Корбан чалу йоласы

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан безгә вәҗиб булып калган. Байлыгы булган һәр гаиләгә корбан чалу мәҗбүри. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалуның кирәклеге турында Коръәни Кәримдә — 108 нче «Әл-Кәүсәр» («Муллык») сүрәсендә әйтелгән. Корбан чалыр өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя — биш яшьлек, сыер — ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бəрəне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзен генә ният кылып, сыер чалса да, гөнаһ юк. Әгәр сыер, йә булмаса, дөяне җиде кеше берләшеп, корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт. Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый, дию дөрес түгел. Яки алты кеше корбан өчен, а берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес булмый. Барысы да корбан өчен дип ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, анда алтысы исән кеше өчен, берсе мәрхүм өчен дип ниятләсә, моны да шөбһәле дип әйтәләр. Димәк, сыер җидесе дә исән кеше өчен яисә җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый. Мөгезсез булса – ярый. Печкән хайванны корбангa чaлу дөрес. Корбанлык мaлны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң, чалу инде дөрес булмый. Ахшам намазыннан соң. Берәү корбанлык табалмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бəһасен садәка итеп өләшергә тиеш. Чалынган мал тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, йә булмаса, аяк киеме итеп эшкәртеп, файдаланса — дөрес, ә сату өчен кулланса — дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын садәка итеп бирергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң — әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып — акчасын, йә йон килеш садәка итеп бирсәң — ярый.

Корбан чалучы тəһарәтле һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез. Госел ул: кеше тәһарәт ала, аягын гына юмыйча калдыра, шуннан соң баштан тотынып бөтен гәүдәсен өч мәртәбә юып чыга. Бөтен җиренә су ирештереп. Шуннан соң аягын юып тәмам итә. Менә бу госел коену була. Менә шулай тəһарәтләнгән, госелләнгән кеше корбан чала ала. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт. Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл — Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

— «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә уә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» — Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр.

Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссаләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип мaлны чаласың. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссаләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбар», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк.

Һәм инде ике ракәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. Монысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып, бер кеше, ике ракәгать намаз укый икән, анда һичнинди гөнаһ юк. Әй, намазы укылмады инде, дип кайгыру да һич урынлы түгел. Укыса — савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес була. Шуңа күрә, корбан намазы укылмаган, дип борчылмагыз.

Инде кемдер вафат булган әнисе, йә булмаса, әтисе өчен корбан чала икән: фәлән улы фәләннең, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен чалынган корбаны, дип әйтергә кирәк.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә