Начар язмыш юк

Начар язмыш юк

Аллаһ Тәгалә, дөньяны юктан бар иткәндә, барча җаннарны да яралткан һәм сорау биргән:«Әләстү бираббикүм,” – ягъни: «Раббегез кем?” – дип. Шул вакыт барча җаннар: «Син Раббебыз һәм тәрбиячебез,” – дип, Аллаһны таныйлар. Шулвакыт Аллаһ Тәгалә җаннарга Үзен күрсәткән. Ничек күрсәткәне безгә мәгълүм түгел. Менә шушы җаннарны Раббебыз «тән» дигән киемгә төрендереп, җир йөзенә сынар өчен җибәргән. Җир йөзендә җаннар тән рәвешендә үзләрен һәм башка жаннарны күрәләр, әмма Аллаһны күрмиләр. Аллаһны танылган, бертөсле үк иман китергән җаннар төрлесе төрлечә гомер сөрә башлый, төрле язмышка дучар була. Кайберәүләр төшенкелеккә бирелеп: «Минем язмыш начар, мин берни дә эшли алмыйм», — дип йөри. Кайберәүләр, масаеп: «Мин барын да булдырам»,-ди. Югыйсә, Әдәм баласы белә бит, Аллаһ теләмәсә, алдыңда торган ризыкны да кулың белән алып, авызыңа китерә алмыйсың һәм беркем дә синең бу халәтеңне үзгәртә алмый. Бүген: «Шифаны Аллаһтан сорагыз», — дигән өчен кайбер табибларны гаепләп чыгучылар да бар. Ул табиб та бит Аллаһ кулындагы бер инструмент, Аллаһ теләсә, аның аркылы шифа бирә, тели икән, үлемгә дучар итә. Әллә нинди данлыклы, күренекле табиблар, өшкерүчеләр, экстрасенслар бар, шифа алар кулында булса, берәү дә, бигрәк тә йөрергә, түләргә мөмкинлеге булган кешеләр үлмәсләр дә иде. Әмма ни гаҗәп, байлар кыскарак гомерле.

Хакыйкатьтә, начар язмыш та юк, Аллаһның хәерсез эше дә юк. Раббебыз Коръәндә ( 94 нче «Инширак» сүрәсе, 5 – 6 нчы аятьләр ) : «Фә иннә мәгәл гүсри йуера. Иннә мәгәл гүсри йусра»,— ягъни: «Дөреслектә, авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», —ди.

Бер риваять бар. Берәүнең бик яхшы аты булган. Аңа бик кыйммәт бәяләр биреп сатып алырга теләүчеләр килгән. Әлеге кеше, ярлы булса да, атын сатмаган. Көннәрдән бер көнне ат югалган. Кешеләр картны шелтәлиләр икән : «Кыйбатка саткан булсаң, бай булыр идең, хәзер атың да юк, акчаң да юк», — дип. Карт: «Ахыры хәерле булсын», дигән. Бер атнадан картның аты унлап кыргый ат ияртеп кайтып кергән. Күршеләре сокланып, көнләшеп карагач, карт: «Ахырын белмисез», дигән. Картның улы булган. Ул кыргый атларны өйрәтә башлаган. Бер төнне аттан егылып, бик нык имгәнгән. Күршеләре: «Бердәнбер малаең имгәнде бит», — дигәч тә: «Ахыры хәерле булсын», дигән. Шул елны, сугыш чыгып, бар кешенең дә улларын сугышка алып киткәннәр. Картның улы янында калган. Күршеләре: «Синең улың бераз аксаклап йөрсә дә янында, ә безнекеләр юк», — дип борчылалар икән. Әнә шулай, хәерсез эш булмаган кебек, начар язмыш та юк.

Начар язмыш юк

Кайбер риваятьләрдә әйтелә: дөнья яралтылгач, Аллаһ җаннарга җирне дә, җәннәтне дә күрсәткән. Кайбер җаннар: «Безгә җирдән берни дә кирәк түгел, җәннәт булса, җиткән», дигәннәр. Менә шул җаннар җир йөзендә гарип, дивана булып яшиләр, йә булмаса, сабый чакта үләләр. Ә без ниләр генә әйтмибез. Аллаһны мәрхәмәтсезлектә гаепләп, көферлеккә төшәбез. Ә хакыйкатьтә, ул язмышын җаннар үзләре сайлаган. Алар ахирәттә бернинди мәшәкатьсез Аллаһның жәннәтенә керәчәкләр. Шуның өчен дә бит аларга җеназа укыгач та: «Йа, Раббем, бу мәетне безгә шәфәгатьче кыл, шәфәгатен мәгъбүл кыл», — дип дога кылабыз.

Кайбер җаннар әйткән: «Җир дә, җәннәт тә ошамый” – дигәннәр. « Сезгә ни ошый соң? »-дигәч : «Ий, Раббебыз, безнең сиңа якын буласыбыз килә», — дигәннәр. Аллаһ: «Мин мохтаҗлар, кайгы – хәсрәтләргә якын булам, сез алар күргән авырлыкларга түзәрсезме?»-дип сораган. «Сиңа якын булыр өчен без бар нәрсәгә дә риза», дигәннәр. Болар миллионлаган җаннардан берәр генә булган. Алар пәйгамбәрләр һәм әүлияләр җаннары. Шуңа күрә дә иң күп борчу – мәшәкатьләр, авыру – сырхаулар пәйгамбәрләргә һәм әүлияләргә тарган. Бу исә иманы зәгыйфь булган күп кенә кешеләрне көферлеккә төшереп: «Әнә, гомер буе намаз укый, хәрамга да катышмый, үзенең борчу-мәшәкатьтән арынганы юк», — дип уйлыйлар.

Калган кешеләрнең дә язмышлары төрлечә. Раббебыз һәр кемгә дә җәннәткә керергә мөмкинлек биргән, шул ук вакытта берәү дә: «Җәһәннәм газабына эләкмим», — дип тә әйтә алмый. Бүген аракы эчеп, кеше талап, зина кылып һ.б.шундый зур гөнаһлар кылып яшәүчеләр бар. Андый кешеләр аркылы Аллаһ Тәгалә башкаларга бу эшләрнең никадәр начар икәнлеген күрсәтә. Локман Хәким: «Әдәпсезләргә карап, әдәпкә өйрәндем” – дигән.

Начар язмыш юк

Берәүнең малае эчәргә һәм отыш уеннары уйнарга ярата икән. Әтисе тегеләй дә, болай да вәгазьләп караган, нәтиҗәсе булмаган. Үләр алдыннан улына әйткән: «Син инде мине тыңламадың, соңгы сүземне тыңла, эчсəң — даны чыккан эчкече белән эч, уйнасаң — иң атаклы уенчы белән уйна” – дип. Атасының вафатыннан соң улы иң даны чыккан эчүчене һәм отыш уеннары уйнаучы атаклы кеше эзләп киткән. Эзләп тапса, шәһәр читендә ташландык подвалда яшәүче бомжлар икән. Берсен эчү, икенчесен отыш уеннары шул хәлгә җиткергән. Малай аларны күреп гыйбрәтләнгән һәм начар гадәтләрен ташлаган.

Кем генә булмасын, Раббебыз һәркемгә тәүбәгә килергә мөмкинлек биргән. 25 нче «Фуркан» сүрәсе 70 нче аятьтә Аллаһ Тәгалә: «Илләә мәң тәәбә үә әәмәнә үә гәмиләң саалихəң фә үләәәәикә йүбәддилүллааһү сәййи әәтиhим хәсәнәәт», — ягъни: “Мәгәр берәү, тәүбә итеп, иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыклары яхшылыкка алмаштырылыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булыр,” – ди. Менә бу аять Аллаһның мәрхәмәте чиксез икәненә, бар кешегә дә тәүбәгә килеп, төзəлергә мөмкинлек бирелүенә дәлил түгелме? Кеше, ярамаган эш эшләп, бер гөнаһлы булса, тәүбәсен кичектереп, акылга килмичә йөреп, тагын да зуррак гөнаһка тара. Беренчедән, тәүбәгә килмичә, имансыз булып үлеп китүе бар. Икенчедән, тәүбәгә килмәү ул – гөнаһыңны инкарь итү, ягъни тәкәбберлек була.

Сырхау кеше авыруларына сабыр итсә, кайгы – хәсрәтле, борчулы кеше кайгыларына сабыр итсә, гөнаһларына кәффарат һәм җәннәткә керүгә сәбәп була. Раббебыз Коръәндә ( 2 нче «Бәкара» сүрәсе, 155–156 нче аятьләр ) : «Үәләнәбелү үәннәкүм бишәй им минәл хауфи үәл җүүги үә нәкосыйм минәл әм үәли үәл әңфүси үәссәмәрааат, үә бәшшириссаабирииин»,-ягъни: «Сугыш фаҗигасен дә, ачлык җәфасын да күрерсез, авырырсыз да, малларыгызга да кимлек килер, йөрәк җимеше булган балаларыгызның да хәсрәтен күрерсез, кемнәр шул чак сабыр итсә, аларга җәннәт белән сөенеч булыр,” – ди.

Начар язмыш юк

Берәү бай икән, бу әле бәхет түгел. Байлыгына шөкрана кылмаса, тиешле зәкят, гошерләрен бирмәсә, ятимнәргә, мохтаҗларга, мәчет – мәдрәсәләргә ярдәм итмәсә, бу байлык дөньяда аның җан тынычлыгын ала, ахирәттә җәһәннәмгә алып бара. Берәү сау – сәламәт булып та, шуңа шөкарана кылмаса, гарип – гopaбaлaргa, инвалидларга ярдәм итмәсә, көчсезләрне якламаса, ураза тотмаса, мәчеткә йөрмәсә, сәламәтлеге аны шулай ук тәмугка кертә.

Берәү мәчеткә йөрсә, намазлар укыса, ураза тотса, әмма бу эшләре белән масайса, башкаларга кимсетеп караса, бу тәкәбберлек, хәтта изге гамәлләрен дә юкка чыгарып, аны җәһәннәмгә алып бара. Бүген безгә Аллаһның рәхмәте булып, намаз укыйбыз, мәчеткә йөрибез, ураза тотабыз икән, һәр изге гамәлебез өчен Аллаһка шөкрана кылуыбыз кирәк. Масайсак, «мин булдырам», — дисәк, көферлеккә төшүебез бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ( с.г.в. ): «Күңелендә тары бөртеге кадәр генә тәккәберлеге булган кеше җәннәтнең исән дә сизмәс», — дигән.

Һәрбер кылган гамәлебез фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә булып, кальбләребезне чистартырга, күңелебезне нечкәртергә һәм үзебезне түбәнчелекле тотарга ярдәм итәргә тиеш. Шулай булганда гына, хак юлдан тайпылмыйча, Аллаһның җәннәтенә алып баручы гамәлләр булыр, инша Аллаһ.
Раббебыз адашкан, тәүфыйксызлыкта йөргәннәргә тәүбәгә килергә, туры юлны табарга, изге гамәлләр кылып та тәкәбберләнүчеләргә шул изгелекләрен югалтмаска ярдәм күрсәтеп, Үзенең җәннәтләрендә очрашуларыбыз насыйп кылса иде.

Начар язмыш юк

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә