Кеше рәнҗеткән җәһәннәмгә керер

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Кеше рәнҗеткән җәһәннәмгә керер

Халыкта: «Сәфәр ае — хәтәр ай», «Сәфәр аенда кешегә зыян килергә мөмкин», «Сәфәр аенда никах укырга ярамый» кебек төрле сүзләр йөри.

Моңа карата Мөхәммәд ( с.г.в. ) нең бер хәдисен генә китерәсе килә «Сәфәр ае юк, ырымга ышану юк», — ди. Шуңа күрә мөселман булган кешегә сәфәр аеннан шомлану, сәфәр ае килде, безгә кайгы килергә тиеш, дип юрау яисә башка хорафатларга ышану — гөнаһ. Пәйгамбәребез әйтте: «Дин кимегән саен хорафатка ышану артыр», — диде. Без дин дәрәҗәсенә күтәреп, ырымнарга ышанабыз икән, бу — безнең иманыбызның зәгыйфлеген күрсәтә торган хәл генә.

Икенче сүзем — күршеләр хакы турында. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ( с.г.в. ) бер хәдисендә әйткән: әгәр кеше иман китәрсә, үлгәннән соң терелүгә ышанса, ул кеше күршеләрен хөрмәтләсен! Әгәр кеше Аллаһ Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышанса, ул мосафирларны, кунагын хөрмәтләсен. Һәм әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышанса, хәерле сүзләр сөйләшсен! Бу — бик зур мәгънәле хәдис. Әгәр дә без күршеләребез хакын хакламасак, ахирәт көнендә моның өчен җавап бирәчәкбез.

Садәканың иң зурысы үләннәргә, үсемлекләргә су сибү булса, икенчесе — мосафирларны кунак итү, кунакларны хөрмәт итү.

Өченчесе турында Пәйгамбәребез: хәерле сүзләр сөйләшү, — ди. Кешеләргә Коръән сүзен ирештерсен, аларны вәгазьләсен, дин юлына, күркәм әхлак юлына өндәсен, сөйли алмаса — дәшми торсын, — ди.

— «Үә мән әхсәнү кауләм-миммән дәгәәә иләәллааһи үә гәмилә-саалихәү үә каалә иннәнии минәл-мүслимиин» ( 41 нче «Фуссыиләт» сүрәсе, 33 нче аять ) — Аллаһ Тәгалә изгелек кылып, Аның юлына чакыручы кешенең сүзеннән дә күркәм сүз булмас, — ди Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә.

Күрше хакын хаклау белән тел тыю бәйләнгән. Әгәр без һәммәбез туганнарыбыз, күршеләребез, дусларыбыз, якыннарыбыз белән дус, тату яшәсәк, бөтен дөньяда да тынычлык булыр иде. Коръәннең шушы аятенә туры килерлек безнең гамәлләребез булмау иманыбызның зәгыйрьлеге аркасында, үзебезне генә һәрвакыт хаклы саныйбыз, бүтән кешене хаксызга чыгарыбыз. Нәтиҗәдә төрле-төрле ызгышлар чыга. Хәдистә дә, Коръән аятендә дә әйтелгәнчә, күрше хакы аеруча зур, чөнки туганнар белән без көн саен күрешмәскә дә мөмкин, әмма күрше белән көн саен очрашып торабыз. Күршене без хөрмәтләргә тиеш. Аның 10 төрле хакы бар безнең өстебездә. Әгәр күрше авырый икән, без аның хәлен белергә тиеш. Күрше үлә икән, без аның җеназасында катнашырга бурычлы. Пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар: җеназада күршеләре булып, алар: бу яхшы кеше иде, дип таныклык бирсәләр, бу кешенең гөнаһлары ярлыканыр, – ди. Күршебезгә шатлык килсә, без көнләшергә түгел, сөенергә тиеш без, ә кайгы килсә, сөенергә түгел, кайгырырга тиеш. Күршебез бурычка акча сорап керсә, без аңа бирергә тиеш. Ниндидер эштә ярдәм сорап керсә, без аңа булышырга тиеш. Күршебез еракка китә икән, без аның гаиләсенә шулай ук ярдәм итергә тиеш. Йорт салганда күршенең каралты – курасына зыян итмәскә тиеш, алай булмаса — күрше хакын бозу. Без зур – зур йортлар салабыз, әмма аны йә күршенең стенасына терибез, йә бакчасына кертеп салабыз. Һаман безгә җир җитми. Югыйсә, үлгәч барыбызга да 1,5-2 метр җир җитә, башкасын калдырып китәбез.

Кеше рәнҗеткән җәһәннәмгә керер

Күршебез безне Коръән ашына чакырса, без, әлбәттә, анда барырга тиешбез.

Күршене рәнҗетү ата-ананы рәнҗетү белән бер. Рәнҗеткән кеше җәһәннәмгә керер.

Фарыз гамәлләрне үтəдек, дип, безгә һич тынычланасы юк. Без гүзәл әхлагыбыз, күркәм холкыбыз белән бүтән кешеләргә үрнәк булып торырга тиеш. Коръәндә шундый сүрә («Әл-Әнгам» («Малтуар») бар:

– «Үә мән җәәә биссәййиәти фәләә йүҗзәәә илләә мисләһәә» (6: 160) — Сезнең эшләгән гөнаһларыгыз һич арттырылмас, — ди Аллаһ Тәгалә. Аятьнең башында әйтә Ул: «Мəң җәәәә бил-хәсәнәти фәләһү гәшру әмсәәлиһәә» — Бер яхшылык эшләсәгез, ун булып язылыр гамәл дәфтәрегезгә. Шуннан соң: — «Үә һүм ләә йузләмүүн», — дип. — Эшләгән начарлыкларыгыз арттырылмас, — ди. — Әмма күршесенә эшләгән начарлык башка начарлыкка караганда ун дәрәҗә гөнаһлырак, – дигән хәдис бар.

Димәк, күршеңне сүз белән рәнҗетсәң, ун кешене рәнҗеткән кадәр гөнаһ аласың.

Күрше – тирә белән дус яшәсәк, ил – көн тыныч булыр. Хәтта Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: «Күршеңнең хатыны хәтта, ат, дип әйтеп, сарыкка атланып йөрсә дә, син аңа бармагыңны төртеп күрсәтеп көлмә, мыскыл итмә».

Кеше рәнҗеткән җәһәннәмгә керер

Без кайчак, бер гаеп – кыек күрсәк, кешене гаепләп сөйләргә, мыскыл итәргә генә торабыз. Пәйгамбәребез әйтте: «Сүз синдә вакытта – син аңа хуҗа, синең авыздан чыгып киткәч, ул сиңа хуҗа», — диде. Син аны: зинһар, башкага сөйли күрмә, дип, никадәр пышылдабрак әйтсәң, ул сүз шулкадәр тизрәк башка кешегә барып ирешә. Кешенең үз – үзенә хуҗа булуы — ул аның үз сүзенә хуҗа булуы. Күршеләр белән чыккан низагка да күп вакытта сүзебезгә үзебезнең хуҗа булмау сәбәпче. Сабыр итә алмау. Без һәрвакыт сабырлык күрсәтергә тиеш. Менә «Фуссыйләт» сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз гыйбрәтле сүз әйтә:

– «Үә ләә тәстәүил-хәсәнәтү үә ләә-ссәййиәһ, идефәг билләти һийә әхсәнү фәизәә-лләзии бәйнәкә үә бәйнәһү гәдәәүәтүң кәәннәһүү-үəлиййүн хәмиим» ( 41:34 ) – Әгәр бер кеше сиңа начарлык эшләсә, син аңа яхшылык белән җавап кайтар, тагын начарлык эшләсә, тагын яхшылык белән җавап бир. Килер бер көн, ул акылга килер, синең дустың булыр.

«Үә мәә йүләккааһәә иллә-лләзиинә сабəруу үә мәә йүләк-кааһәәә илләә зүүхәззыйн гәзыыйм» (41:35) — диде Аллаһ Раббыбыз. – Бу эш бар кешенең дә көченнән килмәс. Иманы бик нык булган, ихлас күңелле кешеләрнең генә көченнән килер.

Кеше рәнҗеткән җәһәннәмгә керер

«Үә иммәә йәңзәганнәкә минәшшәйтаани нәзгуң фәстәгиз-билләәһи иннәһү һүүә-ссәмии-гүл-гәлиим» (41:36) – Әгәр шушыны эшли алмасагыз, Аллаһка кайтыгыз, — диде Аллаһ Раббыбыз, — тәүбәгә килегез, сорагыз. Сезнең иманыгыз зәгыйфь икән әле, – диде. — Сез шайтанның коллaры икән әле. Аллаһка ныграк сыеныгыз, иманыгыз ныгып җитмәгән әле, — диде.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә