Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың.

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Җәлил хәзрәт вәгазе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд(сгв)әйтте: көннәрнең олугысы – җомга көнедер, ул ике гает, Гарәфә, Гашура көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы – Кадер кичедер, айларның олугысы – Рамазан аедыр.
Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Кемгә кирәк ул?

Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотабыз. Ул мөселман кешеләргә ураза тотуны фарыз итте. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең “Әл — Бәкара” сурәсенең 183 нче аятендә:

— “Йәә әййүһәә – лләзиинә әәмәнүү күтибә галәйкүмү – ссыййәәмү кәмәә күтибә галәә – лләзиинә мин кабеликүм ләгәлләкүм тәттәкууун” — Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды, дип, уразаның фарызлыгын белдерде. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә бәндәләргә төрлечә эндәшә. Ә менә монда, ураза турысында әйткәндә, “Әй, иман китергән кешеләр”, — дип эндәшә безгә. Чөнки Аллаһ Раббыбыз белә: иман китермәгән, иманы зәгыйфь кешенең уразаны тотарга көченнән килми. Кайберәүләр вакытым юк, ди, кайберәүләр эшем күп, ди, юк сылтауны бар итә. Без: “Ләәә иләәһә илләлаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ,” – дип, үз иркебез белән иман китереп, иман кәлимәсен әйткәч, мөселман булабыз. Шуннан соң безнең өстебезгә иманны яхшы белү, биш вакыт намаз, елга бер ай ураза, зәкят, хаҗ шикелле фарызлар йөкләнә.

Ураза – шушы фарызларның берсе. Үзен мөселман дип таныган кеше, әлбәттә, ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеге өчен, ябыгыр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип. Әгәр без уразабызны шулай тотсак, Хак Тәгалә безнең уразаларыбызны кабул итеп, ураза гайбәдәтеннән җибәрсә, калганын Раббыбыз үзе белүче. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйласак, яки авырлыгыбыз кимесен, дип кенә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була. Аллаһ сакласын, Кеше күрсен, кеше мине ураза тота икән, дип әйтсен, дип кенә йөрсәк, монысы бигрәк тә гөнаһлы.

Әдәм баласының асылы ике асылдан гыйбарәт. Аңарда нәфес бар – хайвани асыл һәм акыл, аң бар – фәрештәләрдән килгән асыл. Әдәм баласының бөтен яшәеше шушы ике асылның көрәшеннән гыйбарәт. Гомер буе адәм баласының нәфес белән аңы көрәшә. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, ‘’Әт-Тин’’ (‘’Инҗир агачы’’) сурәсенең 4 нче аятендә болай ди:

-‘’Ләкаде халәконәл-иңсәәнә фии әхсәни тәкүииим’’— Мин акыл биреп, сезне бөтен мәхлүкаттан өстен иттем,- дип игълан иткән иде. Кем үзенең акылы белән, аңы белән нәфесен җиңә алса, ул кеше Аллаһ Тәгалә хозурында фәрештәләрдән дә өстен булыр. Һәм шушы сүрәнең 5 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз:

-‘’Сүммә радәденәәһү әсфәлә сәәфилииин’’,-ди. –Мин кайберәүләрне түбәннән дә түбән төшерермен,-ди. Бу кешеләр кемнәр? Бу кешеләр – нәфесләрен акылларыннан өстен куючылар. Болар – өстенлекне нәфескә биргән кешеләр. Һәм алар, — Аллаһ Раббыбыз әйтте: “Сүммә радәденәәһү әсфәлә сәәфилиин” – Түбәннең дә түбәненә, хайваннан да түбәнгә төшәләр, — дип. Без үзебезнең тормышыбызда моның мисалын ачык күрәбез. Күрәбез бит йөргәндә: дуңгыздан да, хайваннан да яманрак булып аунап яткан кешеләрне. Менә бу – хайваннан да түбән төшү түгелме? Бер генә хайван да баласын каһәрләми. Бер генә хайванның баласы да яшь вакытта ата-анасын каһәрләми. Бер генә хайван да баласын үтерми. Без, үзебезнең бозыклыгыбыз белән, нәфес артыннан кууыбыз белән, түбәннең дә түбәненә төшәбез. Әмма Аллаһның шушы Рамазан ае, ураза (ул – гарәпчә тыелып тору дигәнне аңлата) безгә үзебезне нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу – җиһад ае, мөселманнар өчен җиһад ае, аларның үз нәфесләре белән көрәшү ае.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), Бәдер сугышында җиңәннән соң, сәхабәләргә әйтте: Йә, сәхабәләрем, кече җиһадны җиңдек, олы җиһадны җиңәсебез калды, — диде. Сәхабәләр: Йә, Расүлүллаһ, шушыннан да олы җиһад ул нинди? – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез әйтте: безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз.

Бәдер сугышында бер меселманга каршы өч кяфер сугышты. Мөселманнар ЗОО дән әз генә артык иде, кяферләр меңгә якын иде. Сугышта мөселманнар зур өстенлек белән жиңеп чыктылар. Аннан соң тарихта бик күп сугышлар булды: Бөек Ватан сугышын гына искә алсак та, анда Курски дугасындагы, Мәскәү янындагы, Сталинград янындагы сугышлар… Бу сугышларда ике яктан да каршы торучы көчләрнең нисбәте тигез иде. Йә булмаса, бер якга әз генә өстенлек бар иде. Ә менә Бәдер сугышында үзләреннән өч тапкыр зуррак көчкә ия булган, яхшырак коралланган гаскәрне җиңеп чыктылар мөселманнар. Һәм шушыннан соң Пәйгамбәребез: кече җиһадны җиңдек без, олы җиһадны жиңәсебез калды‚ -диде. Димәк, мөселман өчен, тормышын куркыныч астына куеп, өч кяфергә каршы сугышуга караганда, үзенең нәфесе белән көрәшүне Пәйгамбәребез зуррак куйды. Рамазан ул зур жиһад ае санала. Рамазан уразасы —тәнне азаплау, үзеңне азаплау түгел, ул олуг гыйбадәт. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә «Әлү Гимран» сүрәсенең 133 нче аятен:

-«Үә сәәригү иләә магфиратим-мир-раббикүм үәҗәннәтин гәрдуһәә-ссәмәәүәтү үәл-арду үгиддәт лилмүттәкиийн» -Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз, диде. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үзебезнең күңелебезне, кальбебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Пәйгамбәребез әйтте: сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһ Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан саклый алмасак, гайбәттән тыела алмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала, диде. Анын Аллаһ Тәгалә каршын да, бәндәләр каршысында да кыйммәте булмаячак. Сәхәр ашап, көне буе хәләл булган икмәк белән судан да тыелып торуыбыз безгә Ураза икәнебезне искә тешереп тору өчен генә кирәк. Ураза икәнен исенә тешергәч, кеше узен бөтен төр бозыклыктан сакларга тиеш. Уразаның асылы — кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, аның яхшы сүз белән, бер-берсенә яхшы мөгамәлә белән булышуы‚ кешенең бер-берсе турында кайгырту, бер-берсе турында яхшы сүзләр әйтүе, бер-берсен гафу итүе.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, «әлу Гимран» сурасенең 134 нче аятендә әйтә:

-«Үәл кәәзыймиинәл-гайзә үәл-гәәфиинә гәниннәәси үәллааһү йүхиббүл-мухсинииин»Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәтгә, Аллаһ Тәгалә каршында сөйкемле бәндәләрдән булырсыз, диде. Ураза вакытта, Рамазан аенда без шушына: гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка ирешергә тиешбез. Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән икән, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Яхшы сүз сөйләргә көчебездән килмәсә, аларның начар гадәтен әйтми тору яхшырак.

Бәлки хәләл икмәкләрдән, хәләл сулардан тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күнелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе саф йөрү бәхетенә ирешербез. Ел буе гайбәткә кермичә. Ел буе. Чөнки мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрам эш булып санала. Рамазан аебыз – айларның солтаны, айларнын патшасы, мөэмин-мөселманнарга чистарынырга мөмкинлек биргән ай. Кыямәт көнендә, әдәм балалары яңадан кубарылгач, алар ач булыр, эчәселәре килер, ди. Без бу дөньяда кайсыбыз кырык ел, кайсыбыз илле, сиксән, туксан ел, кайсыбыз егерме ел яши. Дөньяда яшәгәнебез өчен, Аллаһ Тәгалә хозурына барып, илле әям жавап бирәсебез бар.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә:

-«Һүүә-лләзии җәгалә ләкүмүл-арда зәлүүләң фәмшүү фии мәнәәкибиһәә үә күлүү мирризкиһ, үә иләйһи-ннүшүүр» («Әл-Мүлк» сүрәсе, 15 нче аять) -Бу жирдә яшәгез, кәсепләр итегез, эшләгез, әмма Аллаһ хозурына барасыгызны онытмагыз‚ дип боера. Без Рамазан шәрифтә узебезнең Аллаһ хозурына барасыбызны бигрәк тә еш исебезгә төшерергә тиеш. Анын каршында жавап тотасыбыз бар. Бер әям меңәр елга тин, диелгән. Илле мең ел Аллаһ хозурында жавап тотасыбыз бар, дөньяда яшәгән кыска гомеребез өчен. Әдәм балалары каберләреннән ашыйсы килеп, гаҗиз булып кубарылырлар.

Шул вакытта Рамазан ае әйтер, ди: йа, Раббым, менә бу бәндәң мине Рамазан ае дип хөрмәтләде, мине, Рамазан аен, муафыйк рәвештә үткәрде. Бүтән кешеләр ашап – эчеп йөргәндә, аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йа, Раббым, шушы бәндәңнең тамагын тук ит, дип, Аллаһтан сорар, ди. Һәм Хак Тәгалә фәрештәләргә боерык бирер, ди: йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук ит, — дияр. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар, фәрештәләр, аларның тамагын туйдырып, сөаль вакытында, сөаль мәйданында алар ачлык һәм эчәсе килүнең нәрсә икәнен белмәсләр.

Без ундүрт-унбиш яшьләребездә балигъ булсак, 75 яшькә кадәр дөньяда йөрсәк, 60 ел безгә ураза фарыз була. 60 елга без алтмыш ай көндез ашамыйча торабыз. Бүтәнчә әйткәндә, биш ел Аллаһ ризалыгы өчен, дип, көндез ашаудан ваз кичәбез. Аллаһ Рабыббыз исә безне кыямәт көнендә илле мең ел буе, сөаль мәйданында, тамагыбызны тук итәр. Әле моннан тыш безгә шушы гыйбадәтләребез бәрабәренә Аллаһ Тәгалә җәннәтне дә насыйп итә. Аннан мәңгелек җәннәткә дә юл алабыз. Биш ел, әйткәнемчә, көндезге аштан баш тарткан идек, Аллаһ Раббыбыз безне илле мең ел сөаль мәйданында тамагыбызны тук итә.

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Рамазан аенда шундый бер кич бар, ул – Кадер кичәсе. Җомга көндә бер сәгатьтә теләгән теләкләрегез кабул булмый калмас, ди, әмма аны кешеләр кайсы сәгатьтә икәнен белмәсләр, ди. Биш вакыт намазның берсе – урта намаз, шушы урта намазны үтәгән кешенең биш вакыт намазы кабул булмый калмый. Һәм утыз көн Рамазан аеның бер көне – Кадер кичәсе. Кадер киче көнне ураза тоткан кешенең уразасы кабул булмый калмас, ди. Рамазан аеның утыз көнендә дә ураза тотсак, әлбәттә Кадер кичәсе көнне ураза тоткан булабыз. Бу уразабызның кабуллыгына, бер еллык ураза фарызыбызның җилкәдән төшүенә Аллаһның бер рәхмәте, Аллаһның бер хәбәре булып тора.

Әби – бабаларыбыз эссе урак өсләрендә дә уразаны калдырмаган, чөнки, Кадер кичәсенең кайсы көн икәнен белеп булмый. 27 нче кичәсендә ул шартлы рәвештә генә билгеләнеп үтелә. Беребез дә белмибез: киләсе Рамазанга хәтле яшәрбезме? Киләсе Рамазан уразасын тота алырбызмы? Инде быел Аллаһ Тәгалә сау – сәламәт килеш, Рамазан уразасын каршыларга насыйп иткән икән, без аны Хак Тәгалә кушканча үтәргә тиешбез. Әле берәү моңарчы икмәк белән судан тыелып тора алмаган икән, ул да бер батырлык эшләсен. Кем дә кем моңарчы хәрамнарга кул сузган икән, быел гына булса да, шушы хәрам ризыклардан тыелсын: аракылардан, дуңгыз итләреннән. Рамазан аен зурларга үзендә көч тапсын. Бәлки Аллаһның рәхмәте булыр. Башка елларда да шулай дәвам итәр.

Рамазан аенда ураза тотарга тырышуның икенче сәбәбе дә бар. Аллаһ Раббыбыз әйтте: Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырда булыр, — диде. Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала алмый, Рамазан аенда безгә изгелекләр эшләү җиңелрәк, Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр,— диде Аллаһ Раббыбыз. Шуңа мөселман кешеләр зәкятләрен дә Рамазан аенда биреп калырга тырыша.

Без тыелырга, күңелебезне пакьләргә тиешбез. Чөнки Коръәни Кәримдә, 2 нче “Әл – Бәкара” сүрәсенең 284 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә:

— “Үә иң түбедүү мәә фии әнфүсикүм әү түхфүүһү йүхәәсибкүм биһи — лләәәһ ” – Начар уйларыгыз өчен дә газап булыр, — диде. Әмма шушы ук “Бәкара”сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз безгә шулай ук: “Мин кушканны үтәсәгез дә, файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез, зыяны да фәкать үзегез өчен генә булыр”, — диде. Әгәр без Рамазан аенда үзебездә көч табып, үзебезнең нәфесне җиңеп, нәфестән өстен икәнебезне, хайваннардан өстен икәнебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыелсак, Аллаһның рәхмәте безгә җәннәт булыр. Аллаһ Раббыбыз безгә әйтте: ураза ул – бәндә белән минем арадагы яшерен гыйбадәт, — диде. Без бер генә кешенең дә уразамы – түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһ Тәгалә генә белә. Аллаһ Раббыбыз әйтте; аның бәһасен дә мин генә белермен, — диде. Кыямәт көнендә әдәм балалары үкенер, ди: нишләп мин бу уразаны күбрәк тотмадым икән, шушының хәтле әҗер – саваплары булганны белсәм, мин моны тагын да күбрәк тотар идем, дип. Рамазанда ураза тотмаган кешеләр, фәрештәләрнең ураза тотучыларны олуглап йөргәнен күреп, бик үкенерләр, ди. Без дә хуш исле булып, шушы кешеләр шикелле итеп кыямәт көнендә Аллаһ хозурында матур булып йөргән булыр идек, нишләп без бу дөньяда ураза тотмадык, дип әйтерләр, ди.

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу – мең ай гыйбадәт кылуга тигез. Шундый сүз бар. Коръән аяте бар. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу мең айдан хәерлерәк. Мең ай ул – 83 ел дигән сүз. Кем Рамазан аенда икенде, ахшам намазына йөрсә, тәравих намазына җәмәгать белән мәчеткә йөрсә, ул кеше Кадер кичәсендә уяу торып, гыйбадәт кылган савабын алыр, ди.

Газиз дин кардәшләребез! Шушыны онытмасак иде: бу – Аллаһның бәндәләр өчен дип бирелгән ае. Аллаһ Раббыбыз Пәйгамбәребез аркылы әйтте: Рәҗәб ае – минем ай, Шәгъбан ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае, диде, ә Рамазан ае ул – бәндәләр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән ай. Безгә гөнаһларыбызны ярлыкау өчен, ут газабыннан котылу өчен, без җәннәтле булсын өчен бирелгән ай. Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Раббыбыз сорар, ди, бәндәләрдән, йә, бәндәм, нинди теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласың килә, нинди сөәльләрең бар? – дип. Аллаһ Тәгалә безнең сорауларны ишетүче һәм сорауларыбызга җавап бирүче. Аллаһ Раббыбыз:

— “ Үә изәә сә әләкә гибәәдии гәннии фәиннии кариибе үҗиибү дәгүәтә – ддәәги фәлйәстәҗиибүү лии үәл – йүэминүү бии ләгәлләһүм йәршүдүүүн” (2: 186) – Ии, бәндәм, сорагыз Миннән, Мин – әлбәттә, сезнең соравыгызны ишетүчемен һәм канәгатьләндерүчемен, — ди. – Әмма сез дә, Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез, — ди. Шул ук “Әл – Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятендә:

— “Йәә әййүһәә – лләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмү – ссыййәәмү кәмәә күтибә гәләә – лләзиинә миң кабеликүм ләгәлләкүм тәттәкуун” – Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә булган шикелле, сезгә дә Рамазан ае фарыз булды, ураза фарыз булды сезгә, сез уразаларыгызны тотыгыз, шаять, котылучылардан булырсыз, — дип безгә вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк.

Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызныда, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрергә насыйп итсә иде. Чөнки – акылыбызның зәкяте – намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Рамазан уразаларын тотуларыбыз нәфесебезне җиңеп, бер ел, киләсе елдагы икенче Рамазанга кадәр, шушы нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча, яхшы гамәлләр белән яшәүләребезгә сәбәпче булса иде.

Ураза тотсаң, гөнаһлардан арынырсың

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә