Бисмилләәһир – рахмәәнир — рахииим

Изге Рамазан аен мөселманнар коронавирус пандемиясе шартларында, Дәүләт тарафыннан мәҗбүри үзизоляция режимында каршы алдык; мөселманнарга мәчеткә йөрмәскә киңәш ителде. Бу хакта ураза тотучыларга нишләргә кирәклеген “Вестник Кавказа” гәҗите Руссия мөселманнары дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие – Альбир Крганов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

I. Беренчедән, мөфти бәйрәм белән котлый һәм мөселманнарның үзизоляция режимында Рамазанны каршы алырга әзер булулары хакында әйтә. “Ислам нигезендә мондый проблемага аңлатмалар бар. Намазны уку һәрвакыт мәчеттә булырга тиеш, диелмәгән, Аллаһ белән аралашу өчен бернинди киртә, бернинди каршылык юк. Без ихлас, чын йөрәктән Аллаһка ышанабыз, шуңа күрә, иң авыр вакытларда да, атеизм хөкем сөргәндә дә, Аллаһка ышанычны безнең йөрәкләрдән беркем йолкып ата алмады. Аллаһка ышанучыларның серен дә ача алмадылар,” – ди ул.

II. “Әлбәттә, бөтен мөселман дөньясы җәмәгать намазларын укуны, мәҗлесләр үткәрүне зарыгып көтте. Без, авыру таралу мөмкинлеге барлыгын аңлап, быел өйдә генә калырга тиеш булабыз. Чөнки, якыннарыбызның гомерен, сәламәтлеген саклап калу Аллаһ каршында иң зур бурыч. Кеше сәламәтлегенә зыян салырга беркемнең дә хакы юк. Бу турыда ислам Коръәндә дә әйтә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә әйтелә. Мөселманнар өчен намазны кайда гына укыса да, бөтен җир – мәчет. Безнең ниятләр Аллаһ Тәгаләгә мәгълум,” – ди Альбир Крганов.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

III. “Без, Согут Гарәбстаны, Төркия, Египед, Урта Азия мөселман илләренең дин белгечләре белән киңәшеп, тәбәндәге фәтва чыгардык: Рамазан аенда мәчетләрдә җәмәгать намазлары булмаячак. Иң мөһиме – намаз ихлас булсын, һәр мөэмин мөселман үз өендә намазны үзе генә, яки гаиләсе белән укысын. Без дә шулай эшлибез. Чикләүләр булу сәбәпле, ифтар ашлары да бары тик өйдә, үз гаиләгез, якыннарыгыз белән генә үткәреләчәк,” – ди Руссия мөселманнары дини җыены башлыгы, мөфти.

IV. “Әмма, – дип өсти ул. – Мәчетләр ябылмый. “Белгечләр һәм Дәүләт җитәкчеләренең уртак фикере нигезендә, дежур имамнар һәм мәчетнең 5 – 6 кешелек персоналлары, намаз укучылар арасында 1,5 м ара калдырып, намаз укый алачак. Мәчетләр намазсыз калмый. Рамазанның соңгы көннәрендә булса да, мәчетләргә җыелышырга телибез. Әмма бу хакта әйтергә әле иртәрәк. Үзчикләү режимы азрак йомшарыр дип өметләнәбез. Кайбер белгечләр “без эпидемиянең пигын үттек,” – дисәләр дә, кызганычка каршы, күпләп халык җыеп, бәйрәм намазлары укый алмыйбыз,” – ди Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

V. “Хәзерге көндә мәчетләрдә имамнар, мөфтиләр, онлайн – трансляция ясап, вәгазьләр сөйли. Дәүләт бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, шәхсән, моны Дәүләт дәрәҗәсендә оештырырга кирәк дип саныйм. Бәйрәм көнне дә мөфти һәм имамнарыбызны ишетәчәкбез,” – дип өстәде Руссия мөселманнары дини җыены башлыгы.

VI. “Әлбәттә, Рамазан аенда якыннарыбызга һәм мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тарафыннан ук ислам нигезенә социаль эшчәнлек салынган. Шунлыктан, мохтаҗларга зякат таратуыгызны сорыйбыз. Ягъни, җәмәгать ифтарларына бирергә теләгән матди чараларны мохтаҗларга тарата алабыз. Алар, азык – төлек алып, сөенеп, сезгә дога кылырлар. Игелек эшләү өчен бернинди чикләүләр куелмаган, теләк кенә булсын!” – ди Альбир Крганов.

VII. “Гомумән, без законны үтәргә, һәм игелекле гамәлләр кылырга чакырабыз. Рамазан ае йөрәкләребезне яктыртып, бәйрәмнәрне тиешенчә үткәрербез, дип өметләнәм,” – дип сүзен тәмамлады мөфти.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә