Хәрам мал — агу белән бер

Хәрам мал - агу белән бер

Бисмилләәһир – рәхмәәнир – рахииим.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәләмнең бер хәдисе бар: «Әгәр тәннәрегезне хәрам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез тәмуг утына утын булыр, -диде. -Ягулык булыр», -диде.

Пәйгамбәребез: әгәр балаларыгызның тәннәрен хәрам ризык белән җыйдырсагыз, үсеп җиткәч, көчләре сезгә каршы борылыр, диде. Каравыл өендә бер ир кеше мактанып утырган «Минем малай таза икән», -дип. «Каян белдең?» -дигәч, «Кичә сугып еккан иде көчкә тордым», дип әйткән, ди.

Балаларыбызның тәннәрен хәрам ризык белән җыйдырсак, картаймыш көнебездә шулай итеп «мактанасы» була. Аллаһ сакласын. Бу очракта без елмаябыз икән, – бу күз яше аркылы елмаю. Һәм менә Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә ачык бәян иткән хәрам нәрсәләре: дуңгыз ите, бугаз каны, үләксә, аракы. Хәләл булган хайван да, «Бисмилләәһи, Аллааһу әкбәр», дип суелмаса, бу да ашарга хәрам дәрәҗәсендә йөри. Һәм менә шушы күзлектән чыгып, без үзебезнең ризыгыбызны кайгыртырга тиешбез.

Хәрам мал - агу белән бер

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: Аллаһ Тәгалә каршында фарызны үтәүдән, хәрамнан тыелудан да зур савап юк, диде. Без нәзер садәкаларын да биргән булабыз, Коръәнне дә мәҗлесендә дә садәка өләшкән 6улабыз, Коръәнне дә укыган булабыз, әмма шушы зур савапка ия булган намазларыбызны онытабыз. Йә булмаса, шушы хәрам ризыктан тыелырга тырышмыйбыз. Турыдан – туры хәрамны ашау – бер хәл. Хәләл ризыкның да хәрам ризыкка әйләнүе ихтимал. Әйтик, мал суя торган вакыт җитә. Ике ел буе асрап, хәләл көчебезне салып, симертеп җиткерәбез. Шушыны ничек итеп иткә әйләндерәбез? Иң беренче – без малны куркытмыйча алып чыгарга, «Бисмилләәһи, Аллаһу әкбәр», дип аның бугазын ышкырга тиешбез.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: мал суярга әзерләнсәң, пычагың үткен булсын, дигән. Монысың күбебез эшли, Аллаһка шөкер. Әмма мал суючының тәһарәтле булуы да бик мөһим. Шуңа күрә элек авылда берничә кеше генә мал суеп йөри иде. Димәк, тәһарәт алырга өйрәнергә кирәк.

Хәрам мал - агу белән бер

Икенчесе, малны бугазлап, тиреләреннән әз генә юл ачып куйгач, элеп куйдык инде, әйдә, утырып аракы эчик, дибез. Эше беткәч, тагын бер өелеп эчәбез. Димәк, хәләл нәрсә хәрам белән кушыла. Халыкта мәкаль бар: «Бер кашык дегет бер мичкә балны боза». Менә шушының кебек, итнең инде без кадерен җибәрдек. Бер – ике ел буе карап үстергән идек, бер – ике йөз грамм аракы белән шуны харап иттек. Йә булмаса, бүтән вакытларда табынга үзебезнең хәләл хезмәт хакына тапкан ризыкларны куябыз, шуның уртасына аракы утыртыла, тагын өстәлдәге бар ризык харап була. Йә булмаса, берәү хәләл көче белән мал асрый, шулар арасында бер дуңгыз да симертә. Асраган барлык малы, бар ашаган ризыгы хәрамга чыксамада, күңелне карайта. Инде бу кеше иманлы икән, әлбәттә, аңа Раббыбыз моның җәзасын 6у дөнья чакта ук бирә. Йә малына, йә үзенә зыян килә, йә баласына. Әлбәттә, сынаган кешесенә, иманлы кешегә – Аллаһ Тәгалә каршысында өмете өзелгән булмаса, шушы дуңгызның җәзасын дөньяда ук күрсәтә. Аллаһ Тәгалә каршында имансыз булып, юлдан язган, өметсез дигән кешеләр дә була. Алар турында «Бәкара» сүрәсенең башында әйтелгән:

«Иннә-лләзиинә кәфәруу сәүәәүн гәләйһим ә әңзәртәһүм әм ләм түңзирһүм ләә йүэминүүүн. Хатәмәллааһү галәә кулүүбиһим үә гәләә сәмгиһим, үә гәләә әбесаариһим гишәәүәһ, үә ләһүм гәзәәбүн гәзыыыйм» (2:6-7). -Аларга ни әйтсәң дә, аңламаслар, -ди Аллаһ Тәгалә. -Инде алар аңлаудан үткәннәр, аларга яхшы да, яман да үтеп керми. Болар бозыклыкның шундый чигенә җиткәннәр, бу кешеләргә дөньялыкта кисәтү килмәскә дә мөмкин. Бу кешеләр моның газабын, җәзасын дөньяда күрмәскә дә мөмкиннәр. Әмма балаларына, нәселенә каргыш булып дәвам итүе бар моның. Аллаһ сакласын. Һәм үзенә мәңгелек җәһәннәмгә сәбәп булуы мөмкин. Аллаһ сакласын. Әнә, асрый әле, бер зыян да килгәне юк, дип, төртеп күрсәтергә яратабыз. Бу – алдавыч байлык. Моннан сак булырга кирәк. Бер караганда, үзебез кулга тотып ашамаганда да шикелле. Әмма хәләл белән хәрамны куштык та хәләл ризыкны хәрамга әйләндердек. Хәрамнан җыелган тән тәмуг утына ягулык булыр, – диде Пәйгамбәребез.

Хәрам мал - агу белән бер

Балаларыбызның үсеп җиткәч акыллы, әйбәт, тәүфыйклы булуларын бик тә телибез. Алар тәүфыйклы, бәхетле булсын, дисәк, ата – ана да аны бүген шуңа әзерләргә тиеш. Иң беренче: бу ризыкның хәләллеге.

Гәзиттә Чаллы мөхтәсибәте, Билык Бистәсе, Апас районнары мөселманары мөрәҗәгатен чыгардылар. Мөселманнар өчен аерым кибетләр булдырыйк, дип. Аргентина дигән илдән «хәләл» дип мөһер сугылган ит килә. Мөселманнар өчен махсус салынган ит комбинатлары бар. Америкадан «хәләл» дип чалынганнары да килгәнәре бар. Бу илләр мөселманнар өчен шулай эшлиләр. Ә без бүген кайвакыт, җинел була дип, совхоз – колхоздан халыкка ит өләшәсе булса, комбинатка барып үтерәбез дә, аннан алып кайтып, кисәкләргә бүлеп, үзебезнең кешеләргә өләшәбез. Ит ком6инатында бит кан чыкмый диярлек, ток белән үтерелә дә, иткә әйләндерәбез. Хәләл ризыкны хәрам итеп китереп җиткерәбез кешеләргә. Складка сыер түшкәсе янына дуңгызныкын кертеп куябыз. Монысына бит хөкүмәт карары да, бернинди закон да кирәк түгел. Бу гамәлләр үзебездән, акылсызлыгыбыздан тора. Бүкәндә бер үк балта белән чабабыз ике төрле итне. Тагын хәләлне хәрам белән бутыйбыз. Һәм шуның белән ризыгыбыз харап була.

«Әл-Фәләкъ» сүрәсендә («Таң») бер аять бар:

«Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе»,-Караңгылактан, наданлыктан килгән зыяннардан, йа, Раббым, Үзеңә сыенабыз (113:3). Бу безнең наданлыгыбыздан, белеп бетермәвебездән килә.

Аллаһ Тәгалә кальбләребезгә аз гына нур салып, шушының ярамаган икәне кайберәүләребезгә җитсә иде. Әле малларын үзләре чалмаган яки суйдырмаган кешеләр бар. Үзенә ит әзерләгәндә хәләл белән тукландырсын иде гаиләсен. Бу кечкенә нәрсә түгел. Шуңа карап безнең тормыш хәл ителә. Чөнки ашаган ул ризыгыбыз канга әйләнә, шуннан ит булып тәнебезгә кушыла. Шушы хәрамнан җыелган тәнебез хәрам эшкә өндәп тора безне, начарлык эшләргә чакырып тора. Терлек, ит комбинатларында суйганда, куркып кала. Хайван курыкты исә, тәненә агу бүлеп чыгара‚ диләр. Бу исә медицина тарафыннан да исбатланган. Тәненә агу бүленеп чыгарылган итне ашаган кешеләр үзләрен тота алмый торган булалар, ди. Тиз генә кызып китәләр, ачулары чыга. Менә бүген теләсә нинди ризык ашаганга күрә шартлап сынарга, күкерт шикелле кабынырга торабыз. Тыңлап та бетермибез, тизрәк кычкырырга гына торабыз. Чөнки ризыгыбызның хәләлеге чамалы. Хөрмәт итеп, ике йөзләп картны, әби – бабайларны җыеп, клубка кертеп утырталар да, табынга аракы чыгарып куялар, шуның аркасында хәрам ризык ашап чыгып китәбез. Болай караганда, ният яхшылыкта шикелле: яхшы ният белән җыялар, картларның күңелен күрәләр. Әмма шушыннан‚ зуррак мыскыл итү буламы соң? Йөзләгән кешегә хәрам ризыкны ашатып чыгаралар. Моңа беркемне дә гаепләп тә булмый. Менә шушы кешеләрнең күбесе: «Безнең мондый табында утырасыбыз килми», -дип әйтсә, икенче юлы табынны алай әзерләмәсләр иде. Йә булмаса, эчәсе килгәннәргә аерым урын әзерләгез, алар шунда эчеп утырсыннар, без монда ашыйк, дип әйтсәләр. Монысы да безнең наданлыгыбыздан килә. Шушының һәлакәткә алып барганын аңлап җиткермәвебездән, кальбебсз, күңелебез белән тоеп бетермәвебездән. Моңа кайвакыт җитәкчеләрне гаепләп тә куябыз. Әлбәттә, аларда да гаеп бар, хәтта зур. Алар аракысын табынга куймаса, чакырылган кешесе эчә алмас иде. Шуның хисабына йә конфетны күбрәк куйсалар, йә берәр кап чәй биреп кайтарсалар, беркем дә аңа үпкәләмәс иде. Чөнки йөзләгән кешенең бер 10-20 се генә аракы эчә. Шулар аркасында калганнар хәрам ризык ашап кайтып китә. Һәм без моның хәрам икәнен дә аңламыйбыз, башыбызга барып җитми. Әмма ул безнең тәнебезгә хәрам булып керә.

Хәрам мал - агу белән бер

Шуңа курә, иң беренче чиратта, ризыкка игътибар булырга тиеш. Мөселманнар шуңа хәләл ризык турында кайгыртканнар. Мөселманнарны чукындыру эшенә тотынган миссионерларның беренче бурычы да менә шуны юкка чыгару булган. Алар инде Казан ханлыгын алгач, 200 ел буе мөселманнарны кырдылар. Дүрт мөселманың өчесе үтерелде, әмма иманнан кайтара алмадылар. Шуннан соң боларның ризыкларына әз – әзләп хәрам кушарга тотыналар. Алар: шушы ризыкларыбызга әз – әзләп кушылган хәрамнан безнең кешеләргә әйләнерләр, диделәр. Без хәләл ризыгыбызны хәрам белән кушып, бутап, ашап, чыннан да, шушы миссионерларның колларына әйләнеп беттек инде. Үзәк матбугатны укысагыз, Казанда фәлән хәтле мөселман баласы чиркәүгә бара икән, фәлән хәтле мөселман баласы диненнән язган икән, юлдан чыккан икән, дип язалар. Аларны кем әзерли соң? Без – үзебезнең ризыкка булган таләпчәнлегебезнең кимүе, игътибарсызлыгыбыз аркасында, балаларыбызны кяфер кулларына тоттырабыз. Аларның шул юлга кереп киткәннәрен сизми дә калабыз, чөнки тән хәрамнан җыелган.

Шуңа күрә мондый нәрсәләрдән безгә бик тә сакланырга кирәк. Сабырлык өч төрле дәрәҗәдә була: беренчесе – килгән бәла – казага түзү, моңа 300 дәрәҗә савап булыр, ди. Фарызларны үтәүдә күрсәткән сабырлыкка 600 дәрәҗә савап булыр, ди. Ә инде хәрамнан тыелуда күрсәткән сабырлыкка 900 дәрәҗә савап булыр, ди. Иң читене, иң алдый торганы да -шушы. Әдәм баласы аннан тыелырга, балаларын тыярга көч тапса, аның савабы да 900 дәрәҗәдә булыр. Килгән бәла – казага, авыруга, борчуга, мәшәкатькә түзгән сабырлыкка караганда да өч тапкыр артыграк. Без Коръәннән бер хәреф укысак, ун савап була, ә монда бер хәрамнан тыелуга 900 дәрәҗә савап булыр, ди.

Аллаһ Тәгалә шушы сабырлыкны барчабызга да насыйп итсә иде. Күңелебезгә күркәм сабырлыклар биреп, Аллаһ Тәгалә кушканарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булса иде.

Хәрам мал - агу белән бер

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә