Бисмилләәһир – рәхмәәнир — рәхииим

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Аллаһ насыйп итсә, 33 нче “Әл-Әхбәз” сүрәсенең 41 дән башлап 49 нчыга кадәр булган аятьләрнең мәгънәсен аңлап үтмәкче булам.

Аллаһ Раббыбыз бу сүрәнең 41 – 42 нче аятьләрендә безгә үзенең боерыгын җиткерә:

-«Йәәәә әййүһә – лләзиинә әәмәнүзкүру – ллааһә зикраң кәсиира. Үә сәббихүүһү бүкратәү – үә асыыйлә» –Әй, иман китергән кешеләр, Аллаһ Тәгаләне күп зикер итегез, кат – кат зикер итегез. Һәм зикер итегез иртәләрен дә, кичләрен соңга калып та – һәрвакыт Аллаһны искә алыгыз, зикер итегез, –ди. Мөрәҗәгать иткәндә: «Әй, иман китергән кешеләр,” – ди ул. Чөнки Аллаһны зикер итүнең иң зуры – намаз. Җәй җитә. Сәгать икедә торып, иртәнге намазны укырга кирәк. Төнге унбердә – ясига. Иманы нык булмаган кеше моңа чыдый алмый, моны үти алмый. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр!» — ди. «Ләәә иләәһә илләллаааһ» …ны без күп тапкырлар кабатларга тиешбез. Дин галимнәре ким дигәндә көненә 100 мәртәбә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», -дип әйтергә өндиләр. Шушылай әйтмәгәндә, ул Аллаһка үзен тапшырып бетермәде, дип саныйлар. Берәр эшкә ниятләсәк, нәрсәдер эшләргә уйласак: Аллаһ боерса, «Иншаә Аллаааһ», дип, шулай ук Аллаһны зикер итәргә кирәк. Эшне тәмам кылсак, «Әлхәмдүлилләәәһ», дип, шулай ук Аллаһны зикер итәргә тиешбез. Саташып, берәр хаталык эшләсәк: «ӘстәгъфируллаааҺ», дип, шулай ук Аллаһ искә алына. «Сүбехәнәллаааһ», «ӘлхәмдүлилләәәҺ», «Аллааһү әкбәр», дип тәсбих тартып та, намазлардан соң, без Аллаһны зикер итәргә тиеш. Әмма зикернең иң олысы, иң саваплысы, иң тиешлссе – намаз. Намазда булган савапны башка бернәрсә белән дә алып булмый. Бөтен шартын туры китереп, Коръәнне ничә кат укып чыксаң да, намаз укымасаң, ике ракәгать намаз укыган кебек кенә дә савап алып булмый. Син, иң беренче, Аллаһны намаз укып искә алырга тиеш. Тәүлеккә биш мәртәбә. Ул безгә шулай йөкләтелгән.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Әдәм баласы зәгыйфь, аның нәфесе дә бар, үзе дә ул шундый зәгыйфь зат итеп яралтылган. Намаз укып, үзен Аллаһка багышлый ул, үзен – үзе бөтен төрле бозыклыклардан, авырлыклардан саклый. Аллаһ Раббыбыз әйтте:

-«Һүүә-лләзии йүсаллии гәләйкүм үә мәләәәәикәтүһүү лийүхъриҗәкүм минә – ззулүмәәти иләәннүүүр, уә кәәнә бил – мүьминиинә рахиимә» (33 нче «Әл-Әхзәб» («Гаскәрләр») сүрәсе, 43 нче аять) – Әгәр сез шушылай эшләсәгез, Аллаһның фәрештәләре сезне караңгылык дөньясыннан яктылык дөньясына чыгаруны сорап Аллаһка гыйбадәт кылырлар, алар сезне яктылык дөньясына чыгарырлар, – диде. Менә без җыелабыз, намазның вакытын көтеп торабыз, тәһарәт алабыз, күңелебездән ниятлибез. Димәк, иң беренче –без күңелебезне пакьлибез. Күңелебезне булган бөтен начар уйлардан, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, без намаз турында уйлый башлыйбыз. Пакь киемнәребезне киеп, намазлыкка басып, бер Аллаһ белән генә сөйләшәбез. Без шушы мизгелдә үзебезне тулысы белән Аллаһка тапшырабыз. Бөтен дөнья борчуларын, дөнья мәшәкатьләрен, башыбыздагы бөтен чит – ят уйларны читкә куеп, без үзебезне тынычлыкта калдырабыз. Поль Брег дигән бер галим, хәзер вафат инде ул, 93 яшендә суда чаңгы шуган вакыта һәлак була. Шул кеше бер китабында: тәүлеккә бер генә мәртәбә булса да, тынлыкта калып, илаһи көч белән сөйләшегез, ди. Бу – намаз дигән сүз бит инде. Үзебезне бөтен булган бозык уйлардан арындыру. Аның: ачлык белән дәвалау, дигәне уразага кайтып кала.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Менә шушыннан: Аллаһ Тәгаләнең кушканын үтәсәгез, файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез зыянын да үзегез генә күрерсез, дигән аять килеп чыга. Аллаһ Раббыбыз 7 нче «Әл-Әгрәф» («Киртәләр») сурәсендә: – Сезне Без сезгә күренмәс кием белән төреп алдык, – ди. Шушы тышчаны безгә сакларга куша. Менә без, намаз укыганда, тәһарәт алганда Аллаһ Тәгалә безне чолгап алган, иман нуры дип әйтик инде аны, кырны ныгытабыз. Читтән безгә тәэсир итә торган явыз көчләрдән үзебезне аралап куябыз. Чөнки Иблис Аллаһ Тәгаләгә: әдәм баласын мин аздырырмын, үземнең арттан ияртермен, дигәч‚ Раббыбыз әйткән иде: Минем кушканнарымны үтәп, тыйганнарымнан тыелган кешеләргә синең көчең җитмәс. Аларны син аздыра алмассың, –дигән иде. Бүген без, Аллаһны онытып, үзебезгә авырлык килгәндә генә Аны искә төшереп, дөнья артыннан гына куып, үзебезне – үзебез золмат дөньясына төшерәбез. Тәмле ашап, үзебезнең карыныбызны тутырырга тырышабыз, шуны максат итеп куябыз. Үзебезгә күпме зыян эшләгәнне белмибез. Аллаһ Тәгаләне зикер итмәү, Аны искә алмау аркасында, Аллаһның фәрештәләре безгә тәүфыйк, һидәят – туры юлга чыгару өчен гыйбадәт кылмыйлар. Без артык ашавыбыз белән, әз хәрәкәтләнүебез белән үзебезгә-үзебез зыян ясыйбыз. Һәм шушыны организмыбыз күтәрә алмагач, төрле‚ җирләргә барып бәргәләнә башлыйбыз. Йөрәк тә начар эшли, башыбыз да авырта, эчебез дә… Үзебезгә-үзебез золымлык эшлибез. Көнчелек, хөсетлек дигән хисләргә бирелеп, кешедән күпсенеп, кеше сөйләп йөрибез. Болар безнең бу дөньяга нәрсәгә килгәнлегебезне аңламаудан, Аллаһ Тәгаләне зикер итмәүдән туа. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: кешеләр намаз укыган вакытта Аллаһ фәрештәләренең алар өчен ничек итеп гыйбадәт кылганнарын күрсәләр, алар намаздан аерыла алмаслар иде, –диде. Киемебез нихәтле пакь булса, күңелебез нихәтле саф булса, намаз укый торган урыныбыз никадәр чиста булса, Аллаһның безнең өчен гыйбадәт кыла торган фәрештәләре дә шулкадәр күп була. Җирдән күккә хәтле тезелеп, фәрештәләр намаз укучылар өчен гыйбадәт кылырлар, –диде.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Намазны, килдемме – килдем, укыдыммы – укыдым, бөгелдемме – бөгелдем, дип кенә үтәргә түгел. Чын ихластан уку кирәк, Аллаһның барлыгына, берлегенә инанып, намазның фарызлыгына инанып. Намаз укыган кеше моның рәхәтен шушы вакытта ук тоя. Аның гәүдәсендә бер рәхәт җиңеллек сизелә. Аның күбәләк шикелле очып китәсе килә башлый. Шушындый хис кичерә ул кеше. Икенче намаз вакыты кайчан җитәр икән, дип, көтеп тора ул. Аның сәламәтлеге дә артып тора, дөньядагы күп хәлләргә күзе дә ачыла. Ул бүтән кешеләр шикелле түгел, икенче төрле уйлау сәләтенә ни була. Менә бу инде: фәрештәләрнең безне золым, караңгылык дөньясыннан нур дөньясына алып чыгарлар, диюе.

Аннан соңгы аятьтә Аллаһ Тәгалә әйтә («Әл-Әхзәб» сүрәсе, 44 нче аять):

-«Тәхиййәтүһум йәүмә йәлкаунәһүү сәләәәм, үә әгәддә ләһүм әҗераң кәриимә» -Нәрсә ди? Менә шушылай Аллаһны зикер итеп, Ул кушканча яшәгән кешеләргә Минем иң беренче рәхмәтем –җан биргән вакытта булыр, –ди Аллаһ Тәгалә. – Аларга фәрештәләр, җан биргән вакытта, Аллаһның сәламен җиткерерләр, – ди . – Бу – дөнья белән хушлашканда, Аллаһ Тәгаләнең сезгә беренче бүләге булыр, – ди . – Җаныгызны җиңел бирерсез, тынычлык белән үтеп китәрсез, – ди. Ә инде үзенең нәфесен генә кайгыртып, Аллаһны искә алмыйча, Ул кушканча яшәмәгән кешеләргә «Бәни Исраил» сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз әйтә: алар үзләренә – үзләре ләгънәт укыган хәлдә җан бирерләр, –ди, аларның җаннары сулы йоннан тигәнәкне аерып алган кебек чыгар, – ди.

Шушы аятьтән соң Аллаһ Раббыбыз Пәйгамбәребезнең вазифалары турында аять әйтә безгә шул ук «Әл-Әхзәб» сүрәсенда (45 нче аять):

-«Йәәәә әййүһә-ннәбиййү иннәәә әр-сәлнәәкә шәәһидәү үә мүбәшширау үә нәзиира” – Әй, Аллаһның Расүле, син бәндәләрнең кылган изгелекләренә шаһитлек бирер өчен, аларны җәннәт белән сөендерер өчен һәм җәһәннәм белән куркытыр өчен җибәрелдең, синең тормышың, син үзең алар өчен янып торган маяк булдың, – ди. Димәк, Пәйгамбәребез безгә шәфәгатьлек күрсәтә. Мөселманнарга. Мәхшәр мәйданында, миллиардлаган халыклар җыелган вакытта, Пәйгамбәребез үзенең өммәтена шаһитлек бирә. Менә бу мөселман иде, бу минем өммәттем иде, –ди. Каян белер? дисәң, мөселман бәндәләрнең тәһарәт алган җирләреннән нур бөркелеп торыр, – ди. Бүген кайберәүләр әйтәләр: мин мөселман, минем әти – әнием дә мөселман булган, әби – бабаем да. Коръән дә укытам, -ди, ә үзе абзарында дуңгыз асрый. Намаз укымый. Үз гомерендә бер тәһарәт тә алмаган, намаз да укымаган булса, аның нуры бөркелерме икән. Пәйгамбәребезнең шафәгате насыйп булыр микән ул кешегә? Уйлап карыйк. Аллаһка ышану ул Аның кушканнарын үтәү. Хак Тәгалә әйтә Пәйгамбәребезгә: син, ди, – аларны җәннәт белән сөендер, ди. Менә намаз иясе булып дөньядан үттең, хәтта элекке генаһларың өчен тәүбәгә дә килдең, хәрамнардан тыелып, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәп, гомереңнең соңгы елларын үткәрдең. Син Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ия, Аллаһның бөтен рәхмәтләре бирелгән сиңа. Пәйгамбәребез әйтте: Аллаһ Тәгалә тәүбә капкасын беркайчан да япмас, -диде. Һәркайсыбызга бүген шушындый мөмкинлек бирелгән. Бернинди кирә юк: намаз укырга өйрәнергә дә, дуңгыз асрамаска да, аракы эчмәскә дә, берәү дә абзарыбызга дуңгызны алып кереп ябып куймый. Әмма, наданлык аркасында, үзебезгә – үзебез нинди бәлаләр китергәнне дә белмибез. Вакытлы байлыкка алданабыз. Балаларыбызга, нигезебезгә, киләчәгебезгә каргыш булып чыгуы турында уйламыйбыз. Безгә фәкать бүген яхшырак ашарга булсын. Аракы сатуны кәсеп итеп тә баемакчы булабыз. Без апалар белән «Тәбәрак» өйрәнәбез, «Әл-Мүлк» сурәсен. Анда 8 нче аять бар:

-«Әләм йәътикүм нәзиир” – Булмадымыни сезне куркытучы? – диелә. Кешегә ошыймы – ошамыймы, имамнар шушы турыда кисәтергә тиешләр: син моны эшләмә, моның ахыры җәһәннәм була, – дип. Имамнар таләпчән булса, кайберәүләр яңа имам сайлап куюдан да тайчанмыйлар. Яңасы: аракы эчсән дә ярый, дип әйтә, дуңгыз асрасаң да ярый, дип әйтсә, садәканы мулрак тамызсаң шуның белән җәннәтле буласың, ди. Әмма «Мөхтәсәрел викая» дигән китапта әйтелгән: кем гыйлемле имамнан, Аллаһ Тәгалә кушканнарны таләп итүче имамнан йөз чөерә, икенче бер имамга ойый, бу гөнаһлы булыр, – ди. Кайсыбер вәгазьләребезне, кайсыбер җөмләләребезне кемнәрнеңдер ошатмавы да бар. Әмма Аллаһ Тәгаләнең хакыйкате булгач, без аны әйтергә тиешбез. Безгә Пәйгамбәребезнең тормышын да өйрәнергә кирәк. Чөнки Аллаһ Тәгалә «Әл-Әхзәб» сүрәсендә (46 нчы аять) болай диде:

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

-«Үә дәәгийән илә-ллааһи би изииһии үә сирааҗамиүниира». -Синең тормышың‚ синең яшәешең – бүтәннәргә Маяк, -диде. Шуңа без Мәүлид айларында Пәйгамбәребезнең тормышыннан да вәгазьләр сөйлибез, шәкертләргә дә Пайгамбәребезнең тормышын аңлату фән булып керә. Алар аңа карап, шуннан үрнәк алып, тормышларын көйләргә тиешләр.

Шушыннан соңгы аятьтә:

-«Үә бәшширил-мүьминиинә биәннә ләһүм минәл-лааһи фәдъләң кәбиира» Пәйгамбәребез Аллаһының олуг әҗерләре белән мөэминнәрне сөендер, – ди. Әйтәбез бит: тәүбәгә килегез, гөнаһлар ярлыканыр. Хәтта гөнаһ ясаган кешеләр дә җәннәткә керәчәк. Тәүбәгә килеп, Аллаһ юлына күчеп. Димәк, беребезгә дә җәннәт бикләнмәгән. Бу – Аллаһның боеруы: сөендер син аларны, – ди. – Җәннәт капкасы бар кешегә ачык. Кем: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхаммәдүр Расүүлүллаһ», -дип әйтә, Аллаһ Тәгалә аңа урынны билгеләп куя. Әмма кем кайсы юл белән, ничек анда барып ирешә – һәркемнең үз кулында. Берәү тәмуг аркылы бара, берәү турыдан – туры, берәү мәхшәр мәйданнары, сират күперләре аша. Дөньялыкта ничек яшибез, җәннәткә шулай ирешәбез. Ә инде: Аллаһ юк, дип яшибез икән, җәннәтне бөтенләй күрмибез.

Аннары Аллаһ Тәгалә бик кыйммәтле аять әйтә («Әл-Әхзаб» сүрасе, 48 нче аять):

-«Үә ләә түтыйгил-кәәфириинә үәл-мүнәәфикыыйна үәдәг әзәәһүм, үә тәүәккәл гәләә-лаааһ, үә кәфәә билләәһи үәкиилә» -Кяферләр һәм монафыйклар сезне чыгырдан чыгарырга тырышырлар. Намаз укырга, мәчеткә йөрергә теләүчегә кяферләр, төрле сүзләр әйтеп, аяк чалырлар, –ди. Без моны көн саен күреп торабыз. Аллаһ Тәгалә әйтә: монафыйк, икейөзле кешеләрнең сүзләренә карамагыз, –ди. Аларның кимсетүләренә түзсәгез, игътибарга алмасагыз, аларга җәза булыр. Һәркемгә үзенең гамәленә күрә җәзаны бирүче бер Аллаһ кына. Кемдер кеше сөйләп, ялганлап, котыртып, сугыштырып, бер минутлык сәгадәткә, бәхеткә ирешеп, шуннан сөенеч таба икән, бу кешегә ни үкенеч: чөнки үлемнән калалмаган күк, кеше дә Аллаһ каршысында барудан качып кала алмый.

Бисмилләәһир – рәхмәәнир - рәхииим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: кем мәңге яшим, дип әйтә, шул курыкмасын, –ди. – Ә кайсыбыз мәңге яши ала? Үлем хак булган шикелле, үлгәннән соң терелү дә хак. Төрле нахак сүзләр әйтеп, теләсә нәрсә язып, безне – мөселманнарны чыгырдан чыгарырга тырышалар икән, без моңа сабырлык белән җавап бирергә тиешбез.

Мөселманнар шуңа чын күңелдән ышаналар һәм аларның йөзләрендә нур бетми. Алар төшенкелеккә азрак биреләләр‚ Аллаһның әҗеренә ирешәбез, дип, сөенеп яшиләр. Һәм, ни үкенеч‚ үзенең байлыгын гына, карынын гына кайгыртып йөргән кеше беркайчан канәгать калмый, ул һәрвакыт зарлана. Шайтан аңа булган малын да әз итеп күрсәтер, –ди. – синеке аз, ә менә теге кешенеке күп, – ди. Ул кеше булган малының шатлыгын күрмичә дөньядан үтәр, –ди.

Шушындый гыйбрәтле аятләр тәэсирендә Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсә иде. Үзебезнең һидәятне, туры юлны тапсак иде. Үзебезгә – үзебез караңгылык, золым ясап яшәмәсәк иде. Калган гомерләребезне Аллаһ Тәгалә хәерле кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә