Бисмилләәһир – рәхмәәнир — рәхииим

Җанга ни җитми?

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Хакыйкатьтә кешенең галәмдә башлангычы рухи халәттә, Җан рәвешендә чагылыш! тапкан, аннан соң гына җан тән дигән киемгә төренгән. Дөнья яралтылганда, Аллаһ Раббебез барча җаннарны яралткан һәм сорау биргән: «Ә-ләстү бираббикүм» — , ягъни: «Мин тугелме сезнең Раббегез?» (7 нче «Әгъраф» сурәсе, [12 нче аять). Менә бу җаннар белән күрешкәч, Аллаһның беренче сүзләре булган. Җаннар бу күрешүдән шулкадәр тәэсирләнгәннәр, ләззәтләнгәннәр Һәм жаннарда иң гүзәл, ин бөек, иң олуг зат булган Аллаһка әйтеп бетергесез олы мәхәббәт уянган. Чөнки җаннар үзләренең Раббеләре Аллаһ икәнлегенә шаһит булалар‚ Аны күрәләр. Һәм һәркайсы: «Үзләрен киләчәктә Җир тормышында Аллаһ дәрәҗәсенә күтәреп, Аны инкарь итәчәк хакимнәр, фиргавеннәрнең жаны да, Пәйгамбәребезгә хакыйкатьне таратуда аяк чалачак Әбү Җәһил, Әбү Ләһәбләрнең җаны да. меңләгән гыйбадәт йортларын җимереп, динне бетерәбез, дип тырышучы Ленин, Сталинның да җаннары, шуларга ияреп, динсезлек саташуыннан буген дә айный алмаган башкаларның җаннары да бер тавыштан: «Әйе, Син безнең Раббебез һәм барлыкка китерүчебез», -дип раслыйлар, иман китерәләр. Бу эш Кыямәт көнендә җаннар: «Без Раббебез турында бернәрсә белмәдек, гафил булдык», — дип аңлатмасыннар өчен эшләнә. һәм җаннар үзләренең бу эшләренә шаһит булалар. җаннар Аллаһны танып, Аның кодрәтенең чиксезлеге алдында үзләренең көчсезлекләрен таныйлар. Үз вакыты җиткәч, Аллаһ Үзенең Кодрәте белән Һәр җанны сынау ечен вакытлы булган бу дөньяга җибәрә. Ә инде бу дөньяда яши башлагач, «Мин Синең колың булырмын»‚ -дип вәгъдә биргән кеше белән Раббесе арасында зур киртәләр барлыкка килә. Чөнки Аллаһ дөньяда Үзен кешеләр күзеннән яшерә, инде кешеләр турыдан – туры Аны күрә алмыйлар. Әмма җаннар, тән эчендә булсалар да, читлектәге кош кебек, Раббеләрен юксынып яшиләр. Аллаһ гаделлек белән, хикмәт белән идарә итүче. Шуның өчен дә, Җир йөзендә яшәүчеләрне, гәрчә алар имтихан өчен җибәрелгән булсалар да, Үз ярдәменнән беркайчан да ташламый. Аллаһ Раббебез кешеләрнең җаннарына дин аркылы Үзенә кайту өчен гүзәл бер юл Һәм мөмкинлек бирә. Җир йөзендә яшәуче кешеләрдә хакны инкарь итә торган «чишмә» бар. Ул нәфес дип атала. Нәфес артыннан куып, хакыйкатьне онытмасыннар өчен АллаҺ Раббебез кешеләргә ярдәмгә пәйгамбәрләр җибәргән. Һәм Һәр җәмгыятьтә нинди генә шартларда булса да пәйгамбәрләргә ияреп хакны ялганнан аеручы, тугры юлдан тайпылмаучы кешеләрне дә булдырган. Бу эшләрнең максаты – кешеләргә булышу. «Дин бетте инде», дигән заманда да Һәр тебәкнен Һәрбер җирендә намаз укучы, ураза тотучылар бетмәде. Кыямәт көнендә кешеләр: «Бар кеше дә шулай яшәде ,”– дигәндә, әлбәттә, мисалга китерергә башкача яшәгән кем дә булса булыр.

Җир йөзөнә беренче кеше пәйгамбәр сыйфатында җибәрелген. Әмма вакытлар үтү белән нәфесе Һәм шайтан, кызганыч ки, кешене туры юлдан тайпылдыра. Нәфес Һәм шайтан кешеләрне пәйгамбәрләргә дә, АллаҺка да каршы килергә мәҗбур итә. Күп вакыт җаннар үзләренең Раббеләренә биргән вәгьдәләрен дә оныталар, дөнья яралтылганда китергән иманнарына да хилафлык кылалар.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Җан үзенең Раббесеннән башка бәхетле яши алмый. Кеша АллаҺны инкарь итүче булса, аның җаны беркайчан да тынычлык тапмый. Андый кешеләр явыз булалар, кешелек дөньясына да бетмәс – төкәнмәс зыян салалар. Чөнки андый кешеләр тынычлыкны аракыда, наркотикта табып, бәхеткә ирешмәкче булалар.

Кешеләр Хак Тәгалә кушкан юлдан мәңгелек сәгадәткә ирешәсе урынга үзләренең нәфесләрен һәм шайтанны дус итеп, упкынга таба баралар. Болай караганда фән – техника алга бара, тормыш шартлары да уңайлана кебек, әмма кешелек газапта Һәм чарасызлыкта. Белем дәрәҗәсе дә үсә, шул ук вакытта җинаятьчелек, наркомания, эчүчелек кебек куренешләр дә үзләрен иң алга киткән цивилизацияле ил дип санаган мәмләкәтләрне дә чарасызлыкта калдыра.

АллаҺ Раббебез безгә ике юлны куйды Һәм сайлауда безне ирекле кылды. Аның берсе хакыйкать юлы, туры юл. Туры юлдан саташмый барсыннар өчен, кешелек дөньясына пәйгамбәрләр килде, АллаҺ Коръәнне иңдерде, әмма бу хак юлдан барыр өчен зур ихтыяр көче булдырырга, АллаҺны үз нәфесеннән өстен куеп, ярата белергә кирәк, шул вакытта гына кеше чын мәгънәсендә бәхетле була ала. АллаҺка булган чиксез мәхәббәт аңа тормышта булган бар төрле кыенлыкларда да кеше дигән бөек исемгә лаек булырлык итеп яшәргә сәләт Һәм көч бирә. Әгәр кеше уз нәфесенә хуш килгән нәрсәне: баласынмы, сөйгән ярынмы, байлыгынмы АллаҺтан артыграк куреп ярата икән, ул аңа фәкать бәхетсезлек кенә китерәчәк.

Һәркем уз баласы бәхетле булсын, дисә, әүвәл гыйлемне, АллаҺны тану гыйлемен баласына өйрәтергә Һәм аңарда Хак Тәгаләгә чиксез мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Кайсы җәмгыять үзенең киләчәк буынына шундый тәрбия бирә ала, ул җәмгыять киләчәге өчен борчылмыйча яши ала. Шулай ук бу мәсьәләне уңышлы хәл иткән гаиләдә тынычлык булыр. АллаҺны таныту, Аңа мәхәббәт тәрбияләу иң элек әти – әни вазифасы. Кызганыч ки, бүген күбебез нәфес коллары Һәм шуны гына күздә тоткан балалар тәрбиялибез Һәм дөнья яралтылганда АллаҺка биргән вәгъдәбезгә хилафлык кылабыз. Шуның нәтиҗәсендә күбебез яхшы өйләрдә, зиннәтле җиҺазлар арасында куңеленә җылы, үзенә урын таба алмый газаплана, өзгәләнә, хәтта үз-үзенә салуга да барып җитә. Кешеләр аптырый: «Ни җитмәгән инде моңа?» Җавап гади: ул кеше Раббесенә булган мәхәббен югалтып, үзен бу деньяда да, Ахирәттә дә газапка дучар иткән.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

АллаҺ Раббебез Һәркайсыбызга узебезнең рухи асылыбызны аңларга ярдәм итсә иде.

Балаларыбызга, оныкларыбызга, үзебезгә дә тән тәрбиясе гена түгел, рухи тәрбия серләренә төшенеп, рухи тәрбия дә алырга насыйп булса иде. Кыямәт көнендә АллаҺ хозурына дөнья яралтылганда биргән вәгъдәләребезгә тугры калган хәлдә, ак йөз белән барырга насыйп булса иде. Дөнья мәшәкате никадәр гена авыр тоелмасын, ул вакытлы, шулай ук дөнья ләззәтләре никадәр гена ләззәтле тоелмасын, алар да вакытлы, шуларга алданып, мәнгелек бәхет – сәгадәттән мәхрум кала курмик. Вакытлы Һәр әйбер үтәчәк. Мәнгелектә фәккать АллаҺ кына безгә ярдәм итәчәк. Шушы хакыйкатьтән тайпылмый, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә һәм Аллаһның кушканнары вәгъдә ителгән җәннәтләрендә очрашырга насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә