенең кан тамырыннан кереп баш миенә менә дә, кешегә үз фикерен сеңдерә. Шулай, Иблис безгә гамәл кылырга комачау ясамасын өчен, Аллаһы Тәгалә Үзенең сөекле колларына ураза тотарга җиңеллек китерә, Иблисне богаулап куя. Ни кызганыч, башка айларда Иблискә тулы ирек бирелгән, һәм ул мәлгун Аллаһыга биргән сүзен җиренә җиткереп үти. Җәмгыятебез тулысы белән диярлек Иблискә хезмәт итә. Иблис богауда булса да, адәми-шайтаннар иректә кала һәм алардан да Аллаһы безне сакласа иде.

Уразаның фазыйләте турында Пәйгамбәребез с.г.в. нең хәдисендә, шулай ук Әбү Хөрәерә р.а.г. риваятендә, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Ураза ул тәмуг утыннан саклаучы калкан, ураза тотучы юньсезлектән качсын, үзен наданнар кебек тотмасын, берәрсе бәхәс куптарса, ике тапкыр: “Мин уразалы” дисен. Җаным кем карамагында булса, Шуның белән ант итәм, ураза тотучының авызыннан килгән ис, Аллаһы Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән яхшырак. Аллаһы Тәгалә әйтер: “Ул Минем өчен ашамый, эчми һәм теләкләреннән баш тарта, Минем өчен ураза тота, шуның өчен Мин аның изге эшенә ун тапкыр арттырып әҗерен бирәчәкмен.” Бу хәдистән аңлашылганча, әгәр мөселман уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотса, ягъни Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып гамәл кылса гына кабул булачак. “Күршем ураза тота, әллә мин аңардан кимме”, — диеп кенә, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына игътибар бирмичә генә ураза тота икән, бу инде ач тору гына булып кала.

Ураза

Ураза тотучыларга Аллаһы Тәгалә Ахирәттә аерым бер олы дәрәҗәгә күтәрә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең аятьләреннән беләбез, ураза тотучылар өчен Җәннәт капкалары да аерым булганын. Сәхл риваять итә, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте ди: “Чынлыкта Җәннәттә “Әр-Рәййан” исемле капка бар, шул капка аша ураза тотучылардан башка беркем дә керә алмас, ураза тотучылар кергәннән соң ул капка ябылыр һәм башка беркем дә ул капкадан кермәс.” Димәк, кеше дөньяда чакта ураза тотмаган өчен каффәрәт кенә түләгән булса, ул кеше Җәннәткә керсә дә, “Әр-Рәййан” капкасыннан керә алмыячак. “Әр-Рәййан” капкасыннан керүче Җәннәт әһелләренә шартларда югары дәрәҗәдә күрсәтеләдер.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, газиз милләттәшләрем, сезгә һәм дә барчабызга да, Аллаһы Тәгалә исәнлек, иминлек, сәламәт акыл, сәламәт тән һәм изге ниятләр биреп, ислам диненең биш баганасының берсе булган уразаларыбызны тотып, Аллаһының рәхмәтләренә ирешеп яшәргә насыйп булса иде һәм кылган гамәлләребез Аллаһының рәхмәтенә ирешсә иде. Гает бәйрәмнәренә чаклы хәүф-хәтәрсез, кайгы-хәсрәтсез гамәл кылып, тәравихларга йөреп барчабызга да уразаларыбызны тотарга насыйп итсен.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Ураза

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә