Яхшы тон тәртибе

яки ресторан этикетының яңа законнары бармы?

Ашар алдыннан кул юуарга барыбызны да бала чактан өйрәтәләр. “Красотка”дагы Джулия Робертс безне, ресторанда берничә төрле ризык ашаганда, ашханә приборларының тәлинкәдән ерак торганы белән куллана башларга өйрәтте. Әмма, өстәл артында без белеп бетермәгән берничә “тозак” бар әле.

Яхшы тон тәртибе

Резервлау. Кайбер оешмада табын резервлау – зарур санала. Әмма кайда гына җыенсагыз да, өстәл борньлап куярга киңәш итәбез. Бу бер дә катлаулы түгел. Алдан кайгыртып куйсагыз, сез үзегез теләгән урынга – тәрәзә кырыендагы яки камин янәшәсендәге өстәл артына утырачаксыз. Әгәр, сезнең планнарыгыз үзгәрә икән, ресторанга шалтыратып, резервланган өстәлдән баш тартуыгызны кисәтергә кирәк. Бу да кыен эш түгел.

Яхшы тон тәртибе

Махсус тәкъдим. Бу – күпләргә таныш. Кайбер ресторанда клиентлар помидорлы салат сораганда: “зинһар өчен минем салатка помидор салмагыз,” – дияргә мөмкин. Гадәттә, ресторанга эшлекле очрашуга баралар. Җитди очрашуга килгәч, этикет белгәннәр, мондый үтенечләр белән вакланмый. Әгәр сезне ресторанга чакырсалар, сезгә тәкъдим ителгән барлык төр ризыктан авыз итү мәслихәт. Бу әдәп кагыйдәсе. Бары тик аллергиядән интеккән яки махсус диетадагыларга гына искәрмә ясала.

Яхшы тон тәртибе

Урынсыз ярдәм. Ашаганнан соң, барлык тәлинкәләрне бер өемгә өеп, официантка ярдәм итәргә ашыкмагыз. Өйрәтелгән персонал – үз вазыйфасын сезнең ярдәмнән башка да оста башкара. Клиентның артыннан килеп, ул тәлинкәләрне тиешле тәртиптә алып китәчәк. Әгәр официантка рәхмәт әйтергә теләсәгез, счет суммасының 5 -10 % ын официантка чәйлек итеп калдыра аласыз.

Яхшы тон тәртибе

“швед” табыны — барлык клиентларга уңайлылык өчен уйланылган алым. Әмма, кайберәүләр, чама хисен югалтып, бер тәлинкәгә барлык төр ризыктан “кибән” өеп куялар. Тәрбиясез күренәсегез килмәсә, башта бер төрле ризыкны авыз итеп, аннары, чиста тәлинкә белән, икенче төрле ризыкны да ашап карый аласыз. Европадагы кайбер рестораннарда “швед өстәле”ндә игълан эленеп тора. Анда: “ризыкка саклык белән, ә безнең хезмәткә хөрмәт белән карарга киңәш итәбез. Ашый алганнан күбрәк ризык алмаска тырышыгыз!” – диелгән.

Яхшы тон тәртибе

Чиста булмаган савыт –саба: булырга тиеш түгел! Әгәр дә инде сезнең бокалда таплар күренә икән, итагатьле итеп, башкаларның игътибарын җәлеп итмичә, официанттан савыт – сабаны алмаштыруларын үтенегез. Тавыш –гауга күтәрү – тәрбиясезлегегезне генә күрсәтә.

Счетны озак көтәргәме?

Менә инде, 15 минутлап, сез түләргә әзер, ә официант күренми. Әгәр хезмәт күрсәтүче персонал сезнең эндәшүгә игътибар итми икән, официант өстәле янына үзегез килегез. Ярсып, ашаган өчен түләмичә чыгып китәргә уйламагыз: сакчылар сезне бинадан чыгармаячак.

Яхшы тон тәртибе

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә