Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах

Әгүүзү билләәһи минәш — шәйтаанир — раҗииим. Бисмилләәһир — рахмәәнир — рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлина Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ.

“Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах

Дөньяда материалистик караш киң таралып, матди кыйммәтләр генә бәяләнә башлау – кешеләрнең рухи байлыкларга карата булган мөнәсәбәтен тискәре якка үзгәртте. Бүгенге белем бирү системасы да балаларны бу материаль дөньядан, үзенең нәфесен канәгатьләндерү өчен, төрле юллар белән матди байлык табарга өйрәтә. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кеше, нинди генә юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык тудырып, рәнҗетеп, үзенең нәфсесен канәгатьләндерергә омтыла. Бер — береңә карата хормәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар үзара конкуренциягә һәм бер — береңне күрә алмауга әйләнә. Эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Дөньяны да, кешенең үзен дә материаль яктан гына танырга өйрәтү – бүгенге белем бирү системасының иң кимчелекле һәм зарарлы ягы.

Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти – әни дә хаталы юлда. Андый фикерләр дә — ялгыш тәрбия җимешләре. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти – әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнендә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в. ): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – Яхш тәрбия», — диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. Ашау – эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Әдам баласының максаты югарырак булырга тиеш.

“Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах

Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти – әнисен яратарак төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортларына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде.

Бүген өч көнлек дөнья байлыгына шул кадәр бирелгәч, безнең намаз укырга да, әти – әни белән сөйләшеп утырырга да, балаларыбыз белән аралашып, аңлашып, бер – беребезне хөрмәт итеп яшәргә дә вакытыбыз юк. Балалар ни эшләсә эшләсен, тик безне дөнья куудан, яки телевизор караудан гына аермасын.

Кем соң ул бала? Ул каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган, аңсыз курчак дип кабул итәбез.

Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яралтылганда ук яралтылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый. Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – болар берсе дә әһәмиятсез түгел, Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тəнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә. 4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа харамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти – әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә – юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

Шуңа күрә дә гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш. Нәрсә соң ул мөхәббәт, ул каян килеп чыга? Ул кешеләрнең бер – берсенең матурлыгына сокланудан пәйда буламы? Әгәр матурлыкка гына корылган икән, тагын да чибәррәкне күргәч, юкка чыгарга яки үзгәрергә тиешме? Кеше үзе дә үзгәрми тормый. Картайган саен, яше барган саен үзгәрә, әлбәттә, матурлыкка таба түгел. Алайса, яшәгән саен мәхәббәт тә сүрелергә тиешме? Ә бәлки: «Мәхәббәт ул – ике тиленең өченчесен булдырырга омтылуы», — дигән кебек, җенси якынлыкка омтылумы? Алай булса, җенси тормыш та бит яшәгән саен сүрәнләнә, мәхәббәт тә сүнәргә тиешме?

Мәхәббәт ул әлеге сыйфатлардан өстен, ул – күңелләр аркылы җаннарның кавышуы, килешүе. Жаннар бер – берсе белән килешсә генә, мәхәббәт дәвамлы була, яшәгән саен көчәя һәм инде кешеләр бер – берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Бүген яшьләребез рухи якны уйламыйча, тышкы матурлыкка гына карап, «танцы, мансы, обжимансы» дигән кебек, кавышалар да, беренче авырлыктан ук мәхәббәт сабын куыгы кебек шартлый. Шул сәбәптән гаиләдә – еш кына аңлашылмаучылык, тавыш – гауга, үпкәләшүләр, аерылышулар, ятим һәм китек күңелле артык балалар. Кавышучыларның күбесенең аерылышуы, ятимнәр йортларының күбәюе, илдә миллионлаган сукбай балалар булуы – бар да тышкы матурлыкка гына корылган, җиңел мәхәббәт нәтиҗәсе. Бүген иртәгә таркалырга торган гаиләдә ана карынында ук бала үзенең артык икәнен сизеп, кимсенеп яши, менә бу – иң зур фаҗига.

“Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах

Аллаһ хәрам иткән ризыкларны, дуңгыз итен куллану мәхәббәттә тотнаксызлыкка китерә. Хайваннар арасында ирекле мәхәббәтне дуңгызлар арасында күреп була. Шуның өчен дә дуңгыз итен күп кулланган халыкларның күбесе ирекле мәхәббәт кысаларында һәм никахсыз яшәүне өстен күрә, аларда бер береңә хыянәт табигый халәт дәрәҗәсендә.

Әлбәттә, мәхәббәтнең иң олысы Аллаһка булырга тиеш. Ике кеше арасында булган мәхәббәт. Аллаһны онытуга китерсә, бу мәхәббәт бәхетсезлеккә илтә. Аллаһка булган уртак мәхәббәт җаннарны тагын да бер – берсенә якынайта, аларны мәңге бетмәс энергия һәм илһам белән тәэмин итеп тора. Менә шушы олы мәхәббәт балага да уңай йогынты ясый. Бала бетмәс – төкәнмәс мәхәббәт диңгезендә ләззәтләнә һәм аның аңында бөтен кешелек дөньясына мәхәббәт уяна. Һәм инде ул киләчәктә җәмгыятебез өчен борчу – мәшәкать тудыручы булып түгел, ә гүзәл шәхес булып формалаша. Аллаһ мәңгелек, Аның кешеләргә мәхәббәте дә мәңгелек. Кем шуны таный, шушы мәхәббәткә кушыла ала икән, ул – бәхетле. Тормышта нинди генә сынаулар булса да, андый кеше ул сынауларны уңышлы үтәргә үзендә көч таба. Чөнки ул бетмәс энергия һәм мәрхәмәт чишмәсенә тоташа.

Никах ул – бер – берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерүләре, «Аллаһ кушканча яшәрбез», дип, бөтен кешелек алдында вәгъдә бирүләре. Әгәр алар тормышларын Аллаһ кушканча көйли алсалар, бу никахның нәтиҗәсе игелекле бала булачак. Андый бала ана карынында ук инде үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы, чын шәхесе итеп сизәчәк һәм бу, әлбәттә, киләчәктә дә аның холкында чагылыш таба. Әгәр дә кешеләр никaхсыз яшәсәләр, никаxсыз гына ана карынына орлык төшсә, андый бала үзен ана карынында ук гаепле, кимсетелгән, рәнҗетелген итеп сизәчәк һәм үпкә хисе белән дөньяга киләчәк. Җәмгыятьтә урынын табу аңа кыен булачак.

Никахка салкын карау, никаxсыз яшәү – ул киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, гаиләнең, никахның әһәмиятен кимeтерге тырыша, ул кеше – милләтнең киләчәгенә балта чабучы.

Күпләр тарафыннан тискәре бәяләнә торган, 4 кә кадәр хатын алуга шәригатебездәге рөхсәт тә — həр анага никахлы бала табу өчен бирелгән мөмкинлек. Бүген илебездә хатын кызларның саны ирләрнекеннән 10 миллионга артык. Димәк, безнең закон буенча, ул – 10 млн. хатынның никахлы ирдән бала алып кайтырга хакы юк, дигән сүз. Алып кайтсалар да, законсыз, никаxсыз гына балага узып, җәмгыятебезгә кыерсытылган рухлы балалар алып кайту. Ә моның тискәре нәтиҗәсеннән шул җәмгыятебез иза чигәчәк бит. Аллаһның бер генә хөкеме дә урынсыз түгел, барысы да кешелек дөньясына хезмәт итә. Үзебезнең зөгыйфь акылларыбыз белән Аллаһның аятьләренә тәнкыйть күзе белән карап, көферлеккә төшә күрмик. Аллаһ Раббeбeз Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсе, 85 нче аять): «әфәтүэминүүнә бибәгдыйль китәәби үә тәкфуруунә бәбәгдъ, фәмәә җәзәәәә ү мәй йәфгәлу зәликә миңкүм илләә хыйз йүң фил хәйәәтиддүнйә, йә йәүмəл кыйәәмәти йүрәлдүүнә иләәә әшәддил гәзәәәбе», ягъни: « Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайбер аятьләрен инкарь итәсезме? Бу эшне эшләүчеләрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер, ахирәттә газапның катырагына кайтудыр,” – диде.

“Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә