Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

Пешмәгән яшелчәне дымлы тастымал белән төреп куйсагыз, озаграк саклана.

Кыяр, помидор, баклажанны суыткычның аскы киштәсендә тирән булмаган кәстрүлдә яки бер табакка салып саклагыз. Бу яшелчәләрне полиэтилен пакетта сакларга ярамый.

Редиска бәйләмдәге редисканы вакыт – вакыт суда чылатып, дымлы тастымалга төреп яки полиэтилен пакетка салып суыткычка куярга киңәш ителә.

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

Башлы суган коры, җилләтелә торган бүлмәдә “үрем”дә яки сеткада әйбәтрәк саклана.

Кыяк суганын тамыры белән суга куеп, ике – өч атна сакларга була. Яки суган тамырын юеш чүпрәк белән төреп, аннары кәгазьгә төреп полиэтилен пакетка саласыз да, суыткычның аскы киштәсенә куясыз.

Кәбестәне тамыры белән йолкып алып, тамырыннан асып куеп озак сакларга була.

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

Сельдерей, чөгендер ком белән аралаштырып, тартмада сакларга була. Кишерне вертикаль рәвештә комга тезгәндә, аның өске өлешен ачык калдырырга кирәк.

• Салкын суда юешләнгән петрушка, укропны пергамент кәгазьгә төреп, суыткычка куегыз.

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

Салат яфракларын саклау өчен аларны сулы зур савытка салыгыз да, суын даими алмаштырып торыгыз. Су никадәр салкынрак булса, салатка шулкадәр яхшырак.

Сарымсакны иттарткычтан чыгартып, капкачы әйбәт ябыла торган пыяла савытка тутырып, суыткычка куйсагыз, бөтен үзлекләре дә саклана.

Мүк җиләген салкын суга салып, салкын урында сакларга киңәш ителә.

Пергамент – отышлы вариант

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

• Пергамент ризыкны көеп китүдән саклый. Шулай ук пешкән ризык табага ябышмасын өчен дә кулланыла.

• Таба чиста кала.

• Табаны майлап торасы юк. Тәмле, аппетитлы ризык әле артык майлы да булмаячак.

• Пергамент гигиена чисталыгын саклый, аш бүлмәсендә ят ис таратмый. Әйтик, пергаментны тактага җәеп, шуның өстендә балык чистартканда, яки ит тураганда аны куллансагыз, тактагыз чиста булып калачак.

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

• Аны кулланып, микродулкынлы мичтә ризык пешерергә була. Савыт өстенә пергамент кәгазе каплыйсыз да, пешкәндә микроволновкагызга май чәчрәмәячәк.

• Балык яки ит кисәкләрен туңдырганда, пергаментка төрегез.

• Авыз суларын китерә торган хуш исле ризык әзерлисегез килсә, пергамент кәгазеннән 1 порциялек конвертлар ясап, шунда ит яки балыкны салып әзерлисез. Мичкә куяр алдыннан конвертны тегеп, томаларга кирәк. Табынга ризыкны конверты белән бирә аласыз.

Яшелчә, җиләк – җимешне ничек сакларга?

• Пергаментта кыздырырга да була. Әгәр үз өегездә электр плитәсе булса, таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, ит яки балыкны, май кулланып та тормыйча, шул табада кыздыра аласыз.

• Пешергәндә ризыкның бик күп файдалы үзенчәлеге юкка чыга. Файдалы сыйфатларын саклап каласыгыз килсә, пергаменттан кечкенә капчыклар ясап, шунда пешерәсе ризыкны саласыз да, капчык авызын җеп белән бәйләп, кайнап торган суга саласыз. Әзер булганчы пешерәсез. Бөтен витаминнары һәм микроэлементлар сакланып пешкән ризык тәмле дә, матур да була.

Табыннарыгыз мул, бәрәкәтле, хәләл булсын.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә