Сәхәр вакыты

Сәхәр вакыты

Быел, 2013 елда – уразага узган елга караганда да әзрәк кеше керде. Төп сәбәп, көннең артык озын булуы. Киләсе елга Рамазан аенда көн тагы да 40 минутлар чамасы озынрак булачак. Димәк, быел уразаны авырлык белән генә тотучылар киләсе елга уразага керә алмаска мөмкин. Әйтәсе килгән сүзем сәхәр ашау вакыты турында. “Кояш чыкканчы ике сәгать алдан сәхәрне ашап бетерергә тиешбез”, дигән катгый “закон”ны кайдан алдылар икән? Ирексездән шундый көлкеле сорау туа: Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәгате Чистай заводыныкымы, әллә Швейцария эшләнелгән булдымы икән? Әгәр бу сорауга җитдиерәк карап, Коръәнгә күз салсак, анда менә шушындый аять бар: “…Таңның ак җебе кара җебеннән аерылганчы ашагыз, эчегез, аннан соң кояш баеганчы ураза тотыгыз…” (2.187) Менә шушы аятькә күренекле галим Йосыф Али түбәндәгечә аңлатма бирә: “Табигать белән тыгыз бәйләнештә яшәгән кеше үзенә тартып торган иртәнге таң атканын күргәне бардыр. Башта көнчыгышта ачык булмаган ак сызык күренә башлый, аннары ул каралык белән каплана. Аннан соң караңгылыктан ачык булып алсу-ак тасма күренә. Менә шушы чын яктыру була һәм ураза вакыты башлана”. (Значение и смысл Корана, 1 том, 91 стр. 390 ком.)

Бу аятьтән һәм галимнең аңлатмасыннан күренгәнчә, кояш чыкканчы ике сәгать алдан сәхәр ашап кую, дөреслеккә туры килми. Билгеле булганча, таңның алсу-ак төсе кояш чыгарга 1 сәгать чамасы калгач барлыкка килә.

Аллаһы Тәгалә күп кенә аятьләрдә әйтә: “Аллаһы сезгә көчегез җитмәс гамәл йөкләмәс…”, (2. 286) “Аллаһы сезгә динегездә җиңеллек тели” (4. 28). Аллаһы бәндәләренә гарчич орлыгы чаклы да золымлык кылмый, алар изге гамәл кылсалар, Ул әҗерләрен арттырып бирә”. (4.40) “Дөреслектә Аллаһы кешеләргә золымлык кылмый, алар Аллаһыга карышып үзләренә золым итәләр”. (10. 44) Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Динегездә артыклык кылмагыз, сезгә чаклы каумнәр диннәрендә артыклык кылып һәлак булдылар”, — ди. Тагы: “Авырайтмагыз, җиңеләйтегез!” – ди.

“Сәхәрне кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашап куярга кирәк”, — дигән уйдырма, берничек тә, дин тотуга җиңеллек китерми инде. Аллаһы Тәгаләнең аятьләренә каршы килә-килә, бездә җәйнең болай да озын көннәренә тагы вакыт өстәү кемгә кирәкте икән дә, нинди дәлилгә таяндылар икән?

Менә мондый хәдис бар: “Зәйд ибн Сабит (р.А.г.) әйтте: Пәйгамбәр с.г.в. белән бергә сәхәр ашадык, соңыннан намазга бастык”. (Әнәс) сорады: “Азан белән сәхәр арасында күпме вакыт узды?” (Зәйд) әйтте: “Илле аять укырлык”. (Бохари)

Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Дөреслектә, шул кеше Аллаһының сөекле колы була, кем намаз укыганда сул кулы өстенә уң кулын куйса, сәхәрне соңгарак калдырып, ифтарны вакытында кылса”. Бу хәдистәге “сәхәрне соңгарак калдырып”, дигән сүзне, сәхәр ашаганнан соң кояш чыкканчы иртәнге намазны укып өлгерерлек вакыт калдыру турында бара. Әйе, бу хәдистән без, Аллаһы Тәгалә Үзенең колына җиңеллек, артык озак вакыт ач тормауын теләгәнен күрәбез.

Тагын берничә хәдисне карап үтик, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Офыкта өскә вертикаль сузылган яктылык иртәнге таң булмый. Таң ата шул вакытта, кайчан офыкта (горизонтта) кызыллык як-якка тарала”.

Пәйгамбәребездән тагы шундый хәдис килә: “Ашагыз һәм эчегез, сезне көнчыгышта өскә таба күтәрелгән яктылык һич шикләндермәсен. Ашау-эчүне көнчыгыштагы офыкта кызыллык як-якка таралганны күргәч туктатыгыз!”

Ибн Габбас сөйләде, Аллаһының Илчесе (с.г.в) әйтте ди: “Таң ике төрле була: таң – иртәнге намазны укырга ярамый, ә ашарга ярый, һәм таң – инде ашарга ярамый, ә иртәнге намазны укырга ярый”. (Ибн Хөзәймә, әл-Хәким, әл-Байхаки).

Ибн Габбас әйтте: “Аллаһ сезгә таң атуга карата шигегез беткәнче ашарга һәм эчәргә рөхсәт итте”. (Габдер-Рәзак, хафиз Ибн Һәҗәр иснадның дөреслеген раслый. “Фәтхул-Бари” 4/135)

Инде килеп, “сәхәр” сүзе нәрсәне аңлатканын карап үтик. Адлер Тимергалиннең “Миллият сүзлеге”ндә: “Сәхәр г. – Таң ату, дөресрәге – таң беленгәннән соң башланып, кояш чыгарына беркадәр вакыт калган ара – төннең ахырдагы алтыдан бер өлеше”. (“Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел).

Димәк, безгә – ураза тотучыларга кояш чыкканчыга чаклы булган беркадәр ара калганчы сәхәр ашап бетерергә кирәк булып чыга. Адлер ага бер үзе, фәнни институтлар эшләргә тиешле бик яхшы сүзлек төзеп калдырган, Аллаһының рәхмәте булса иде.

Без бит сәхәр ашагач та: “Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри рамаданә минәл фәҗри иләл мәгриби халисән лилләһи Тәгалә”. Ягъни, “Аллаһы Тәгалә өчен генә Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ураза тотарга ихластан ният кылдым”, — дип дога кылабыз. فجر – таң ату, яктыру, дип тәрҗемә ителә.

Тагын шуны да истән чыгармаска кирәктер, Мәккә-Мәдинәдә таң беленгәннән соң озак вакыт узмый кояш чыга. Шулай булгач, Үзенең колларына җиңеллек теләүче, рәхимле һәм шәфкатьле Раббыбыз безгә – болай да җәйге көннәр бик озын булган җирлектә яшәүчеләргә – кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашап куярга кушармы икән?

Кайсы яклап кына тикшереп карасак та, безнең җирлектә ураза тотучы мөселман кардәшләребезгә Коръәннең Бакара сүрәсендәге 187 аятендә әйтелгәнчә, көнчыгышта таңның алсу – аклыгы күренгәнче ашарга һәм эчәргә була. Бу кояш чыгарга 1 сәгать калганчы дигән сүз.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, үзебезгә дин тотуны авырайтмыйсы иде, Аллаһы кушканча гына, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә генә гамәлләребезне кылып, Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә язса иде.

Рәсим хәзрәт Хәбибулла.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә