Сабырлар морадына җитә

(Җәлил хәзрәт Фазлыев)

Сабырлар морадына җитә

Бу – “Әл — Бәкара” сүрәсенең 152 нче аятеннән башлап, 158 нче аятькә кадәр әйтелгән сүзләрне халык арасында “Фәзкүруни” дип тә йөртәләр. Мәет алып чыгып киткәндә, кайгылы вакытларда да укыла. Болар – әдәм балаларын сабырлыкка өндәгән аятьләр. Шушы берничә аятькә мәгънә биреп үтмәкче булам. Аллаһ Тәгалә хәерле тел ачкычлары бирсә иде.

Менә “Әл — Бәкара” сүрәсе, 152 нче аять:

● “Фәзкүрууниии әзкүркүм!” – Аллаһ Тәгалә әйтә: әй, бәндәләрем, искә алыгыз Мине сөенечле вакытыгызда, — ди. – Искә алырмын Мин сезне авыр вакытыгызда, — ди. Әдәм баласының авыр вакыты кайчан була? Кыямәт көнендә, Аллаһ Тәгалә каршысында җавап бирергә барып баскач. Бу дөньяда авырлык соң чиккә җитсә, әдәм баласы чыдый алмаса, ул – үлеп котыла. Әмма, кыямәт көнендә, гөнаһлары өчен тәгаенләнгән җәзасын үтеп бетермичә, ул берничек тә котыла алмый. Шуңа күрә, Аллаһ Раббыбыз безгә: искә алыгыз мине шат вакытыгызда, Мин искә алырмын сезне авырлыкларда, — ди.

Аллаһ Раббыбызның бу әйткән сүзе: Мин дөньялыкта да сезне искә алырмын, димәк, ахирәтегездә дә, бүтән беркем ярдәм итмәгән вакытта да, Мин ярдәм итә алырмын, дигән вәгъдәсе. Һәм безгә, сәламәт вакытта, акыллы вакытта тормышыбыз әйбәт, сөенечле вакытларыбызда Аллаһны искә алырга куша. Аллаһны искә алу исә, Ул кушканча, көнгә биш вакыт намазны укып, зәкят биреп, тәсбих әйтеп, тәһлилләр әйтеп көн үтү була. Гөнаһ кылсак, “Әстәгъфируллаааһ”, — дип, Аллаһны искә алырга кирәк, бер эшне уйласак, алдыбызга ниндидер максат куйсак, “Иншаэ Аллаааһ”, дип әйтергә тиеш, ә эшне уңышлы гына тәмамласак, “Әлһәмдүлилләәәһ”, дип әйтергә тиешбез. Ә, дөньялыкта вакытта, без – кешеләр, нишлибез? Онытабыз. Бәхетле булсын өчен әдәм баласына ике генә нәрсә кирәк: үзе сәламәт, гаиләсе тыныч булса, аңа бүтән әйбер кирәк түгел. Әмма, әдәм баласының бер җире дә авыртмаса, гаиләсендә дә тыныч булса, ул дөнья куып чаба башлый. Аңа һаман җитми, аның өчен Аллаһ та юк, бернәрсә дә юк. Фәкать байлык, дөнья куу кирәк. Аллаһ Тәгалә шуңа күрә искә төшерә. Бәндә уйлансын, дип. Аллаһ Тәгалә кисәтә: үлемне дә искә төшерегез, истә тотыгыз, ди. Авырсак, үлем дә, Аллаһ Тәгалә дә искә төшә, нәзерләр дә әйтәбез, садәкалар да тотып йөгерәбез. Садәка бирүгә, кара, нишләптер нәтиҗәсе күренми әле, дип, шаккатып та йөрибез. Аллаһ Тәгалә нәрсә диде: шат вакытыгызда искә алыгыз, — диде. Фарызларыгызны үтәп, тиешле садәкаларыгызны биреп, Минем ризалыгым өчен гамәлләр кылыгыз, диде. Шуңа күрә, шат – сөенечле вакытта биргән сәдаканың әҗере, кайгылы вакытта биргәнгә караганда, 100 мәртәбә артыграк. Аллаһ Раббыбыз шушы аять ахырында әйтә(2:152)

Сабырлар морадына җитә

● “Үәшкуруу лии үә ләә тәкфүрууун” – берүк көфранә кыла күрмәгез, — ди. Аллаһ Тәгалә безгә күрергә күз бирде, ишетергә колак бирде, әгъзаларыбызны бирде, акыл бирде, шушы акыл белән зиннәтләп, безне бөтен мәхлукаттан өстен итте. Бөтен байлыкларымны әдәм баласы өчен яралттым, — диде. Безгә шушыңа шөкранә кылырга кирәк. Иманның яртысы – шөкранә, яртысы – сабырлык. Бүген без шөкрана кылуның нәрсә икәнен оныттык, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең шундый бер сүзе бар: шайтан изге гамәл кылмаган кешенең малын әз итеп күрсәтер. Аның дәүләте таулар хәтле булса да, ул аның күзенә гел әз булып, бетәр кебек, беркайчан да канәгатьлек хисе табалмас, — диде.

Аллаһ Тәгалә әйтте:

● “Үәшкуруу лии үә ләә тәкфүрууун” – шөкерана кылыгыз, минем нигъмәтләремә, берүк көфранә кыла күрмәгез, — диде. Берүк, артыгын алып, исраф итеп, черетеп, күгәртеп бетерә күрмәгез, — диде. Бүген без көфран нигъмәткә дә бик күп юл куябыз, кирәгеннән артык күп төрле киемнәр алабыз, кирәгеннән артык ризыклр әзерлибез. Мәҗлесләрдә дә, кайвакыт, чиктән арттырып җибәрәбез. Анда да ризыкны кирәгеннән артык әзерләргә ярамый. Ул да көфран нигъмәт була. Без сакчыл булырга тиешбез. Җәбраил фәрештә әйтте: көфран нигъмәткә юл куелган җирдәге малда бәрәкәт булмас, — диде. Безнең илебездә бөтен төрле казылма байлыклар бар. Аллаһның бөтен нигъмәтләре бар, әмма, көфран нигъмәткә юл кую аркасында, әллә нигә ирешә алмыйбыз. Кайсы гына тармакны карасак та, исәпсез иясез мал аунап ята. Үзебез һаман җитмәүчелектән, заман авырлыгыннан зарланабыз, үзебез әрәм –шәрәм итүне, югалтуларны бернәрсәгә дә санамыйбыз. Ашлык тапшырган вакытларда, юл кырыеннан коелып калган ашлыкны себерке белән капчыкларга тутырып йөрерлек җирләр дә бар бит. Болар барысы да — көфран нигъмәт(кадерсез) итүгә юл кую – Аллаһны искә алмыйбыз, шөкрана кылмыйбыз, нигъмәтне көфран итүгә юл куябыз.

Сабырлар морадына җитә

“Әл -Бәкара” сүрәсенең 153 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтте:

● “Йәәәә әййүһәлләзиинә әәмәнүүстәгиинүү биссабери үәссаләәәһ. Иннәллааһә мәгәссаабирииин”. Бу аяттә әйтә: әй, иман китергән кешеләр, — ди, — әй, иманлы кешеләр, -ди.- Намаз укуда сабырлык күрсәтегез, — ди. Аллаһны искә алу – ул намаз уку. Ислам диненең баганасы, диннең нигезе – намаз. Исламның нигезе булган, иманның билгесе булган намазны үтәүдә сабырлык күрсәтергә кирәк. Чөнки Аллаһ Тәгаләгә дә билгеле: биш вакыт намаз ул – авыр хезмәт, мактаулы хезмәт, аңа вакыт, түземлек, ихтыяр көче кирәк. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә: әй, иман китергән кешеләр, — ди. Имансыз кешенең аңа көче җитмәслеген белә Аллаһ Тәгалә. Әй, кешеләр, — дими, әй, иманлы кешеләр, — ди. Намаз укуда сабырлык күрсәтегез. Аллаһ сабырлар белән, ди. Димәк, без Аллаһ Тәгалә кушканча намаз укысак, Аңа якынлашабыз, Аның булышканын, ярдәмен тоябыз. Әгәр без биш вакыт намазны үтәмәсәк, безнең кальбләребез каралган була. Күңелләребез кара була, без яхшылык белән яманны аермыйыз. Дин галимнәре әллә нинди көчле вәгазьләр сөйләсә дә, без аны ишетмибез, күрмибез, ул безгә ирешми, чөнки без иманны икенче якка куйган, намазны ташлаган булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: энҗене дуңгыз аяк астына сипмәгез, — диде. Бу – теләсә кем янына барып, вәгазь сөйләп йөрмәгез, — дигән сүз.

● “Үә ләә тәкуулүү лимәй йүкотәлү фии сәбиилилләәһи әмүәәәт. Бәл әхйәәә үү үә ләәкилләә тәшгүрууун” (“Әл -Бәкара” сүрәсе, 154 нче аять) – Арагыздан иман белән үткән кешеләрне, Аллаһ юлында йөреп үткәннәрне – үлекләр дип санамагыз, диде Аллаһ Тәгалә. Моны кайбер кешеләр: шәһит үлгән кешеләр, диләр, кайбер кешеләр: иман белән үткән кешеләр күздә тотылган, дип тәфсир бирәләр. Монда иман белән үткән кешелә күздә тотыла. Аларның яшәүләре сезгә ошамаган, аларның ризыклары һәрвакыт бирелеп торыр. Алар сезнең хәлегезне белеп торырлар, — ди. Иман белән үткән кешеләрнең җаннары пәнҗешәме көн, кояш баеганнан башлап, җомга көн кояш баеганга кадәр Җир йөзенә җибәреләләр. Әти – әниләребез, әби –бабаларыбыз. Каберләренә кайтып, нигезләренә кайтып. Ә инде: Аллаһ юк, дип, имансыз үткән кешеләр кайтмый, аларга дога ирешми, алар тоткынлыкта торалар. Тоткынлыкта булмаган җаннар һәр нигезгә, һәр йортка җомгага кайтып, дога көтеп йөриләр.

Сабырлар морадына җитә

Без исә, кайчак җомга намазына килмибез, үзебезнең нигездән чыккан, бездән дога өмет итүче әти –әниләребез, әби –бабаларыбызны искә алып, дога кылмыйбыз. Фәрештәләр аларның каршыларына табаклар белән китереп куялар, ди, шушы укылган догаларны, синең рухыңа бүген шушының хәтле дога булды, шушының хәтле садәка бирелде бүген, дип әйтерләр. Бүтәннәре, Җир йөзенә килсәләр дә, буш кул белән китәләр, ди. Шуңа күрә без, алар юк инде, безнең арадан иткән инде, дип уйларга тиеш түгел, үзебезнең нигездән чыккан әрвахлар рухына дога кылып, Коръән аятьләре укып, урыннарын җәннәттә кыл, гөнаһларын ярлыка, дип искә алырга тиешбез. Үлек торыр терек догасы белән, терек торыр үлек догасы белән. Аларга дога кылганны безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да күреп үссен. Һәм алар: әти –әниләребез, әби –бабаларыбыз рухына дога кылырга кирәк икән, дип, күңелләренә беркетеп куйсын.

Югыйсә, кайберәүләр зиратка бара, әти –әнисе күмелгән җирне таба алмый. Кайвакыт бу кешене гаелиләр. Ул түгел, аның әти –әнисе гаепле. Ата –ана өйрәтергә, күрсәтергә тиеш иде.

БЕЗДӘ ГАДӘТКӘ КЕРДЕ, Аллаһка шөкер, май аеның икенче җомгасында, җомга намазын укыганнан соң, зиратка чыгабыз. Анда да оныклар белән барабыз. Балалар Коръән укыйлар, каберләрне чистаралар. Шунда да зиратка чыгарга вакыт таба алмаучылар була. Кайберләренең оныклары барды, бабайлары өйдә ятты. Бу инде шулай ук матур эш түгел. Оныкларыбыз безне үлгәч искә алсыннар, безнең каберләрне зиярат кылсыннар, дисәк, аларны моңа гадәтләндерергә бурычлыбыз.

Аллаһ Тәгаләнең безне сабырлыкка чакыра торган аятьләре бар:

● “Үәләнәбелү –үәннәкүм бишәй –им минәлхауфи үәлҗүүги үәнәкысыйм минәл әмүәәли үәл әңфүси үәссәмәрааат” (“Әл -Бәкара” сүрәсе, 155 нче аять). Аллаһ Раббыбыз шушы аятьтә әйтә: әлбәттә, Җир йөзендә бәндәләр яшәгән вакытта сугыш куркынычы да булыр, малларыгызга, сәламәтлекләрегезгә кимлек килер, авырырсыз. Йөрәк җимешләрегез, бәгырь җимешләрегез булган балаларыгызның да хәсрәтен күрерсез, хәтта аларны соңгы юлга үзегездән алда да озатырсыз, — ди.

● “Үә бәшшириссаабирииин. Әлләзиинә изәәә әсаабәтһүм мүсыыйбәтүң калүүү иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн” (“Әл -Бәкара” сүрәсе, 155 – 156 нче аять) – Сөенеч бирермен сабырларга, — ди. Нинди кешеләр сабыр? Менә шушы кайгы килгәндә: “иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн”, — дип әйтеп, дога кылып куйган кешеләргә сабырлык иңәр. Без, берүнең үлгәнен ишетсәк, авырсак та, иң беренче итеп шушы аятьне укып, Аллаһның шушы казасына риза икәнебезне белдерергә тиешбез. Без кайбер әйберләрне үзебезгә каза итеп кабул итәбез. Хаыйкатьтә ул безнең өчен каза булмый. Бу очракта Муса галәйһиссәләм белән Хозер галәйһиссәләмнең кыйссасын сөйләү урынлы булыр.

Сабырлар морадына җитә

Муса галәйһиссәләм әйтә Хозер галәйһиссәләмгә: мин сиңа ияреп йөрим әле, — ди, — гыйлем туплап. Хозер галәйһиссәләм әйтә: йөр, — ди, — әмма сорау бирмә, -ди . Болар бер елга кырыена җитәләр, көймәгә утырып, елганы кичкәч, Хозер галәйһиссәләм теге көймәнең төбен тишеп куя. Муса галәйһиссәләм әйтә: нишлисең инде? – ди . Хозер галәйһиссәләм әйтә: мин, ди, — сиңа, сорау бирмә, — дип әйттем бит. Тагын бераз баралар, кырда, бишектә бер бала йоклап ята. Хозер галәйһиссәләм баланы үтереп китә. Муса галәйһиссәләм әйтә: бу нинди эшең инде? – ди. Тегесе тагын: сорау бирмә, дип әйттем бит, — ди. Бераз баралар, шуннан бер авылга керәләр, өй борынча төн кунарга кертергә сорыйлар, боларны, төрле мәсхәрәле сүзләр әйтеп, ашатмыйча, куып чыгаралар авылдан. Авыл кырыена туктагач, бер кешенең коймасы җимерек була. Хозер галәйһиссәләм, туктый да, шул коймаларны тәртипкә китерә. Менә инде, — ди Муса галәйһиссәләм, — бу авылдан безне куып чыгардылар, син шуларга койма төзәтеп ятасың, нишләп алай? – ди. Шуннан Хозер галәйһиссәләм әйтә:мин, ди, — сина, сорау бирмә,ияреп кенә йөр, — дип әйттем бит, — ди. – теге көймәнең иясе яхшы кеше иде, көймәне караклар урларга килә иде, мин аның төбен тишеп киттем, — ди, караклар тишек икән бу, дип әйтеп, аны алып китмәделәр, иясенә калды, — ди. Әгәр мин аны шул килеш калдырсам, ул кеше көймәсез калыр иде, — ди. — Теге бала залим булачак, әти –әнисенә бик күп зыян китерәчәк, әти –әниләре бик яхшы кешеләр иде, — ди. – Шуңа күрә, әз генә кайгы белән зур кайгыдан котылсыннар, дип, ул баланың җанын алдым, -ди Хозер галәйһиссәләм. – Теге койма ятим балаларныкы иде ул, ата –аналарының боларга дип калдырган мирас малы шунда бер багана төбенә күмелгән иде, — ди. – Әгәр алар, кемнедер чакыртып, шул койманы төзәттерсәләр, байлык чит кеше кулына эләгер иде. Хәзер алар, бу койма җимерелгәнче, үсеп җитәләр дә, үзләре төзәткәндә, теге байлыкны табып, тормышларын көйләрләр, — ди.

Кайвакыт берәр бәла –каза килә, әйтик, бозау егылып үлә. Әллә ул, үгез булгач, сезне сөзеп үтерәсе булгандыр, каян беләбез. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә үзе бирә, үзе ала. Аллаһ Тәгаләнең биргән казасына да сабырлык күрсәтергә кирәк. Әллә ул хәерледер безнең өчен. Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә: бер эшне сез хәерле санарсыз әмма ул хәерсез эш булыр, бер эшне хәерсезгә санарсыз, хакыйкатьтә ул хәерле эш булыр, — ди.

Һәр аятьне тулысы белән укып чыкмыйча, без тукталырга, мәгънә эзләргә тиеш түгел тыншларының кайсында тын алырга гына, кайсында туктап торырга гына ярый, кайсында инде мәгънә тәмам булды, -диелгән Коръәндә. Менә шушы мәгънә тәмам булды, дигән җиргә кадәр аятьне укымыйча, фикерләргә ярамый. Гариф Гобәй үзенең “Коръән серләре”дигән китабында шушы аятькә мәгънә биреп болай ди яза: “Мин сезне сугышта да үтерермен, ачлыкта да үтерермен (“Бәкара” сүрәсе, 155 нче аять). Менә Аллаһ кешеләргә ни тели,” — дип нәтиҗә ясый. Әмма ул аятьне ахырына кадәр укымыйча фикер йөртә. Аллаһ Раббыбыз фәрештәләргә әйтер, ди: шушы бәндәгә кайгы килгән иде, бала хәсрәте кичерә иде, хәзер нишли ул, — дигәч, фәрештәләр: Раббым, ул: “иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн”, — дип дога кылып куйды, ризалык бирде шушы кайгыга, диярләр. Җәннәттә аңа урын билгеләгез, — дип әйтер ди Аллаһ Тәгалә. Әдәм баласы сабыр итәргә тиеш. Килгән бәла – казаларга сабыр итүгә 300 дәрәҗәдә әҗер савап булыр, ди. Әгәр безгә, ниндидр каза килеп, без сабырлык күрсәтеп, “иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн”, — дип дога кылып куйсак, 300 дәрәҗәдә савап булыр. Һәм Аллаһ Тәгаләнең кушкан фарызларын үтәүдә сабырлык күрсәтсәк, 600 дәрәҗәдә савап булыр. Эшен куеп торып, үз вакытында намаз укыса, димәк бу кешегә 600 дәрәҗәдә әҗер – савап булыр, — ди. Һәм инде хәрамнан баш тартса, аракыдан, урлап китерелгән малдан, дуңгыз итеннән баш тартса, гайбәт сөйләүдән, кеше сөйләүдән тыелып кала алса, моның өчен 900 дәрәҗә савап булыр, ди.

● “Үләәәәә икә гәләйһим саләүәәтүм мирраббиһим үә рахмәтүү үә үләәәә икә һүмүл мүһтәәдүүн” (“Әл -Бәкара” сүрәсе, 157 нче аять) – Менә шушындый мөселманнар – әлбәттә, Аллаһының рәхмәтенә ирешүчеләр, һәм алар җәннәткә керүчеләр, — дип Аллаһ Раббыбыз безгә әйтә. Димәк, Аллаһның фарызларын үтәүдә сабырлык күрсәтәбез, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәбез, көфран нигъмәткә юл куймыйбыз, кайгылы вакытта гына түгел, сөенечле ваытта да Аллаһны искә алабыз, дога белән сөендереп торабыз, бәла –казаларга сабыр итәбез. Менә шушындый бәндәләр Аллаһның рәхмәтенә ирешер, -ди.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә