Бисмилләәһир – рахмәәнир — рахииим

Безнең Рамазан аенда билгеләп үтелә торган бер көнебез — Кадер кичәсе көне. Һәм бер билгеләп үтелә торган көн – Фәтех Мәккә көне. Һәм Рамазан ае тәмам була Гайдел – фитыр белән. Мена шушы 3 көн белән бераз гына таныштырып китмәкче булам, Аллаһ насыйп итсә.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Иң беренче – бөтен Ислам дөньясында билгеләнеп үтелә торган Фәтех Мәккә көне. Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең сәхабәләре белән Мәккә шәһәрен кяферләрдән азат иткән һәм табыну өчен хезмәт итә торган сыннар, рәсемнәр, Кәгъбатулладан чыгарылып, ул фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнгән көн.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Кадер кичәсе көнне Коръән иңә башлады, ул аны халыкларга җиткерергә кереште. Кадер кичәсенлә Коръән Гарештән Җәбраил фәрештәгә җибәрелеп, һәм ул фәрештә аркылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ирештерелде. Коръән иңә башлагач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) халыкны хак юлга, Аллаһ юлына чакыра башлагач, аның борчу – мәшәкатьләре дә артты. Халыкны дин юлына өндәп, бөтен байлыгы бетте. Үзе төрле кыерсытылуларга, кимсетеләүләргә дучар булды. Аны фетнәче, әти – бабаларыбызның юлыннан яздыручы, ата – бабаларыбыздан килгән гадәтләрне юкка чыгаручы, дип атадылар. Унике елдан соң аны туган шәһәреннән китәргә дә мәҗбүр иттеләр. Әмма Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтте:

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

«Үә куль җәәәә әл-хакку үә заһәкаль-бәәтыйл, иннәлбәәтыйлә кәәнә зәһүүка» (17:81) — Ялганны без җиңелүче калдык, хаклыкны без җинүче калдык, әлбәттә, бер көн килер, ялган җинелер‚ хаклык җинәр‚ диде. Ялган никадәр тантана итмәсен, Аллаһ юлында йөрүчеләрне нихәтле генә каһәрләмәсеннәр, ялган юл белән баручыларның җинүләре вакытлы гына. Моңа Коръәндә АллаҺның вәгъдәсе бар. Менә шул аятькә муафыйк ул көндә, әлбәттә, хакыйкать җиңде, ялган җиңелде. Ул Рамазан аенда мөселманнарга килле, алар, Мәккә шәһәрен тулысы белән үз кулларына алып, Кәгъбәтулланы чистартып, аны Аллаһ йорты иттеләр һәм Мәккә халкының күбесе шушы көнне иман китерде. Шушы көннән башлап, Кәгъбәтуллада намаз укыла, шушы көннән Кәгъбәтуллада тавәф кылына, шушы тавәфнең туктаганы юк.

Менә бу безгә бик зур мисал булып тора. Беренчесе: күп теләкләребезгә Рамазан аенда ирешербез. Хак юлда булсак. Икенчесе: без ниндидер кимсетелүләргә дучар булсак, тоткан юлыбыз, ниятебез дөрес булса, әлбәттә, без җиңүчеләрдән булачакбыз, моңа Аллаһның Коръәндә биргән вәгъдәсе бар. Аллаһ йорты булган Кәгъбәтулланың кяферләр кулыннан меселманнар кулына күчеп, Исламга хезмәт итә башлаган көне ул — Фәтех Мәккә көне. Аны бөтен Ислам дөньясы билгеләп үтә. Һәм ул ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңу көне булып тора. Рамазан аенда, Кадер кичәсе Коръән иңә башлаган. Әмма бу кичәне беркем дә белми: кайсы кичәсе ул Рамазан аеның. Беркем моннан хәбәрдар түгел. Шушы кичәнең фазыйләте бар. Корәнъдә язылган: бу кичәдә кылган гыйбадәт мең ай кылган гыйбадәттән хәерлерәктер. Димәк, 83 ел кылган гыйбадәттән хәерлерәк. 1000 ай — ул 83 ел. Әмма бу кичәнең Рамазан аенда икәне билгеле. Без — мөселманнар, шушы кичәнең фазыйләтен алыйк. дисәк, безгә Рамазан аенын һәр көнендә ураза тотып, намаз укып үткәрсәк, әлбәттә, шушы кичәнең фазыйләтенә ирешәчәкбез.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Тагын берсе: кем Рамазанда икенде, ахшам, тәравихны мәчеттә укыса, бу кешегә Кадер кичәсе көнне уяу торган савабы 6ирелер, дигән. Шуңа күрә, мөселманнар икенде, ахшамны, тәравихны мечеттә җәмәгать белән укырга тырышалар. Кадер кичәсенең кайсы көн икәнен белмәсәк тә, Рамазан ураза тотсак, намаз укысак, тәравихны, икенде, ахшамны укысак, 83 ел гыйбадәт кылганның савабын алырбыз, иншаэ Аллаһ.

Кайбер сәхабәләр аркылы, хәдислар аркылы килгән мәгълүматта әйтелә: Кадер кичәсе ул — Рамазан аенын соңгы ун көнлегендәге бер так кичәдер. Билгеләре: ул кичә аяз булыр, бик артык суык, йә эссе булмас. Ул көнне кар, яңгыр яумас. Җил исмәс, тын, нурлы булыр.

Рамазан аеның тәмугтан саклана торган соңгы 10 көнлегендә, гадәттә, Рамазанда кешеләр мәчетләрдә Коръән укып, Кадер кичәсен көтәләр. Безгә дә өйләребездә тәһарәт алып, икешәр ракәгать нәфел намазлары, кичләрен Коръән укып утырсак, әлбәттә, савабы булыр.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Кадер кичәсе, шартлы рәвештә, Рамазанның 27 се көнне билгеләп үтелә. Кадер кичәсендә укыла торган нәфел намазын төрлечә әйтәләр: бу — нәфел намаз, ирекле намаз. Ничек укысагыз да, бу — ирекле. Нәфел намазлардан соң 70 мәртәбә: «Әстәгъфируллаааһ, әстәгъфируллаааһ», дип әйтеп куйсак, безнең өчен бик күп савап бар. Уттан котылу дигән бу 10 көнлектә «Әстәгъфируллаааһ»ны болай да бик күп әйтергә тиешбез. Чөнки бәндә гөнаһтан йә хатадан хали түгел. Һәркайсыбызның кылган гөнаһлары бар. Бәлки, Аллаһның шундый рәхмәтле мизгеле булып, безнең гөнаһларыбызны гафу итәр, тәүбәләребезне кабул кылыр. Һәм Аллаһ юлына, һидәяткә шушыннан юл ачыр. Шушыны өмет итеп «Әстәгъфируллаааһ» дип әйтеп йөрсәк тә, Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкранә кылу йөзеннән, «Әлхәмдүлилләәәһ», дип әйтеп йөрсәк тә, әлбәттә, безгә савап булыр.

«Кадер кичәсендә ничек итеп дога кылу әйбәт була?» — дигәч, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы доганы әйтеп калдырган:

«Әллааһүммә иннәкә гәфүү үүн түхиббүлһ-гәфүә фәгфү гәнни». – Әй, Аллаһ! Син — гафу итүче. Син гафу итәргә яратасың — гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка. Моны өйрәнеп, дога кылсак, әлбәттә, күп савап булыр. Бу – Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә (р.г.)гә өйрәтеп калдырган догасы. Татарча: «Йа, Раббым, ярлыка мине, әлбәттә, Син зур ярлыкаучыдыр», дигән мәгънә бирә. Һәм Аллаһтан ярлыкау сорап, татарча тагын: «Йа, Раббым, барлык гөнаһларымнан ярлыка, гөнаһларыбыздан ярлыка», дип йөрсәк тә әйбәт. «Фәгфүгәннә», дисәк — «безне ярлыка» була, «фагфүгәнни», дисәк, «мине ярлыка» була. Менә шулай итеп, безне ярлыка, балаларымны ярлыка, дип әйтсәк, әлбәттә, без саваплырак булабыз. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисе бар: «Мөселман – мөселман булмас шуңа кадәр, үзенә теләгәнне башкаларга да теләгәнгә кадәр». Без үзебезнең генә ярлыкануыбызны түгел, барлык мөселманнар өчен дә ярлыкануны сорарга тиешбез. Шуңа күрсә: «фәгфүгәннә», дип укысак, дөресрәк булырдыр. Кадер кичәсе көнне Җәбраил фәрештә бөтен фәрештәләр белән Җир йөзенә иңәр, дигән. Җәбраил фәрештә һәркемгә сәлам биреп йөрер. Моны кайвакыт гади генә итеп күз алына китерәләр: ничек инде ул һәр мөселманга кереп, сәлам биреп чыга алсын? – дип. Аллаһның кодрәте киң, фәрештәнең кодрәте киң, ул берьюлы бөтен кеше белән исәнләшә ала, берьюлы бөтен кешегә сәлам дә бирә ала. Һәм фәрештәнең сәлам бирүен мөселманнар тояр. Аларның тәннәрендә бер рәхәтлек сизелер. Кайсы өй эчендә эт булса, бу йортларга Җәбраил фәрештә Кадер кичәсе көнне дә кермәс. Һәм аракы эчеп утыручы булса, әти-әнисен рәнҗетүче булса, бик көчле дөмберле музыка булса, фәрештәләр бу әдәмнәргә сәләм бирмәсләр

Без шушындый сәгадәтле – бәхетле көннәрдә яшибез икән, Рамазанның соңгы 10 көнлегендә дә яшәргә Аллаһ Тәгалә безгә насыйп иткән икән, без инде бу көннәрне кемгәдер ачу саклап, кемнәрнеңдер гайбәтен сатып, кемнәрнедер сөйләп, күңелсез итеп үткәрергә кирәк түгел. Ачуыбызны эчкә алып, дошманнарны гафу итеп, сабырлык күрсәтеп, түземлек күрсәтеп, берберебезгә бәхиллек биреп, әти – әниләребезне, балаларны сөендереп, шушы 10 көнлекне һәм гомеребезнең калган юлын матур итеп үткәрергә тиешбез.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Шушыны без гадәт итеп алыйк! Рамазанның бу соңгы 10 көнлге үтеп киткәч, Гает көне була. Гает намазы балигъ яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга — вәҗиб. Белә торып үтәлми калса, гөнаһ саналыр. Сабыйлар, хатын-кызлар бу намазга килсәләр, савап бар, килмәсәләр гөнаһ булмас.

Һәр хлыкның аерым билгеләре бар. Татар халкының бер билгесе — түбәтәй кию. Әгәр үзеңне татар милләтеннән дип саныйсың икән, оялма, түбәтәй ки. Син үзеңнен татар улы икәнеңне күрсәтәсең.

Иманның билгесе — намаз. Син үзеңне, Аллаһка ышанам, дип саныйсың икән, иманлы кеше булсаң‚ намаз укырга, сәҗдә кылырга тиешсең. Безгә көн дә биш вакыт намаз фарыз, гает намазы — вәҗиб. Әгәр кеше ике гает намазына килеп, сәҗдәгә баш ия дә алмый икән, аны иманлы кеше дияргә буламы икән? Фото намаз

Без андый кешене җеназа укып күмәргә тиешме икән? Үзебезнең мөселманлыктан без оялырга тиеш түгел. Без горурланып мәчетләргә барырга тиеш. Аллаһның рәхмәте шушы мәчетләр булыр, дип бер 15-20 ел элек әйтсәләр, моңа беркем ышанмас иде. Менә бу: ялган җиңеләчәк, хаклык җиңәчәк‚ дигән аятькә муафыйк бер дәлил. Һәм шушыннан соң да Аллаһ Тәгалә «Бәни Исраил» сүрәсендә әйтә: — Бетте, өзелде, дигән җирдән мин Ислам динен күтәрермен хәтта кәферләр кулы белән мәчетләр аякка басар, — ди. — Шушыннан соң да гыйбрәт алмаган мөселман кавемнәренең Җир йөзендә яшәргә хакы бармы? – ди. – Мин аларны залим кешеләр җибәреп юк иттерермен, — ди. Безгә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте килгән икән, юкка чыгарылган мәчетләребез аякка баскан икән, намазлар укыла икән, Рамазан айларында тәравихләр дә укыла икән, әлбәттә, без үзебезнең мөселман икәнебезне онытмыйча, Аллаһ Тәгалә рәхмәтенә шөкранә кыла белергә тиешбез. Ислам дине шулкадәр хак дин ки, ул беркайчан да кешене эштән тыймый, хезмәттән тыймый. Хезмәтне гыйбадәт дип атый. Гает көнне дә эш эшләү гөнаһ түгел. Хөкүмәт безгә Корбан гаете көнен ял көне итеп билгеләде. Аллаһы Тәгалә каршындагы вазифаларыбызны үтәр өчен бирде ул аны. Гает намазы урынына эш эшләү – хәрам. Әмма Гает намазын үтәдең икән – рәхәтләнеп эшлә.

Без әлегә сау-сәламәт икән, гает намазларыбызны укып, бурычларыбызны үгәргә тиешбез. Без үлгәч, авыл халкы безгә тыныч күңел белән җеназа укырлык булсын, чөнки Гает намазына барырга да үзендә көч таба алмаган кешене ничек аны мөселман дип була.

Гает көнебез иртәнге намаз уку белән башлана. Аннары Коръән укып, гает садәкалары тапшыргач, гает садәкаларына, фитыр садәкаларына Коръән укып дога кылгач, гает вәгазе сөйләнеп, гает намазы укылыр.

Балигъ яшенә җиткән, күзе күргән, аягы йөргән, үз акылында булган барлык ирләргә дә гает намазы вәҗиб.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә: «Сез бер эшне үзегезгә хәерле эштән санарсыз, хакыйкатьтә ул сезнең өчен хәерсез эштер, бер эшне хәерсездән санарсыз, хакыйкатьтә ул хәерле эштер», — ди. Кайбер кешеләр: гает намазы укыганчы нәрсәдер эшлим мин, каядыр барам, нәрсәдер кырам, дип уйлый икән, бу кешеләр – зур ялгышуда, зур адашуда. Бу эшләгән эш белән бәракәт артмый. Гает намазыннан кайткач, эшли башла рәхәтләнеп, беркемнән бернинди сүз юк. Аллаһ Тәгалә тарафыннан да, бәндәләрдән дә өстендә гөнаһ юк. Әмма Гает вакытында эш эшлим дә, малым арта, дип уйлыйлар икән — саташалар. Бу — хәрам. Моны аңлап китәргә кирәк. Бу – Аллаһ Тәгалә таләбе. Хак Тәгалә безгә намаз укуны фарыз итте, аны дөнья шөгыленә алыштырабыз икән, моның өчен ахирәттә газап булыр.

Тән керен мунчада юа алабыз, ә җаннарыбызны Рамазан аенда чистартабыз. Рамазаннан соң — Гает. Сөенеч бу. Чөнки безнең гөнаһларыбыз ярлыкана торган көн. Догалар кабул була торган көн.

Гает гөселләре коенып, юынып, икенче көнне Аллаһны зурлар өчен, без шушында җыелырга тиеш. Бу — безнең Аллаһ Тәгалә каршында изге бурычыбыз. Иртәнге намаз – фарыз, гает намазы – вәҗиб. Без икесен дә үтәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлек бирсен барчабызга да.

Рамазан ае беткәч, Шәүвәл ае башлана. Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту гаять тә саваплы. Кемнәрдер авырып, уразаларын калдырган икән, аларга гает көненнән соң ук уразаларын тотып бетерү мәслихәт. Шәүвәл уразасына керсәк, бик күркәм эш була.

Шәүвәл уразасы тоткан кеше дөньядан җәннәтле булып үтәр, дигән сүзләр дә бар. Гает көнне садәка биру — сөннәт. Нәфел түтел. Гает көнне бер – берегезгә бүләкләр бирешсәгез, сез бер сөннәт эш эшләгән буласыз.

Ураза гаетенә без берәр татлы ризык белән авыз ачып килергә тиеш. Ә Корбан гаетендә без гает узганчы ураза булабыз, аннан соң гына ризык кабабыз. Моны белеп торыгыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә