Бәхет ул шөкер кылу

Бәхет ул шөкер кылу

Бисмилләәһир – рахмәәнир — рахииим

Аллаһ Раббебез Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча махлукатны нинди гүзәл итеп яраткан. Шушы гүзәллекне күрү, шул гүзәллек эчендә яшәү бәхет түгелмени? Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп әдәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуынң, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт, канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү – ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул, иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен, әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти – әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча – барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хужасы булган Аллаһ Раббебезне дә онытып жибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз. Аллаһ Раббeбeз Коръәни Кәримдә ( 14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Үә изтә’әззә раббүкүм лә’иң шәкәрътүм ләәзи-идәннәкүм үә лә’иң кәфәрътүм иннә гәзәәбии ләшәдииде», — ягъни: «Минем биргән нигъмәтләремә шөкранә кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», – диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкранә кылырга кирәк. Һәм шөкранә кылырга тиеш иң элек үзебез өчен, үзебезнең камиллегебез өчен. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Кайвакыт комагайланып ашарга яратабыз. Ис сизмәсәк, тәм тоймасак, ашау шулкадәр ләззәтле булыр идеме? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, жиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Өйләренә «музыкальный центр» алып куючылар бар, һәркемдә өем – өем кассета. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан — матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау – сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкранә кылабызмы? Канәгатьме?

Бәхет ул шөкер кылу

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в. ) үзенең бер хәдисендә: «Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне садәка бирсен. Ике дошманны килештерү — садәка, юлчыга ярдәм итү — садәка, яхшы сүз — садәка, намазга баручының һәр адымы — садәка, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — садәка», — дип әйтте.

Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы, үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү — фарыз кифая. Әгәр алар дошман хәлендә яшиләр икән, авылның бар халкы, яки бөтен коллектив гөнаһлы була. Һәркем көченнән килгәнчә аларны дуслаштыру өчен тырышырга тиеш. Бу очракта ялганлау да гөнаһ түгел. Ә без нишлибез? Ике кеше арасында низаг чыкканын, яки үпкәләшкәнен белсәк, әле бер якка, әле икенче якка куәт биреп, шуннан сөенеч табып яшибез. Оныта күрмик, бервакыт безгә дә шулай «куәт» бирүчеләр табылыр. Әмма изгелек эшләү өчен дуслаштыру нияте белән үзара дошман булган кешеләрне эзләп йөрү дә кирәкми. Кайберәүләр әйтер: «Безнең авылда андый кешеләр юк, мин ничек итеп садәка бирим, кемне дуслаштырыйм», — дип. Пәйгамбәребез: «Садәканы үзеңнән башла», — диде. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Бәлки күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкәбез, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бардыр. Менә шушы хисләр безне эчтән корт кебек кимерә бит. Гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә бит. Хисләребезне тезгенли белмибез, кемгәдер юл куя белмибез, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкранә кылучы да, садәка бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншаэ Аллаһ.

Бәхет ул шөкер кылу

Юлаучыга, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә — садәка. Юлга чыккан кеше үз авылыннан, танышларыннан читтә була, һәм инде ниндидер уйламаган – көтмәгән мәшәкать килеп чыкса, бөтенләй ят булган бер кеше аңа ярдәм кулы сузса. әлбәттә, юлаучы чиксез шатлана. Ярдәм итүче дә — зур игелек кылучы, ягъни садәка бирүче санала. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгарга да мәжбүр. Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһтан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? «Теләгем кабул булмады», — дип ул көнне кемгә үпкәләрбез. Без Аллаһның биргән нигъмәтенә шөкранә кылучы булырбызмы?

Халык: « Яхшы сүз — жан азыгы, начар сүз — баш казыгы », — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗаларыбыз алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: « Бик саваплы бер дога укыйсым, өйрәнәсем килә, сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән? » — дип йөрүчеләр күп. Әгәр саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, башкаларны хөрмәт ит, кимчелекләрен гафу ит. Үзеңне янындагы кеше урынына куеп кара. Үзеңне яратасың икән, башкаларны да ярат. Үзең күркәм сүзләр ишетәсең киләме, башкаларга да шундый сүзләр ишеттер. Берәр кешенең кимчелеген күреп, эчең поша икән, ә синең үзеңдә дә күпмедер кимчелек бардыр, башкаларның да сиңа ачуы чыгадыр, шуңа тизрәк төзәләргә тырыш. Әллә үзгәрә алмыйсыңмы? Алайса, башкаларга ник үпкәлибез?

Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күпмерәк әйтәбез? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез: « Үзеңнән соң садака гаиләңә тиеш», — диде. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһ каршында тәкъва булам, дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең үзеңә файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм татсан, бу изгелекме, әллә монафикълыкмы? Аллаһ кешене гүзәл сурәттә яралтты, аның сүзләре дә үзенең асылына муафикъ булырга, Аллаһ аңардан канәгать калырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһ Раббeбeз Коръәндә ( 2 нче « Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять ): « Каүлүм мәгрууфүү’үә мәгъфиpaтүн хайрум миң садәкатий’йәтбәгүһәәә әзә», – ягъни: «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», – диде.

Бәхет ул шөкер кылу

Әлбәттә, садәканың иң әжерлесе һәм мәжбүрие – фарызларны үтәү һәм хәрамнан тыелу. Акылның шөкранәсе – намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкранә кылучы фарызларны үтәүдән, хәрамнардан тыелудан зур сөенеч таба, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңә, чөнки Раббеләре каршындагы бурыч үтәлде. Дөнья яралтылганда яралтылып, Раббесен күргән һәм иман китергән җан җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының жаны – хәсрәттә. Ул әллә нинди байлыклар, кәеф – сафа корулар, исерткеч эчемлекләр белән җанын тынычландырмакчы була, әмма булдыра алмый. Җаны тынычсыз кеше канәгать була алмый, андый бәндәдә нур булмас. Шуңа күрә намаз укучы гыйбадәткә бәйрәмгә әзерләнгән кебек хәстәрен күрә, җаны Раббесе белән очрашуга әзерлек тантанасын кичерә. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббесе белән янәшә хис итә. Ул вакытта аның өчен Аллаһ кайдалыр еракта түгел, ә каршысында, янында, һәм инде ул үзе гүя җирдә түгел, ә күкләргә күтәрелә. Намаз укучы инде үзен дөньяның барча мәшәкать – борчуларыннан, ваклыкларыннан өстен итеп сизә, аның күңеле аркылы Раббесенен барча сыйфатлары һәм гүзәл исемнәре үтә һәм ул чиксез бәхетле булу хисен кичерә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зикере, догасы, һәр укыган сурәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч – шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиеш. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тəнебезгә генә түгел, җаныбызга да, Раббесе белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһ кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббесе каршына ничек кайтыр, мәңгелегебездә үзен ничек хис итәр?

Бәхет ул шөкер кылу

Һәр буынның садәкасы – намазны мәчеткә барып укуда. Бер көн килер, йөри алмабыз, « Аллаһны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табалар», — диде Пәйгамбәребез. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер» һәм «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барган саен да, кайткан саен да Аллаһ Жәннәттә табын әзерләр», — дигән хәдисләр бар. Күзләребез күрә икән, әле аякларыбыз йөри икән, аларның шөкранәсе итеп, әлбәттә, мәчеткә йөрик. «Шөкранә кылучыларга арттырып бирермен», — диде Аллаһ Тәгалә. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, ә мәчет юлында күбрәк эзлик. Хакыйкатьтә дә шулай бит: мәчеткә еш йөрүче өлкәннәребез хастаханәгә сирәгрәк баралар. «Караңгыда мәчеткә баручыларның Кыямәт көнендә йөзләре якты булыр», «Азапланып мәчеткә баручыларга әҗер савап икеләтә булыр», — дигән хәдисләр дә бар. Ә без әле караңгылыкны, әле пычракны, әле яңгырны, әле эссе кояшны сәбәп итеп, мәчеткә бармаска тырышабыз. Әйткәннәр бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба», — дип. Сәбәпне табарбыз, әмма барысын белеп, күреп торучы һәм Кыямәт көнендә гадел хөкем чыгаручы Аллаһ бар, Аның хозурына баргач, тел түгел, сүзләр түгел, кылган гамәлләребез генә кыйммәткә ия булачак. Шулай булгач, мәчеткә йөрмәвебезгә, намаз укымавыбызга, ураза тотмавыбызга, садәка бирмәвебезгә аклана торган сүзләр, сәбәпләр тапмыйк, Аллаһ каршында аларның кыйммәте юк. Тизрәк тәүбәгә килик һәм изге гамәлләр кылыйк, җаныбыз тыныч булыр.

Бүген һәркем диярлек юлда. Каядыр барабыз, каяндыр кайтабыз. Урамнарыбыз чүпле булса, юлда теләсә нәрсә аунап ятса, берәүгә дә күңелле түгел. Урамнарның пычрак, чүпле икәнен бик күп тикшерергә, зарланырга була, әмма аңа карап кына урам чистармый. Кешегә комачаулаучы әйберне алып кую, яки ташламау — менә бу да садака. Трамвайдан төшкәч, билетыңны җиргә ташладың икән, менә инде бу да иманның зәгыйфьлегенә бер дәлил. Без бүген ничек яшибез соң? Ике күрше, өендәге чүпне нинди дә булса савытка тутырып, урамга чыгарып түгә дә, янәшә утырып урамнарның пычрак, чүпле булуыннан зарлана, тәртип урнаштырмый, дип, авыл җитәкчесен, хөкүмәтне сүгә. Әллә дөрес түгелме? Бездә генә түгел, сездә, дә шулайдыр. Урамнардагы, чирәмлекләрдәге, елга буйларындагы, урман кырыйларындагы чүп өемнәренә карап та иманыбызның ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп була. Хәдистә әйткәнчә, без юлда комачаулый торган әйберләрне алып куючы булсак, хәзерге кебек чүпләүче булмасак, үзебез өчен дә, иманыбыз өчен, җәмгыять өчен дә яхшы булыр иде. Җәмгыятькә файдалы икән, димәк, садәка.

Кояш чыгып сөңге буе күтәрелгәннән алып, өйлә вакыты кергәнче 2 ракәгатьтән алып 12 ракәгатькә кадәр укыла торган ишракъ, доха намазлары да һәр буының өчен шөкранә кылу булып тора.

Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһ риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһ Раббeбeз хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, жәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул – дөнья һәм Ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белүдә. Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Дөнья малына Ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык.

Барысына канәгать булып, шөкранә кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Бәхет ул шөкер кылу

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә