Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Әллаһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс – сәләәм, тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли вәл-икрам.

Галәә рәәсүлинә салаваат.

(Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли сәййидинәә Мүһәммәд). Эчтән укыла.

Субхәәнәллаһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр ләә хәүлә вә ләә куввәтә иләә билләһил-галиййил-газыйиим. Мәә шәә-аллаһү кәәнә вә мәә ләм йәшәэ ләм йәкүн.

“Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир – рахим”, — дигәннән соң, “Аятел Көрси” укыла.Соңыннан түбәндәге тәсбихләр әйтелә:

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

ТӘСБИХЛӘР ТӘФСИРЛӘРЕ
СүбхәәнАллаһ(33 мәртәбә) Аллаһ Тәгаләгә дан!
Әл-хәмдү лилләәһ(33 мәртәбә) Аллаһ Тәгаләгә мактаулар!
Аллааһү әкбәр(33 яки 34 мәртәбә) Аллаһ Тәгалә Бөйөк!

Аллааһү әкбәр. Ләә иләәһә иллә-ллаһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир.

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Намаздан соң укыла торган дога:

Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир – рахим!

Рахмән һәм Рахим сыйфатлы Аллаһ исеме белән башлыйм.

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка дан! Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәдне(саллаллаһу галәйһи вә сәллам), Аның гаиләсен һәм Аңа ияргән сәхәбәләрне сәләмлимен.

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Тик Аллаһны гына без данлыйбыз, Аннан гына ярдәм, саклау һәм ярлыкау сорыйбыз. Бары тик Ул-ярлыкаучы һәм Ул гына үзенә чын күңелдән ышанганнарны җавап көнендә яклар.

И, Аллаһ! Камил булмасалар да, безнең гыйбадәтләребезне һәм ялваруларыбызны кабул ит!

И, Аллаһ! Кылган гөнаһларыбызны гафу ит, ярлыка, безне тәмугъ утыннан сакла, оҗмахка алып кер!

И, Аллаһ! Безне кәферлектән, мәҗүсилектән, хәерчелектән һәм теге теге дөнья газапларыннан сакла!

И, Аллаһ! Безгә озын гомер ,файдалы белемнәр, фани дөньяда һәм әхирәттә бәрәкәт бир!

(Бу вакытта үзебезгә кирәкле нәрсәләрне сорап,Аллаһка үтенәбез).

И, Аллаһ! Җавап көнендә мине, әти-әниемне һәм барлык мөселманнарны мәрхәмәтеннән ташлама! И, Рахмән һәм Рахим сыйфатлы Аллаһ!
Әмиин!Әмиин! И, Аллаһ Тәгаләм! Догамны кире какма, кабул кыл!

Намаздан соң түбәндәге догалар укыла

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә