Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

Әгүүзү билләәһи минәш — шәйтаанир — раҗииим. Бисмилләәһир — рахмәәнир — рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлина Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ.

Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

Коръән аятьләрен тәфсирләүне дәвам итеп, без бик еш укый торган 67 нче «Әл-Мүлк» сүрәсендә («Хакимият») (аны халыкта «Тәбәрак» дип йөртәләр) бераз мәгънә биреп үтмәкче булам.

Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә « Юныс» сүрәсенең 57 нче аятендә әйтә: әй, бәндәләр, — ди. – Раббыгыз сезгә вәгазь өчен Коръән иңдерде, – ди. – Сезнең күңелләрегездә булган карангылыкларны, наданлыкларны шушы вәгазьләр белән бетерер өчен, – ди. Әгәр шушылай эшләсәгез, әлбәттә, шатлык – һидәяттә булырсыз, туры юлны табучылардан булырсыз, — ди. Шушы аятьтән күренгәнчә, димәк, без Аллаһның биргән Коръән аятьләренең мәгънәләрен аңлап, күңелләребезне төзәтергә тиеш икәнбез. Аллаһ Раббыбыз шулай ук «Бәни Исраил» сүрәсендә (107 нче аять) әйтә:

— «Куль әәминүү биһиии әү ләә түъминүү иннәлләзиинә үүтүл – гилмә миң кабелиһиии изәә йүтләә гәләйһим йәхыйруунә лиләзкаани сүжҗәдә» Коръәнгә ышану — үз иркегездә, – ди. – Теләсәгез, ышаныгыз; теләсәгез, ышанмагыз, ди. – Коръәнгә ышану ул – Коръән белән гамәл кылу, ди. Ышанам, дип әйтеп кенә, йә булмаса, Коръәнне укып кына, Коръәнгә ышанучы, Аллаһка ышанучы булмыйсың, син гамәлеңне дә Коръәндә кушылганча кылырга тиешсең. Без — имамнар да җомга вәгазьләрендә, җомга көннәрендә һәм дәресләр биргәндә, Коръән аятьләренең мәгънәләрен кешеләргә җиткерергә тиешбез. Чөнки ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләм милләте буенча гарәп иде. Аллаһ Раббыбыз Коръәнне гарәп телендә иңдерде. Без аны гарәп телендә укырга тиешбез. Әмма без аның мәгънәсен дә аңларга һәм аның белән гамәл дә кылырга тиешбез.

Инде «Мүлк» сүрәсендә тукталыйк. Ул 30 аятьтән тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисе бар: утыз аятьне күбрәк укыгыз, кабер газабыннан котылырсыз – ди. Менә шушы кабер газабыннан котылыр өчен без шушы «Мүлк» сүрәсен — «Тәбәрак» не бик еш укыйбыз. Бездә күбрәк аны кеше үлгәч, табыннарда укыйлар. Әмма без аны өйрәнеп, үзебез һәрдаим укырга тиешбез. Аллаһ Раббыбыз кабер газабыннан сакласын өчен. Кешенең үзе укыганы яхшы, бернәрсдә дә алыштыра алмый үзе укыганын. Берәү бөтен Коръәни укытып чыгартырга мөмкин, икенче бер кеше өйрәнеп, ихластан Аллаһның «Ихлас» сүрәсен, «Кәүсәр» сүрәсен укырга мөмкин. Берсе — өч аять, берсе — дүрт аять. Кешенең үзе өйрәнеп укыган өч аяте, акча биреп, яллап укыткан Коръәненнән хәерлерәк. «Мүлк» сүрәсе йоклар алдыннан укырга бик яхшы, савабы күп була.

Аллаһ Раббыбыз менә бу сүрәдә, беренче аятьтә әйтә:

«Тәбәәракәлләзии би йәдиһил мүлкү үә һү — үә гәләә күлли шайъиң кадииир» — Аллаһ Тәгалә – ике дөньяның да падишаһыдыр, — ди. — Һәм Аның бөтен нәрсәгә кече житəдер, – ди.

Без бик күп падишаһларны беләбез, ил башлыкларын беләбез, алар нихәтле генә куәтле, тапкыр – зирәк булып күренмәсеннәр, аларның бу дөньяда идарә итүләре вакытлы гына. Аллаһ Тәгалә теләгән вакытта гына алар идарә итәләр. Кайвакыт аларны бик зурлап, бик күтәреп җибәреп, Аллаһ белән тиңләштерәләр. Кайбер идарәчеләр үзләре шуны таләп итә. Менә фиргавеннәр, Аллаһны инкарь итеп, үзләрен Аллаһ дәрәҗәсенә куйганнар. Шулай ук безнең илебездә дә, революциядән соң, динне инкарь итеп, җитәкчеләрне Аллаһ дәрәҗәсенә күтәреп данлaу булды. Болай яшәсә, бу ил халкы һәлакәткә бара. Моннан сакланырга кирәк. Ул җитәкчеләр Аллаһның җирдәге бер хакимнәре генә. Әмма Аллаһ Раббыбыз әйтә: һәр кавемгә җитәкчене үзенә карап бирермен, — ди. Без бүген житәкчеләрдән зарланабыз икән, алар булдыксыз, дибез икән, димәк, без үзебез, халык буларак, шул дәрәҗәгә төшкәнбез, бозылып беткәнбез. Кыю, гадел идарә итә торган бер җитәкчене дә дөньяга китереп, тәрбияләп үстерә алмыйбыз икән.

Идарә итү бозылса, житәкчеләребез безгә бозык кебек тоелса, димәк, ул халык үзе әхлакый төзәләргә, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә өйрәнергә тиеш. Шулай эшләмәсәк, без һәлак булачакбыз. Аллаһның бөтен нәрсәгә көче житүче. Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Әлләзии халәкаль – мәүтә үәл – хәйәәтә лийәбелүүәкүм әййүкүм әхсәнү гәмәлә, үә һүүәл – гәзиизүл – гафүүүр» (67: 2) — Мин үлемне бар иттем, яшәүне бар иттем, шушының арасын да сезләрне кылган гамәлләрегез белән сынамак өчен, — ди. Менә монда да бер хикмәт бар. Аллаһ Тәгалә яшәүне икенче урында куеп әйтә. Җир йөзендә безнең тормышыбыз үлем белән башланган шикелле. Әмма Аллаһ Раббыбыз әйтә: үлемне һәм яшәүне бар иттек, — ди. Димәк, ахыргы халәтебез безнең яшәү булачак. Үлем ул безне бу җир йөзеннән мәңгелегебезгә күчерүче бер капка гына. Әле без үлеп, балчыкка әйләнеп кенә бетмибез икән хайваннар шикелле, без әле кабат кубарылып, тагын җаннарыбыз тәннәребезгә кайтып, Аллаһ хозурына барачагыбыз бар икән.

Аллаһ Раббыбыз әйтә: бу дөньяда без сезне, — ди, — фәкать сынар өчен генә яралттык, — ди. Димәк, яшибез икән, без байлыгыбыз белән, матурлыгыбыз белән түгел, бер – беребезгә булган күркәм мөнәсәбәт белән, бер – беребезгә эшләгән яхшылыгыбыз белән, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәвебез белән, Аллаһ Тәгалә тыйганнарыннан тыелуыбыз белән ярышырга тиешбез. Бу ярышта рия булмый, бу ярыш әйбәт эш була.

Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

Әлбәттә, тормыш булгач, кеше булгач, ул хаталанмый калмый. Ул аракы да эчәргә мөмкин, зина да кылырга мөмкин, ул гайбәт тә сөйләргә мөмкин, дуңгыз ите дә ашарга мөмкин. Әмма Аллаһ Раббыбыз әйтә: Мин тәүбәгә килгән кешеләрне гафу итүчемен, – ди. Әгәр кеше, хатасын танып, тәүбәгә килеп, яңадан кабатламый икән, аның бу тәүбәсе кабул була. Яңадан кабатламаса шушыны. һәм инде берәү: «Ләәә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип иман китереп, хаталарын танып, дөрес юлны тапкан икән, ул кешене тикшерү бүтән кешегә хәрам. Ул элек фәлән иде, төгән иде, хәзер менә болай булды, димик. Кайвакыт сорыйлар: менә ул элек эчеп йөридерие, хәзер мәчеткә йөри. Ул ничек була? – диләр. Мин сорыйм: әгәр ул һаман эчеп ятса, сезгә әйбәт булыр идеме соң? Шулай бит, җамагать. Туктый алган икән бер кеше, көч тапкан икән үзендә, мәчеткә килгән, Аллаһ Тәгалә аңа шундый нигъмәт биргән икән, яңадан шушы хатасын кабатламый икән, моңа Аллаһның рәхмәте булды, моны безнең тикшерергә хакыбыз юк. Ул һаман эчүен, бозыклыгын дәвам итеп, теләсә нәрсә сөйләп, кешеләр арасында ямьсезләнеп йөрсә, аннан кемгә яхшы булыр? Аллаһ Тәгаләгәме, бәндәләргәме? Безнең тәүбәгә килгән кешеләрне тикшерергә һич хакыбыз юк. Хакимнәрнең хакиме Аллаһ Тәгалә бар. Ул хөкем итә.

Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Әлләзии халәка сəбегә сәмәәүәәтиң тыйбәәка, мәә тәраа фии халькый – ррахмәәни миң тәфәәүт» (67:3) — Мин кат – кат итеп күкләрне яралттым, – ди. Инде әйтәләр: бер катын да күргәннәре юк, космоска очалар, космоста безнең космонавтларыбыз оча, «Мир» орбиталь комплексында ел әйләнә кешеләр яши. Әмма, жәмәгать, бу безгә күренгән ай, кояш, йолдызлар урнашкан өлеш — күкнең беренче каты гына. Аллаһ Раббыбыз 55 нче «Әр-Рахмән» («Шәфкатьлелек») сүрәсендә әйтте (33 нче аять):

«Йәә мәгшәраль – җинни үәл – инси инис — тəтагтүм әң тәңфүзүү мин əкотаари – ссәмәәүәәти үәл – ардый фәңфүзүү ләә тәнфүзүүнә илләә бисүлтааан» — Шундый вакыт килер, кешеләр үзләре теләгән хәтле күккә менәрләр, үзләре теләгән хәтле жир эченә керерләр, әмма әҗәлләренең вакытын белә алмаслар, — диде. Димәк, күккә менүебез дә Коръәндә әйтелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнан: бу кайчан булыр икән? — дип сорыйлар. Ике әйбер булгач, — диде. Акыл белән байлык булса, шушыны эшләрләр, – диде. Димәк, акыл гына булса да менә алмыйлар, байлык кына булса да менә алмыйлар. Акыл белән байлык булса, үзләре теләгән хәтле күккә дә менәрләр, — диде. Әмма әле бүген без менә торган өлеше – күкнең беренче каты гына. Бүтән өлешләрен әле күрә алу бәхетенә ирешкәнeбeз юк.

Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Фәрҗигил – бәсара һәл тәраа миң фүтууур» (67:3) — Минем яралтканымда, — ди, – кимчелек күрә алмассыз, – ди. Без әнә җир эченә керсек тә, күккә менсәк тә, Галәмнең төзелешен никадәр өйрәнсәк тә, ай, кояш, йолдызлар өйрәнсәк тә, аларның төзелешендә без менгән саен, өйрәнгән саен гаҗәпкә калабыз. Алар шуның хәтле камил төзелгәннәр ки, бу безнең Аллаһка инануыбызны ныгытырга гына тиеш. Аллаһ Раббыбыз әйтә: Минем яралтканымда кимчелек таба алмассыз, – ди.

Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Сүммәр – җигил — бəсара кәрратәйни йәңкалибе иләйкәл — бəсару хааисәү үә һүүә хәсииир» (67:4) — Күзләрегезне күтәреп карагыз, текәп – текәп карагыз, кат – кат карагыз, тикшерегез, — ди. — Күзләрегез арыр, талыр, әмма аннан һичбер кимчелекне табалмассыз, — ди. Димәк, астрономия дигән фән бар икән, ул күк җисемнәрен өйрәнә икән, без күз белән карыйбызмы, яхшы телескоплар беләнме, күк төзелешен күпме генә өйрәнсәк тә, анда камиллектән башка һичбер нәрсә таба алмыйбыз.

«Үә ләкаде зәййәннә-ссәмәәәә-ддүнйәә бимəсаабииха үә җәгәлиәәһәә руҗүүмəл лишшәйәәтыыйн, үә әгтəденәә ләһүм гәзәәбә — ccəгииир» (67:5). Аллаһ Раббыбыз әйтә: ул күкләрне без йолдызлар белән зиннәтләдек, — ди, — һәм ул йолдызларны шайтаннар өчен, куркыту өчен дә ясадык, — ди. Йолдызлар атылса, шайтаннар куркырлар, без шайтаннарны куарбыз, — ди. Шайтан ул, җәмәгать, әллә кайда йөрми. Ул безнең үзебездә, безнең күңелебездә, нәфсебез булып һәрвакыт безне котыртып тора. Кан тамырларыбызда йөрер, — ди Аллаһ Раббыбыз шайтанны. Күктә үзгәреш булса, гәзитләр яза башлыйлар, комета җиргә бәрелсә, һәлак булабыз, фәлән дә төгән. Менә шул вакытта уйга калабыз инде. Комета жиргә килеп бәрелсә, аны туктатып калучы көч юк икән. Димәк, без һәлак булабыз икән, димәк, без Аллаһ Тәгаләнең кодрәте каршында бик кечкенә генә икәнбез. Без берни дә эшли алмыйбыз икән. Һәм менә бу вакытта бездәге минминлек шайтаны инде куркып кала. Менә өченче ел яздылар бит гәзитләрдә: килеп бәрелсә, дога гына коткара ала, дип. Димәк, йолдыз атылуны, шалт итеп, бер таш атып, бер шайтанны куып кына утыру, дип күз алдына китерергә кирәк түгел. Әлбәттә, бар шайтаннар, күкләргә менеп, Аллаһның серләрен урлап төшеп, төрле ырым – шырым белән багучы, сихер белән шөгыльләнүчеләргә җиткереп, кешенең киләчәген әйтеп торучы шайтаннар да бар. Менә шуңа күрәзәчеләр, багучыларның гамәлләре фәрештәдәнме, шайтаннанмы икәнен дә без белмибез. Шуңа күрә багучыга барма, башыңа хәсрәт алма, дигән сүзләр да бар. Шайтан гамәле белән файдаланамы ул, Аллаһнын рәхмәте беләнме — без белеп бетермибез. Йолдызлар атып, кометалар очырып, безне Аллаһ Раббыбыз шулай ук кисәтә.

«Үә лиллә-зиинә кәфәруу бираббиһим гәзәәбү җәһәннәм, үә биьсәл — мəсыыйр» (64:6). Аллаһ Раббыбыз әйтә: менә шушының белән шөгыльләнүчеләргә без ут газабы, җәһәннәм газабы әзерләдек, – ди. Димәк, киләчәкне белергә тырышучыларга, безнеңчә әйтсәк, багучылар, сихер белән шөгыльләнүчеләр, шайтанга иярүчеләргә, димәк, Аллаһ Тәгалә әйтә: ул газабын әзерләдек, – ди.

— Тагын кяферләргә әзерләдек ул җəhəннəмне, – ди. Аллаһка ышанмаучыларга да әзерләдек без җәһәннәмне, — ди. Шундый куркыныч, каты газаптыр ул, — ди. Аллаһны инкарь итсәк, аның Коръәнен инкарь итсәк, менә шушы вәгазь аятьләрен тыңламасак, өйрәнмәсәк, аны инкарь итсәк, Коръәнне матур итеп көйләп укып йөреп тә, аның белән гамал кылмасак, без, димәк, җәһәннәм әһелләре булабыз икән, безгә җәһәннәм әзерләнгән икән.

«Изәәә үлкуу фииһәә сәмигүү ләһәә шәһиикаү үә һийә тәфүүүр» (67:7) — Ул шундый куркыныч, начар урындыр җәһәннәм, – ди. Аннан килә куркыныч тавышлар, — ди, — анда булган кешеләр казанда кайнаган шикелле бер өскә, бер аска төшеп кайнарлар, – ди. Əшәке тавышлар чыгарып кычкырырлар, — ди. Менә җәһәннәмне Аллаһ Раббыбыз безгә шулай тасвирлап күрсәтә.

Кайберәүләр әйтәләр: Коръән укыганда: «Әмин», дип торырга кирәк, диләр. Берәү Коръән укый, син: «Әмин», дип тор, ди. Менә берәү җәһәннәм хакында укыды, «Әмин», ди тордык. Нәрсә дигән сүз була? Җәһәннәмгә сал инде мине, Аллаһ Тәгалә, дигән сүз була. «Фатиха» һәм «Бәкара» сүрәләренең соңгы аятьләреннән соң «Әмин» дип әйтү саваплы. Коръән укыганда башка аятьләрдән соң «Әмин» дип торырга кирәкми. Төрле аятьләр бар бит. Ә инде дога кылганда: «Әмин», дип утыру кирәк. Коръәннең мәгънәсен аңлап, күзләрегездән яшь чыгарып, Аллаһтан куркып утырыгыз, — ди Аллаһ Тәгалә. Коръәнгә тәфсир бирү, мәгънә бирүләр менә шушы нияттән чыгып эшләнә. Кайвакыт миңа әйтәләр: бигрәк куркынычларын сөйлисең син, — диләр. Бу бит Коръәндә язылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә дә әйткәннәр, син Коръән аятьләрен алыштыр, безгә ошый торганракларын гына әйт, тегеләрен әйтми тор, — дип. Пәйгамбәребез әйткән: мин фәкать Аллаһның сүзен сезгә җиткерүче генә, — дигән. — Аны үзгәртү форсаты миңа бирелмәде.

Без дә — Җәбраил галәйһиссәләм аркылы Пәйгамбәребезгә иңгән Коръәнне, аңа бирелгән тәфсирне, анда язылганны кешеләргә җиткерүчеләр генә. Вәгазьләнер өчен. Аннан соң Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Тәкәәдү тәмәййәзү минәл-гайййз, күлләмәәә үлкыйә фииһә фәүҗүң сә әләһүм хазәнәтүһәәә ә ләм йәьтикум нәзииир» (67:8) — Кыямәт көнендә мәхшәр мәйданыннан җәhәннәмгә бер төркемне китергәндә, җәһәннәм ишегендә торучы фәрештәләр сорарлар, ди: Сезне дөньялыгыгызда шушындый җир барын, шушындый урын әзерләнеп куелганын, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәмәсәгез, шушында керәчәгегезне әйтүче, куркытучы булмадымыни, — дип. Димәк, шушыны сөйләргә. Аңлатырга да тиешбез. Һәм берәү: бер дә җәһәннәм турында әйтелмәде, безне куркытучы булмады, белмәдек, дисә, кешенең башта әти-әнисен, аннары имамнарын китеpерләр, ди. Ник куркытмадың син, ник вәгазьләмәден? — дип.

«Каалуу бәлә каде җәәәәәзәнәә нәзнируң фәкәззәбенә нә кульнәә мәә нәззәлә-ллааһү миң шәйин ин әңтум илллаа фии даләәлиң кәбииир» (67:9) — Әйтерләр, ди, теге китерелгән кешеләр: булды безне куркытучылар, җәһәннәм бар, бик куркыныч yл, дип әйттеләр, әмма без аларның сөйләгәненә ышанмадык, шиккә алдык, — дип. Җәһәннәм дә юк, җәннәт тә юк, Аллаһ та юк, дип әйттек диярләр. Аллаһны танып, намаз укып, Аллаһ кушканча яшәгән кешеләрдән көлдек без, дип әйтерләр, Юк нәрсәгә ышанып саташып йөрисез сез, томаналар, наданнар, дип көлдек без, — дип әйтерләр.

Коръән Расүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйхи вә сәлләмгә моннан 14 гасыр элек иңгән. Бүген сөйләнә торган сүзләрне Жәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә моннан 1400 ел элек әйткән бит, шушылай дип әйтүчеләр булыр, ышанмаучылар булыр дип. Уйлап караган кешегә бик зур мәгънә бар монда. Моннан бер 15 – 20 ел элек дингә ышанучылардан көлә иделер, аларны мыскыл итә иделәр. Бөтен китаплар, гәзитләр яманлап яза иде. Бүген дә кайберәүләр динне бер юк нәрсәгә ышану, әхлак төзәтү өчен генә, кешене тотар өчен генә чаккан бер уенчык, дип белә, Аллаһ сакласын. Моннан бик сак булырга кирәк. Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә (67:10)

«Үә каалүү ләү күннәә нәсмәгу әу нәкыйлү мәә күннәә фии әсъхәәби-ссәгииир» — Җәһәннәмгә керүчеләр әйтерләр, ди: «Ии, Раббым, аңладык инде без, безгә җиргә кире кайтып, Үзең кушканча яшәүләребезне насыйп ит,” — дип сорарлар, ди. Әмма Аллаһ Раббыбыз әйтә (67:11):

«Фәгтәрафүү бизәмбиhим фәсүхкаль – лиәсъхәәбиссәгииир» — Инде җәһәннәмнең кырына килеп җиткәч, аны күргәч кенә тәүбәгә килдүдән файда юк. Инде сезнең язмышыгызны бернәрсә дә үзгәртә алмый, — ди. Сезгә җир йөзендә гомер бирелгән иде, шушы гомерегездә сезгә җәннәткә әзерләнергә дә, җәһәннәмгә әзерләнергә дә вакыт җитәрлек иде.

Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

«Иннә – лләзинә йәхшәүнә Раббәһүм билгайби ләһум мәгъфиpaтүү үә әҗеруң кабииир» (67:12) — «Тәбәрак» нең желеге, үзәге бу. Аллаһ Раббыбыз әйтә: — Сөенеч булыр шул кешеләргә, ди, — күрмәгән килеш күргән шикелле Аллаһка ышанып, гамәл кылган кешеләргә, — ди. Җәһәннәмнең янына җиткәч кенә үкенүдән файда юк. Күрмәгән килеш күргән шикелле җəhəннəм барлыгына, күрмәгән килеш күргән шикелле җәннәт барлыгына, Аллаһ Тәгалә барлыгына ышанып, иман китереп, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып йөргән кешеләргә генә Аллаһның рәхмәте, мәгъфирәте булыр, — ди. Җәмәгать, шушыңа омтылырга кирәк. Бүген әле соң түгел, бөтен мөмкинлекләребез бар: тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, мәчетләребезнең ишеге ачык. Намаз укырга, дин өйрәнергә, балаларга да өйрәтергә бөтен мөмкинлекләр бар. Aллаһ Раббыбыз безне бәхетле итте, шушындый мөмкинлекләр белән бүләкләде. Безнең бабайларыбыз, рәхәтләнеп, шушындый мәчетләргә йөреп, намаз укый алмадылар. Укыган булырлар иде. Ул мәчетләр булачак, дин күтәреләчәк, дип безнең әбиләребез елый – елый дөньядан киттеләр, ышанып. Бу вакытлы гына нәрсә, Ислам ул — алтын тәңкә, ди торган иде Әсма әби мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын. Күпме генә пычрак атмасыннар, күпме генә аны хурламасыннар, аның турында нәрсә генә язмасыннар, сөйәлмәсеннәр, ул кыйммәтен югалтмый. Алтын тәңкәне балчыкка мансаң да, нәҗескә салсаң да, кая гына ташласаң да, ничә сум булса, шул сумын югалтмый ул. Менә шундый алтын тәңкә шикелле ул Ислам. Менә шул көн килде бит. Безгә әле һаман нәрсәдер житми. Әле безгә Аллаһны танырга, гамәлләребезне төзәтергә нәрсәдер комачаулый. Балаларыбызны тәрбияләргә вакыт таба алмыйбыз.

«Үә әсирруу кауләкүм əүиҗе — həруу биһ, иннәһүү галиимүм бизәәти – ссудүүүр. Ә ләә йәгләмү мән халәка үə һүү – лләтыйфүл – хабииир» (67:13-14) — Менә бу аятьләрдә Аллаһ Тәгалә әйтә: бозыклыкларыгыз, начарлыкларыгыз яшерен булса да, кешегә күренеп торса да, бөтенесе Миңа билгеле, – ди. Сезне юктан бар итүче, шушы дөньяны төзүче – мин аны белмиммeни? — ди. Димәк, безнең нәрсә эшләгәнебез да, нәрсә эшләячәгебез дә, начар уйларыбыз да – бөтенесе дә Аллаһ Тәгаләгә билгеле. Мин дөньяны ярата алганны, юктан бар итә алганны, шундый камил, матур иттереп ай, кояш, йолдызларны, бөтен җисемнәрне яратканны, Мин сезнен уйларыгызны гына белмиммeни? — ди. Кайбер кяферләр: без Мөхәммәд күрмәгән вакытта эшләсәк, ул ишетмәгәндә генә сөйләсәк, аның янында әйбәт булып кылансак, аның яныннан киткәч начарлык эшләсәк, котылырбыз без, — дигәннәр. Кяфер булганнар. Безгә һәрвакыт Аллаһ кушканча яшәргә тырышырга, шуңа омтылырга кирәк. Иң беренче — күңелебезне пакьләргә кирәк. Хәтта күңелебез начар уйлардан, бозык фикерләрдән дә азат булырга тиеш безнең. Безнең үзебезне үзебез бетерүебез да шушы күңелебездәге начар уйлардан килә.

«Үә иң түбедүү мәә фиии әнфусикум әу түхфүүһү йүхәәсибекүм биһилләәәһ» (2:284) Начар уйларыгыз өчен дә, әлбәттә, газап булыр, – диде Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә.

Әмма:

«Ләә йүкәллифүллааһү нәфсән илләә үүсгәһә», — дип (2:286) — Начар уегыз булып, аны тышка чыгармый, эчтә тотып, юк итеп кала алсагыз, әлбәттә, сезгә моның өчен газап булмас, — диде. Күңелегездә начар уй туса, начар теләк булса, начар сүз барлыкка килсә, эчебездә тотып калып, тышка чыгармыйча, эчтә бетерү кирәк икән. Начар уй уйлап, кешегә бозыклык теләп йөрү һич ярамый. һәм инде менә сүрәнең яртысына җитәбез, 15 нче аять:

«Һүүә – лләзии җәгалә ләкүмүл – арда зəлүүләң фәмшүү фии мәнәәкибиһәә үә күлүү мирризкыйһ, үә иләйһиннүшүүүр» (67:15) — Аллаһ Раббыбыз әйтә: Мин сезгә җирне яшәр өчен уңайлы итеп яралттым, — ди. — Бөтен нәрсәне әдәм баласына хезмәт өчен яралттым, — ди. Җирдә яшәгез, кəсеп итегез, байлыкларыгызны арттырыгыз. Әмма бер көнне Минем хозурыма киләсен онытмагыз.

Җәһәннәм янында тәүбәгә килүдән файда юк

Берәү бакчасында тырышып эшли икән, бәрәңгеләрен, яшелчәләрен яхшы итеп карап үстерә икән, алмагачлар, агачлар утыртып, шунда умарталар асрый икән, бик яхшы. Бу — Аллаһ юлын да гыйбадәт кылган шикелле. Аллаһ Тәгалә әйтә: эшләгез, — ди. — Җирне Мин шуның өчен яралттым сезгә, — ди. — Әмма Минем хозурыма барасыгызны онытмагыз, – ди. Димәк, шушы эшкә алданып, намазыгызны, уразагызны калдырмагыз, эш өчен, мал өчен бер – берегез белән әшәкеләнешмәгез. Бәрәңге төбен өяргә, чүбен утарга иренәбез. Аллаһ Тәгалә кушканча яшик дисәк, без аннан күбрәк уңыш алырга тырышырга тиешбез. Хуҗалык җитәкчеләрнең кайсысы җирдән уңышны күбрәк алса, Аллаһ Тәгалә каршысында шунысы үз вазифасын күбрәк, тырышыбрак үтәгән булып тора. Ерткычларча файдаланып түгел. Тиешле ашын да биреп, икенче елны да җирдән уңыш алырлык итеп калдырырга бурычлы. Әмма Аллаһның рәхмәте белән зур уңыш алып куябыз да, шуны йә аракыга алыштырырга, ә нәрсәгә, дип, кая куйыйк икән, дип, зарланып йөрибез, шөкранә кала белмибез. Икенче елны Аллаһ Тәгалә уңышны бирми. Шуңа күрә, әлбәттә, эш эшләргә, җирдән файдаланырга, касеп итәргә кирәк. Мөселманнар бай да булырга тиеш: йорт жирләре дә, күңелләре дә. Киемнәре дә матур булсын. Әмма беркайчан да Аллаһ Тәгаләне онытмаска тиеш. Минем хозурыма баруны онытмагыз, — ди Ул. һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар. Мин үлмим, дип әйткән кеше теләсә нишләсен, ди. Әмма инде шуңа ирешә алмый икән, мин үләчәкмен, дип үзенең бу дөньяда фани икәнен белә икән, ул кеше Аллаһ хозурына барасын онытмасын.

Бүлешергә

Фикерләр

29 Октябрь, 2020

Sommer

15 Ноябрь, 2020

¸ÔƢ°ËÁő

14 Февраль, 2021

Kian

14 Февраль, 2021

Karine

19 Февраль, 2021

Delores

19 Февраль, 2021

Leona

22 Февраль, 2021

Patricia

22 Февраль, 2021

Francis

25 Февраль, 2021

Shari

8 Апрель, 2021

Refugio

8 Апрель, 2021

Maple

12 Апрель, 2021

Mayra

12 Апрель, 2021

Tiffani

12 Апрель, 2021

Marcus

12 Апрель, 2021

Kali

13 Апрель, 2021

Raleigh

13 Апрель, 2021

Lidia

14 Апрель, 2021

Carissa

14 Апрель, 2021

Harriet

14 Апрель, 2021

Taren

17 Апрель, 2021

Otis

19 Апрель, 2021

Quinton

2 Май, 2021

Donald

3 Июнь, 2021

Phillis

3 Июнь, 2021

Efrain

21 Июнь, 2021

Titus

22 Июнь, 2021

Venus

25 Июнь, 2021

Kendrick

29 Июнь, 2021

Lamar

3 Июль, 2021

Williemae

4 Июль, 2021

Meridith

4 Июль, 2021

Irma

5 Июль, 2021

Gretta

6 Июль, 2021

Ngan

7 Июль, 2021

Hildred

8 Июль, 2021

Sherry

14 Июль, 2021

Lavada

19 Июль, 2021

Shonda

19 Июль, 2021

Rob

20 Июль, 2021

Bess

30 Сентябрь, 2021

Stephanie

Фикер өстәргә