Бисмилләәһир – рахмәәнир — рахииим

Сәламәтлек – Аллаһ бүләге

Кешеләр кайвакыт: табибка бару дөресме, тәнгә укол кадату? Дару эчу дөресме? – дип сорыйлар. Шушы сорауларга җавап йөзеннән, вәгазь сөйләп үтмәкче булам.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә әйтә: әй, әдәм балалары, хасталарыгызны дәвалагыз, Аллаһ Тәгалә авыруны яралтгы исә, аның дәвасын да яралтты. Мәгәр бер генә авыруга дәва юктыр, ул авыру – картлыктыр, – диде. Димәк, бу хәдистән күренгәнчә, һәрбер авыруны без дәваларга тиеш булабыз. Һәм һәрбер авыруның дәвасы да бар. Әле буген давалый алмыйлар икән, димәк, фән әле шул дәрәҗәгә кадәр үсеп җитә алмаган, дигән сүз. Галимнәребезгә эш бар әле шушы авыруларның дәвасын эзләргә. Нәтиҗә: авыруны давалау да дөрес, төрле авыруларга каршы дәва эзләү дә. Хәдис булгач‚ димәк сөннәт эш, тиеш була. Һәм тагын шушышдый бер хәдисне искә алыйк: йогышлы авыру булган җиргә бармагыз, барсагыз – аннан чыкмагыз.

Хәзрәте Гомәр разый Аллаһ гәнһү, бер шәһәргә сәяхәткә чыккач, анда ваба авыруы барын белеп, кире борыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисен иска тешереп. Син тәкъдиреңнән качасыңмы? – дип сорау бирәләр. Хәзрәте Гомәр (р.г.) җавап бирә: тәкъдирем кушканга күрә, мин кире борылам, – ди. Йогышлы авырулар булса, без сакланырга тиеш икәнбез. Чөнки Пәйгамбәребез хорафатларга ышанудан безне тыйды‚ Шомланулар юк, дигән хәдис бар. Без төрле хорафатларга, ырым – шырымнарга ышанырга тиеш түгел. Бер курку дөрес, ул – йогышлы авырудан курку. Йогышлы авырудан арысланнан курыккан шикелле куркыгыз, – диде.

Тагын бер хәдисне искә төшерик. Әдәм балаларының күбесе үзләренә бирелгән ике нигъмәтне аңламыйлар, алданалар. Бу нигъмәтнең берсе –сәламәтлек, икенчесе эш, диелә хәдистә. Сәламәтлегенең дә, үзенең таза вакытта эшләгән вакытының да әдәм баласы кадерен белми, – диде Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.). Һәм шулай ук тагын бер хәдис бар: картлыгыңнан элек яшьлегеңне ганимәт дип сана, үлемеңнән элек терек булуыңны ганимәт дип сана, хасталыктан алда сәламәтлегеңне ганимәт дип сана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)безгә әйтә: һәм шөгыльле вакытыңнан элек буш вакытыңны ганимәт, дип сана.

Сәламәтлек – сезгә бирелгән бер бүләк ул, диелә. Ганимәт икән, димәк, син сакларга тиеш сәламәтлегеңне. Тагын бер хәдис бар. Әдәм баласы вафат булганнан соң, аңардан иң беренче: вакытыңны кая сарыф иттең, байлыгыңны нинди юллар белән җыйдың, җыйган байлыгыңны нинди урыннарга тоттың, Аллаһ Тәгалә биргән сәламәтлегеңне, гыйлемеңне нинди урыннарга сарыф иттең? – дип соралыр, ди. Сәламәтлек безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән олуг бер бүләк икән, без аны сакларга тиеш. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дигән сүз бар. Сәламәт яшәү ревеше, димәк. Ул Ислам дине кануннары белән тәңгәл килә.

Әгәр «Кеше һәм сәламәтлек» дигән китапка игътибар иткән булсагыз, анда статистика китерелә: бүген киң таралган авыруларның күбесе мөселманнар арасында элек булмаган. Чөнки алар тәһарәтле, госелле йөргәннәр. Мисал өчен: геморрой дигән чирне мөселман белмәгән. Һәрвакыт тәһарәтле, госелле йөргәннәр, ризыкта үзләрен саклый белгәннәр‚ хәрамны кулланмаганнар. Аллаһ Тәгалә биргән сәламәтлекне, теләсә нәрсә ашап, теләсә нәрсә эчеп, теләсә нәрсә эшләп, бозыклыкта йөреп исраф итәбез икән, моның өчен бездән сорау булачак. Ислам кануннары белән яшамәсәк, авыруларның килеп чыгуына сәбәп ясыйбыз. Кайсыберсенә без үзебез дә сәбәпче булабыз.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Тагын бер хәдис: әдәм баласына авыру килмәс, авыру килде исә, ул аның гөнаһларына кәффарәт булыр, ди. Без авырыйбыз икән, безнең гөнаһларыбыз аклана. Һәм менә шушы гөнаһларыбызга кәффарәт булудан туктагач, Аллаһның рөхсәте белән без бер шифа белән очрашабыз. Пәйгамбәребез әйте: кеше авыруына хас булган шифаны тапса, Аллаһның рәхмәте белән ул сәламәтлек тә табар. Әмма даруның күләме һәм вакыты бар. Димәк, әле без даруны табу гына тутел, аның күләмен дә, кабул итү вакытын да чамаларга тиешбез. Шушының өчен безнең табибларыбыз бар. Хәдис: табибсыз шәһәрдә, табибсыз авылда тормагыз, ди. Димәк, менә бүген дәүләт тарафыннан куелган табиблар безгә хезмәт күрсәткән икән, шифаханәләр бар икән, бу – Аллаһның безгә биргән олуг нигъмәте. Әгәр дәүләт аларны тотмаса, без үзебез, акча җыешып, берләшеп, табиб тотарга тиеш булабыз. Шәригатебезгә муафыйк булсын, дисәк. Шушындый табиблы җирдә тору күркәм санала. Безнең вазифабыз була ул.

Без табибларга, шифаханәләргә булдыра алган хәтле ярдәм итәргә тиешбез. Чөнки алар – безне кайгыртучылар. Табиб мөселманмы – түтелме, дип сайлап алырга мөмкинлек булмаганда, без аның милләтен, динен шөбһәгә алырга тиеш түгел. Шикләнергә ярамый. Без Аллаһка тапшырып, Аллаһтан сорап, бу кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма шуны онытмыйк: әгәр без табибка барып, йә булмаса, дарудан файда табып, савыгабыз икән, бу – Аллаһның рәхмәте белән эшләнгән эш!

Тагын бер четерекле генә: сорауга җавап бирәм. Кайвакыт сорыйлар: бу дару спиртта ясалган, аны эчәргә ярый микән? – диләр. Табиблар рецепт язып бирәләр икән, анда исә хәрам дип саналган әйбер бар икән, без беренче сорарга тиеш: аны алыштырга булмыймы? Әгәр алыштырып булмый икән, без дәваланган вакытта бу әйбердән хәрамлык китеп тора. Ризаэтдин бине Фәхретдин Пәйгамбәребезнең дөя сидеге белән дәваланырга кушканын мисал итеп китерә. Сидек тә – нәҗес. Димәк, бер табиб сиңа бер даруны эчәргә кушса, шуны куллан. Дәвалану чорында бу сыеклыктан хәрамлык китеп тора. Кяфер кулыннан да дәвалану дөрес, диде Пәйгамбәребез. Монда без шикләнеп – шебһәләнеп үзебезне бетерергә тиеш түгел.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә:

–«Мин гилмиһиии илләә бимәә шәәәә» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 255 нче аять) – Гыйлемне Мин теләгән хәтле генә белерләр, – диде. Әйтик, бер үк хирург сукыр эчәгенә операция ясый. Йөзне уңышлы ясаган була, бер авыру үлеп китә. Димәк, бу кеше кулыннан моңа шифа насыйп кылынмаган. Бер дару берәүгә килешә, берәүгә килешми, икенчесенә – юк. Аллаһның рөхсәт итүе кирәк. Шуңа да, сәламәтләнеп чыгабыз икән, шушы табиб коткарды, дигәнче, «Әлхәмдулилләәәһ» – дигән сүзне әйтергә тиешбез. Шулай әйтмәсәк, без Аллаһка ширек катучы булабыз. Дару эчәбезме, энә кадатабызмы, без: «Йа, Раббым, шифа бир!” – дип Аллаһтан сорарга тиешбез. Табибтан гына өмет итсәк, Аллаһка ширек катучылар, Аңа ышанмаучылар булабыз.

Авыруларның сәбәбе нәрсәдән? Иң беренчесе – күп ашаудан бүгенге көндә. Пәйгамбәребез әйтте: ашказаныгызны өч өлешкә бүлегез, диде. Аның бер өлешендә – ризык, бер өлешендә – су, бер елешендә һава булсын – диде. Без бүген төрле тәмләткечләр салып, төрлечә эшкәртеп, булдыра алган хәтле ашарга тырышабыз. Аннары уф, шартлый яздым, үлә яздым, шәп булды бу, дип, сөенеп ятабыз. Үзебезгә үзебез никадәр зыян салганыбызны да аңламыйбыз. Артык ризык ул безгә чир булып керә. Әгәр без аны нык эшләп, тир аркылы чыгарып бетерә алсак, аның безгә зыяны булмый. Күп ашаганбыз икән, күп итеп эшләргә дә тиешбез. Булдыра алмыйбыз икән, ашаганда чама белергә кирәк. Чамасыз ризык – бездәге авыру. Авыруның тагын бер сәбәбе – көнчелек. Кешедән көнләшү. Көнчелек үзе исә – гамәл кылмауның сәбәбе. Әгәр бер кеше гамәл кылмаса, намазлар укымаса, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәмәсә, шайтан аңа үз мөлкәтен әз итеп күрсәтер, – ди. Аңарда һәрвакыт канәгатьсезлек хисе булыр. Менә фәлән кешенеке күп инде, ул кеше һаман алга бара, мин артыннан куып җитә алмыйм, – дип, хөсетләнеп, көнләшеп, үзен – үзе бетереп, авыруга сабыша.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Поль Брег дигән академик булган. Ул, 90 яшеннән үлеп киткән, көймәгә тагылган чаңгыда барган вакытта һәлак була. Ул галим ашауда чаманы белергә куша. Һәм, көнгә берничә мәртәбә ялгыз гына калыгыз, тын калыгыз, – ди. Тын торыгыз, – ди. Табигатькә мөрәҗәгать итегез, ди. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – намаз, – дигән сүз. Бөтен нәрсәне ташлап. – ди‚ – тып – тын гына утырып торыгыз сез табигать белән сөйләшеп, – ди. Бөтен дөнья мәшәкатеннән арынып, тынлыкта калу. Менә бу шәригатебездә намаз рәвешендә безгә фарыз кылынган. Әмма без аны – намазны Аллаһ ризалыгы өчен укырга тиеш. Сәламәтлегебез өчен генә түгел. Сәламәтлегебез өчен генә дип укысак, савабы юк. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә («Әл–Бәкара» сурасе, 286 нчы аятһ) әйтте:

«ЛәҺәә мәә кәсәбәт үә гәл-әйҺәә мәк-тәсабәт» – Мин кушканны үтәсәгез дә – үзегез өчен, үтәмәсәгез, зыянын да фәкать үзегез генә күрерсез, – диде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиешбез. Хәрамны хәрам дип белергә кирәк. Хәрам безгә рухи яктан да, Аллаһ биргән сәламәтлегебез өчен дә зыян китерә. Тәмәке дә, аракы да. Аның берсе: тәмәкесе – мәкруһ. Аракысы – хәрам. Дуңгыз итенең зарары турында күп язылган. Әмма безгә Коръәндә язылган сүз җитә. Бүтән тикшерәсе урын юк безгә.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Авыруны гөнаһ өчен генә бирелгән каза дип кенә карарга ярамый. Чир җәннәт өчен бирелгән Аллаһнын бүләге булырга да мөмкин. Берәүнең җәннәткә керү өчен яхшылыгы әз генә җитеп бетми. Аллаһ авыру бирә дә аны җәннәтле итә, без аны белмибез. Шуңа күрә Пәйгамбәребез әйтте: бер кешегә бер каза килә икән, ул кеше шушындый иде, әлеге каза аңа күрә килде, дип сөйләүдән, тикшерүдән тыелыгыз, диде. Аллаһ – хөкем итүче. Аллаһ кына нәрсәне нәрсә өчен биргәнен белә. Аллаһ – белүче. Безгә сакланырга, Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Безнең вазифа шул гына. Пәйгамбәребез айтте: сау – сәламәт килеш йокыдан уянгансыз икән, бер көнлек ризыгыгыз бар икән, сез бүген бу дөньяның хуҗасы, – диде. Без кайвакыт бәхетле булыр өчен әллә нәрсәләр өмет итәбез. Әмма ашарга бүген ризыгыбыз бар икән, сау – сәламәт икән, димәк, без – дөньяның хуҗасы. Ә безгә җитми. Безнең берәр ел ашарлык ризыгыбыз да, акчабыз да була, безгә ул гына җитми. Ни өчен җитми? Без шөкер итә белмибез. Без кешенекен күрәбез: фәлән кешенеке ел ярымлык, ә минеке бер еллык кына. Минеке әзрәк. Шөбһәләнәбез, борчылабыз, кайгырабыз, шуның белән үзебезне үзебез бетерәбез һәм Аллаһның безгә биргән олуг нигъмәтен – сәламәтлегебезне югалтабыз. Мин үземнең бик якын кешемә әйткән сүземне кайбатлыйм әле. Сиңа, – мин әйтәм, – малайларың, кияүләрең. кызларың, балаларың печәнне дә китерә алырлар, ризык та кайтарырлар, утын да әзерләп бирерләр, әмма сәламәтлекне бер балаң да бернәрсәгә дә тутырып китерә алмас. Менә моны онытырга ярамый. Сәламәтлекне безгә беркем дә, бернинди арбага да төяп, бернинди бәягә дә китереп бирә алмый. Без дөнья малын беренче урынга куябыз, әйтерсең, ул сәламәтлек безгә мәңгегә бирелгән. Аллаһтан бирелгән вакытлы ганимәт ул, бүләк кенә ул безгә. Шуны онытып җибәрәбез.

Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә тырышырга кирәк. Бу дөньяга, – ди Аллаһ Тәгалә, – әдәм балаларын Үземә гыйбадәт кылыр өчен яралттым, – ди. Аллаһ Тагалә кушканнарын үтәп, аларны өйрәнеп яшик! Нәрсә кушкан Аллаһ Тәгалә, бездән нәрсә таләп итә? Малайларыңа нинди байлыклар калдырдың, кассада нихәтле акча калдырдың, нинди өйләр салып калдырдың? – дип сорамый Аллаһ Тәгалә. Ул бездән фәкать игелекле гамәлне генә сорый. Аллаһ Тагалә кушканча яшәү – дөрес яшәү рәвеше була. Икенче яктан караганда, ул – сихәт, сәламәт яшәү рәвеше. Безгә иртәнге гимнастика ясарга кушалар иде. Аны нихәтле үгетлиләр иде. Беркем дә аның белән шөгыльләнмәде. Менә Аллаһ Тәгалә аны шундый иттереп куйган инде безгә: намазы да бар, уразасы да бар, зәкяте дә, хаҗы да бар – бөтенесен безнең өчен яралткан ул, берсе дә Аллаһ Тәгаләгә кирәк түгел. Мәчеттә намаз укып, Аллаһ Тагаләгә яхшылык эшлибез, – дип уйлау хата ул. Укыйсың икән, узеңә яхшылык эшлисең, укымыйсың икән, үзеңә начар. Аның өчен Аллаһ Тәгалә синнән сорый, бүтән беркемнән дә сорамый. Имамнар халыкны өндәргә, өйрәтергә тиеш. Безнең бүтән кешенекеннән артык, өстәмә бурыч бар: без күбрәк өндәргә тиеш кешене, чакырырга тиеш. Син кил инде, син йөр инде, син бар инде, дип. Аерма шунда гына.

Бисмилләәһир – рахмәәнир - рахииим

Инде Аллаһ Раббыбыз бөтенебезнең дә күңеләренә тәүфыйк – һидәят, белем нурларын салып, яхшыны яманнан аерырлык дәрәҗәгә килсәк иде. Намазның олуг бер һидәят икәнен, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес яшәу рәвеше икәнен аңларлык Аллаһ Тәгалә безгә гыйлемнәр бирсә иде. Үзебезне дә намаз укучылардан кылып, балаларыбызны да, оныкларыбызны да, бөтен буыннарыбызны да намаз укучылардан кылып, аларны Аллаһ Тәгалә догачылардан кылса иде. Һәм инде үзебезгә дә калган гомерләребездә намаз ияләре булып, иман ияләре булып дөньялардан үтүләребезне насыйп итсә иде.

Җәлил хәзоәт Фазлыев

ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә