Җәлил хәзрәт вәгазе

Ярдәмләшү, кайгырту –саваплы эш

Җәлил хәзрәт вәгазе

Бу юлы, Аллаһ насыйп итсә, инвалидлар, гарипләр турында сөйләшербез.

Аллаһ Тәгалә, бәндәләрне Җир йөзенә яралтканда, барысына иман биреп, фитри иман белән яралта. Тормыш иткәндә адәм балалары, байлыклары һәм сәламәтлекләренә карап, төрле төркемнәргә бүленәләр. Берәүләрнең байлыклары – күбрәк , икенчеләренеке азрак була, берәүләр мохтаҗлыкта яши. Сәламәтлек тә шуның шикелле. Берәүләр бик сәламәт, таза булалар, икенче берәүләр авыргалап торалар, кайберәүләр гарип булып гомер кичерә. Берәүләрне Аллаһ Тәгалә – байлык белән сыный, икенчеләрен ярлылык белән, өченчеләрен – тазалык белән, башкасын авыру белән сынап карый. Байлыгы мул кеше, мохтаҗ кешегә карап, иң беренче үзенең байлыгы өчен шөкерана кылырга тиеш, икенчесе – ярлыларга ярдәм итәргә тиеш.

Әгәр ул башкаларга булышлык, ярдәм итмәсә, ярдәменнән баш тартса, гошерен, зәкятләрен дә бирмәсә, күршеләре, туганнары мохтаҗлыкта яшәсә, бу байлык кыямәт көнендә, явыз елан шикелле, ул кешенең муенына чолганып, аны газаплап йөрүче йөк булыр, ди. Аллаһ сакласын!

Бай кешегә кызыгучылар була. Әмма белеп булмый бит, бу байлык бәлки аны һәлакәткә алып бара торгандыр. Сәламәтлек тә шуның шикелле. Аллаһ Тәгалә безгә амәнәт итеп сәламәтлек бирде. Кайберәүләр тумыштан ук гарип булып, йә акылга зәгыйфь булып туа. Кайберәүләр тормыш барышында кайсыдыр бер әгъзасы имгәнеп, зарарланып, гарип булып кала. Сәламәт кеше, шул кешегә карап, үзенә шөкерана кылырга тиеш. Аллаһка шөкер, сәламәтлегем бар, дип, сәламәтлегем булгач, тырышсам, мин бүтәненә дә ирешәм, дип. Шуңа күрә, Коръәндә(“Әл — Мүлек” сурәсе) Аллаһ Тәгалә болай ди:

Җәлил хәзрәт вәгазе

— “Куль һүү – лләзии әншә әкүм үә җәгалә ләкүмү – ссәмгә үәләбесаара үәл – әфидәһ, калииләммәә тәшкүрууүн ” (67:32). – Мин сезне камил гакыл белән яралттым, күрергә күз, ишетергә колак бирдем, әгъзаларыгызны сәламәт иттем, шушының гына шөкеранәсен дә Миңа кылып бетерә алырсызмы? – диде. Имгәнгән, йә булмаса, акылга зәгыйфь кеше – Аллаһның изге бер бәндәсе. Хак Тәгалә аны бәндәләргә гыйбрәт өчен яралткан. Аллаһ Тәгаләгә иң якын торган кешеләр – акылга җиңел бәндәләр. Аларның өстендә бернинди фарыз юк. Алдан ук Аллаһ Тәгалә аларны җәннәт белән бүләкләде. Болар җәннәткә керәчәкләр, бернинди кайгы – хәсрәтне, сират күперләрен дә, мәшхәр мәйданнарын да күрмәячәкләр. Боларны тәрбияләгән әти – әниләргә дә искиткеч зур савап булачак. Сәламәт кешеләр исә, гарипләрдән гыйбрәт алып, дәртләнә – дәртләнә намаз укырга тиеш. Йә булмаса, менә фәлән кеше тәһарәт тә ала алмый, мин, әлһәмдүлилләәһи, тәһарәтләр ала алам, дип, шатлансын. Фәләннең аягы зәгыйфь, ул бара алмый, фәлән кешенең күзе күрми, ул мәчеткә йөри алмый, мин барам бит, дип. Менә алар Аллаһ Тәгаләгә шөкерана кыла – кыла, сөенә – сөенә үзләренең гыйбадәтләрен кылсыннар. Аллаһ Тәгалә Җир йөзенә авыру бәндәләрне шуңа күрә яралткан.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдистә әйткән: Аллаһ Тәгалә каршысында әти –әнинең, мазлум кешенең, мосафирның догасы кабул булмый калмас, — дип. Әйтик, сәламәтлек ягыннан да кимсетелгән икән, гарип икән, димәк, аның догасы кабул да була. Акыллы, сәламәт булган кешеләр авыручыларга көчләреннән килгәнчә һәрвакыт ярдәм итәргә тиешләр. Өендә гарип кеше бар икән, аның әти – әнисенә без дә көч – куәттән килгәнчә булышырга тиешбез. Бу – безнең алдыбызда тора торган фарыз. Шушы гарип кешене кемдер карый икән, әти –әнисеме, бүтән кешеме, авыл өстенә төшкән бу бурыч бетеп тора. Әмма аны бер караучы да булмаса, бөтен авыл өстендә гөнаһ булып санала. Без, андый кешеләрне җирләгәндә дә: “Йа, Раббым, шушы кешенең шәфәгатен безгә мәкбүл кыл,” – дип, җеназа намазы укыганда дога кылабыз. Димәк, без аңа ярдәм итеп, аны тәрбияләсәк, ул кыямәт көнендә җәннәттә безгә шәфәгатьче дә була ала. Безнең дә җәннәткә керүебезгә сәбәпче була ала икән. Шуңа күрә без, күпме булдыра алабыз, иң беренче чиратта, шушындый кешеләрне кайгыртырга тиешбез.

Җәлил хәзрәт вәгазе

Инвалидларны кайгырту ункөнлеге бар. Без аларны шул ун көндә генә түгел, һәрвакыт, һәр көнне искә алырга тиешбез. һәрвакыт кайгырту – безнең бурычыбыз. Гади кешедән башлап, җитәкчегә кадәр – һәммәсе шушы авыру кешеләрне кайгыртырга бурычлы. Әгәр аларны кайгыртмаса, аларның хәленә кермәсә, фарыз вазифа үтәлмәгән булып санала. Бу кешеләр алдында да, Аллаһ Тәгалә каршысында да без вазыйфабызны үтәмәгән булып торабыз.

Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдистә әйтә: берәү, сукырга ярдәм итеп, 40 адым җитәкләп барса, ул кешенең тәне җәннәткә вәҗиб булыр, — ди. Шуның кадәр савап алыр, — ди ул. Шушы хәдис гарип, акылга зәгыйфь, инвалид кешеләргә ярдәм итүнең савабы нихәтле күп булуын безгә дәлилләп тора.

Җәлил хәзрәт вәгазе

Аллаһ Тәгалә безне дөньяга камил гакыл белән яраткан икән, инвалидларга ярдәм итү – безнең сәламәтлегебезнең бер зәкяте, бер гошере. Хак Тәгалә кыямәт көнендә бездән: бирелгән сәламәтлегеңне кайларда файдаландың? – дип сораячак. Җан биргәндә, йөзебез ак булсын өчен, без сәламәтлегебезнең бер өлешен сәламәтлеккә туймаган, авыру кешеләргә ярдәмгә сарыф итәргә тиешбез. Һәм моны беркайчанда онытмаска кирәк. шушындый кешеләр бар икән авылда, бу авылга Аллаһның биргән бер рәхмәте, Аның безгә биргән бер сынавы. Шулар аркасында кайсыларыбыздыр җәннәткә дә керә алыр, аларга салкын карау аркасында, кайберәүләребезнең яхшы гамәлләре юкка чыгып, шуның белән тәмуглык та була алуыбыз бар.

Әйтик, урамдагы чатта бер сукыр тора, аңа урам аша чыгарга кирәк, шундый кешене күрсәгез, йөгереп барып ярдәм итәргә тиешсез. Балаларыбызны да шушылай иттереп тәрбияләргә кирәк. Инвалидлардан көлмәскә, мыскыл итмәскә, алар булып кыланмаска, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышырга тиешбез. Әгәр шулай эшләсәк, без сәламәтлек, акыл биргән өчен Аллаһ Тәгалә каршысында булган бер бурычны үтәгән булабыз.

Җәлил хәзрәт вәгазе

Бүлешергә

Фикерләр

26 Июль, 2019

StevTRIENE

Фикер өстәргә