Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Бала һәм милли аң

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Бала үзенең милли телен, милли гореф – гадәтен, милли геройларын белергә тиеш. Милли тарихын, Милли каһарманнарын белмәгән бала камил дип әйтеп булмый. Безне 70 ел буе милләтсез, динсез кавем итеп тәрбияләргә тырышып карадылар, уңай нәтиҗә булмады. Кызганыч, бүген дә кайбер тар фикерле дин әһелләре: “Исламда милләт юк, милли үзенчәлекләргә, гореф – гадәтләргә урын юк,” – дип акыл саталар. Аллаһ Раббебез Коръәндә (49 нчы “Хуҗурат” сурәсе, 13 нче аять): “Йәәә әййүһәннәсү иннәә халконәәкүм миң зәкәриү үә үңсәә үә җәгәлнәәкүм шүгүүбәү үә кабәәәә илә литәгәәрафу, иннә әкрамәкүм гиндәллааһи әткаакүм”, ягъни: “Әй, кешеләр. Без сезләрне бер ир вә хатыннан халик кылдык, вә соңра сездән тармаклар, кабиләләр кылдык, бер – берегезне аерып танымаклыгыгыз өчен, сезне Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучыларыгыздыр”, — диде. “Сезнең хәерлерәгегез – бер кавемгә әйләнүегез”,- димәде бит, “Бер – берләрегезне таныган хәлдә изге гамәлләрдә ярышучыларыгыз,” – диде. Милли үзенчәлекләрегез, милли гореф – гадәтләрне сакламасак, бер – беребезне ничек танырбыз? Милләт кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне санга сукмау, гореф – гадәтләрне инкарь итү – Аллаһка каршы килү була. Төрле ноталарның бер тәртипкә салынуы көй чыгарган кебек, төрле халыкларның җир йөзендә бер – берсен хөрмәт итеп яшәүләре дә гармония тудыра. Әмма милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларны кимсетү хисабына булырга тиеш түгел. Аллаһ Раббебез Коръәндә (Хуҗурат” сурәсе, 14 нче аять): “Йәәәә әйүһәлләзиинә әәмәнүү ләә йәсхар каүмүм миң каүмин гәсәә әй йәкүүнүү хайрам минһүм”, — ди. Ягъни: “Әй, мөэминнәр, бер кавем икенче кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтимал”, — диде. Йә гарәп, йә төрек, йә урыска ошарга тырышып, үз милләтебезгә кимсетеп карасак, әлеге аятькә каршы килүчеләр булмабызмы? Шул ук вакытта, башка милләтләрне кимсетеп карау дөрес түгел. Аллаһ Раббебез безгә бу аятьтә: “Мөэминнәр,”- дип эндәште, димәк, иманлы кеше үз милләтенә дә түбәнсетеп карамас, башка милләтне дә хөрмәт итәр.

Бөек урыс галиме, педагог, психолог К.Д. Ушинский да(1824 — 1870): “Милли тәрбия генә көткән нәтиҗәне бирә, тулы канлы шәхес формалаштыра,” – дигән.

Безнең кебек милли азчылыкны, дини азчылыкны тәшкил итүче халыкка, үзебезнең милли үзенчәлекләребезне саклау аеруча мөһим. Телебезне, гореф – гадәтләребезне оныту – безне урыслаштыруга, шуның белән бергә динебездән ваз кичүгә дә китерә. Андыйларның меңнән бере, бәлки, динебезне югалтмас, әмма күпчелеге югалтачак. Үз заманында Шихабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф — гадәт”, — дип язды. Әби – бабаларыбыз, урыслардан аерылып тору өчен, яулыкны да үзләренчә бәйләгәннәр, түбәтәйләрен дә салмаганнар, сакалны да үзләренчә йөрткәннәр. Татарның мәшһүр каһарманы Канкай улы Бәхтияр, Пугачев янына килгәч, аңа түбәтәен салырга кушалар. Ул: “Татарның башта башы төшә, аннан соң гына түбәтәе,” – дип җавап бирә. Никадәр горурлык һәм үз – үзеңне хөрмәт итү! Татар кешесе беркем каршында да үзенең түбәтәен, чечен – бүреген салмаган. Шуның өчен дә коммунистлар бу баш киемен законнан тыш, дип игълан иттеләр һәм яланбаш яки кепка киеп йөрүне модага керттеләр.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Бу шаукымга үзбәкләр генә бирешмәде – алар съездда да түбәтәй киеп утырырга үзләрендә көч таптылар, алар союздаш республика халкы иде, без автономия генә булдык. Бүген түбәтәй киергә оялучы яшьләребез бу турыда белми, түбәтәйне искелек, гореф калдыгы дип кенә саный.

Үз милләтенең үзенчәлекләре, теле, киеме белән горурлана белмәгән бала тулы канлы бала була алмый. Ул инде милләте аркасында гына да үзен кимчелеле, түбән сортлы кеше дип саный. Киресенчә, Үзенең нәсел – нәсәбен, милләтенең тарихын белгән, аның белән горурланган бала беркайчан да үзен мескен итеп тотмас, һәм, киләчәккә юл ярганда, бу сыйфат аңа, башкалар белән үзен тиң санап, алга барырга көч бирер.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Гореф – гадәтләрнең, милли бәйрәмнәрнең каян килеп чыгышын, уңай һәм тискәре якларын, тарихын бала күзалларга тиеш. Кеше көн саен тантана ясарга, бәйрәм итәргә мөмкин. Әмма бу бәйрәм нәрсәгә китерә, кешенең нинди сыйфатларын үстерә? Бала моны аңлап эшләргә тиеш. Төрле бәйрәмнәрдә әледән – әле катнашу, йөрү аркасында бала зарарлы гадәтләргә дә ияләшергә мөмкин. Күп балалар хәмерне беренче мәртәбә бәйрәмнәрдә авыз итәләр.

Бәйрәмнәрнең кайсы дини, кайсы милли, кайсы башка халыктан кергән, нинди максатны күздә тота, кешегә нәрсә бирә: дини яки милли аңын үстерәме, рухны баетамы? Бала анализ ясый белсен. Фикерләү юлы белән бала үзе нәтиҗә ясасын: киләчәктә аның өчен кайсы бәйрәмнәр кирәк һәм әһәмиятле,кайсысы мөһим түгел, кайсысы зарарлы?

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Динебездә бәйрәм итүләргә, күңел ачуларга, спорт ярышларына урын бармы соң? Җавап уңай, әмма алар шәхес тәрбияләргә, иманны ныгытырга, рухны савыктырырга, сәламәтлекне яхшыртырга тиеш. Пәйгамбәребез(с.г.в.): “Сезнең күңелегезнең дә сезнең өстән хакы бар, күңелләрегезне иркенгә чыгарып алыгыз. Югыйсә, явыз холыклы булырсыз,” – диде. Гомәр(р.г.) дә үз вакытында, үз кул астындагы өлкәләргә чыгып, төрле спорт ярышлары, күңел ачу оештырырга куша торган булган. Бук уңайдан, милли горурлыгыбыз булган Сабан туйларының әһәмиятен киметергә тырышу, кайбер дин әһелләренең аны тәнкыйтьләп чыгуы да дөрес түгел. Аның рухи асылын югалтып, гадәти эчү бәйрәменә әверелеп баруы, әлбәттә, тәнкыйтькә лаек, ләкин без бу бәйрәмне инкарь иткәнче, аңаимрухи төсмер бирик. Сабан туе безнең милли хисләребезне яңарта, туган – тумачалар, яшьтәшләр белән очраштыра, балаларыбызда җитезлеккә, көчле булуга мәхәббәт тәрбияли. Пәйгамбәребез(с.г.в.)дә көрәшкән, ат яки дөя чабышларында катнашкан, балаларны ярыштырып уйнарга яраткан, беренче килгәннәргә бүләкләр бирә торган булган. Төз ату, йөзүне, авыр әйберләр күтәреп ярышуларны хуплаган. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең анабыз Гайшә(р.г.) белән ярышуы да билгеле. Берсендә Пәйгамбәребез(с.г.в.) беренче килгән, берсендә Гайшә(р.г.). Шуннан соң расүлебез: “Бергә – бер булды!” – дигән. Дөяләр чабышында, Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең дөясен гади бер кешенең дөясе узгач, мөселманнарбик кайгырышканнар. Әмма Пәйгамбәребез(с.г.в.) үзенең ярыш нәтиҗәләре белән канәгать булуын, борчылырга урын юк икәнен белдергән һәм әйткән: “Аллаһ сөекле юлларын дәрәҗәләрен күтәреп тә, төшереп тә сыный,” – дип. Моның белән Пәйгамбәребез(с.г.в.) ярышларда җиңү үзмаксат түгел, ә катнашуның әһәмияте булуын искәрткән.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Бүген “сәламәт тормыш алып бару” мәсьәләсе күтәрелә, “Җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтсен”, — дип тә сөйләнелә. Бу үрнәкне Пәйгамбәребез(с.г.в.) моннан 14 гасыр элек безгә эшләп, күрсәтеп калдырды. Димәк, спорт ярышларында катнашу да сөннәт икән. Әмма шәхесне түбәнсетә, рәнҗетә, имгәтә торган, бөтен максаты көндәшеңне юк итүгә, акча эшләүгә корылган вәхши спортка шәригатебез каршы. Бүген, меңәрләгән кешеләр алкышлап торганда, рингта көрәшүчеләрнең бер – берсен, акча өчен, дан өчен, үтерүләрен телевизор аша спорт дип күрсәтәләр, без моны хәрам, дибез. Мондый фильмнар балада рухи сыйфатларны куәтләп, сәламәт яшәүгә теләк уятмый, киресенчә, баланың шайтани хисләрен куәтли һәм хайвани инстинктларын уята.

Минемчә, спортның иң күркәме – чаңгы спорты. Кызганыч, ул әле бездә җитәрлек пропагандаланмый. Кеше, картайгач, көрәшә дә, хоккей уйный да, йөгерә дә, штанга күтәрә дә алмый, әмма чаңгыда йөри ала. Кыш көне 3 – 4 чакрым чаңгыда йөреп кайтуны гадәткә кертсәк, сәламәтлегебез күпкә яхшырак булыр иде. Мәктәпләрдә спортның торышы, төрле спорт чараларында катнашкан балалар саны белән түгел, ә призлы урын алган балалар саны белән билгеләнә. Бу, үз чиратында, спортка массакүләм сәламәтләндерү чарасы итеп түгел, бәлки көндәшләр арасында көрәш итеп, берьяклы гына карауга китерә, еш кына шатлык урынына нәфрәт, көндәшләрне күрә алмау хисе тәрбияли.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Пәйгамбәребез(с.г.в.) безгә җиңелүнең дә табигый хәл икәнен күрсәтте.

Бүген еш кына дин әһелләрен музыканы аңламауда, дискотекага йөрмәүче мөселман егетләребезне тормыштан артта калуда гаеплиләр. Әлбәттә, Ислам музыканы инкарь итми, әмма нинди музыка, нинди нияттән уйнала, бу – бик әһәмиятле. Рухны ярлыландыра шәһвәтне котырта торган һәр төрле музыканы хәрам, дип әйтү – диннең кимчелеге түгел, ул – шуны да аңлаудан мәхрүм булган кешеләрнең кимчелеге. Тагын медицина фәннәре докторы, профессор А.М. Карповның “Самозащита от наркомании” дигән китабыннан өзек китерәм: “По интенсивности воздействия на мозг и психику хаотичных звуковых, световых, цветовых, ритмичных и других раздражителей это сравнимо с катастрофой. Такие песни людей возбуждают, но дезорганизируют их поведение. Тонкие эмоциии мышление не получают сюжетного развития и “отключаются”. Движенния становятся стереотипными. От такой музыки люди становятся глупее, грубее, примитивнее. Именно на дискотеках молодые люди эмоционально перевозбуждаются, теряют контроль над своими побуждениями и поступками и приобщаются к наркотикам, алкоголю, табаку, знакомятся с любителями развлечений, попадают в “веселые” компании.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Подобная музыкально – развлекательная продукция оказывает мощное деструктивное действие на духовное, психическое и физическое здоровье людей и способствует распространению алкоголизма, наркомании, а также и заболеваний, передающихся половым путем”.

Монысы инде: сез әйтергә яраткан “надан муллалар” сүзе түгел, үзегез үк мөккибән киткән медицина вәкиле – медицина фәннәре докторының уй – фикерләре, фәнни тикшеренү нәтиҗәләре. Безне – дин әһелләрен музыканы, сәнгатьне аңламауда гаепләүчеләр, игътибар белән кат – кат укыгыз һәм нәтиҗә ясагыз.

Яхшыны яманнан, хәләлне хәрамнан аера белмәү дә – дини тәрбия җитмәү билгесе. Әти – әни баласының дусларына да битараф булырга тиеш түгел. Җайлап кына, ачуын чыгармый гына бу мәсьәләдә дә дөрес юнәлеш бирү мөһим. Баланың дусты аны түбәнлеккә, начарлыкка өстери торган түгел, аңа биеклекләр яуларга ярдәм итүче, җәннәткә керерлек гамәлләр кылуга сәбәпче булса, әти –әни өчен зур ярдәм. Баланың шөгыле дә, дуслары да аңарда тәкъвалык сыйфатлары үстерергә тиеш.

Бисмилләәһир – рахмәәнир- рахииим

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә