Термос (стериль чисталык ярата)

Термос

Ә сез аны куллана беләсезме?

Гадәттә, аны алдан әзерләп куйган кайнар ризык өчен кулланабыз.Ә термоста ризык тиешле сыйфатларын саклыймы? Герметиклык һәм җылылыкны саклау сәләте – термосның иң зур уңайлы сыйфаты. Әмма бу кайвакыт без теләмәгән күңелсезлекләр дә китереп чыгара ала.

Термос

Эш нәрсәдә?

Ризык саклау өчен эшләнгән термосларда бактерияләр тиз үрчи. Шуңа күрә термоска салып саклаганчы кесәл, кофе, аш, компотларны башта кайнатырга, һәм кайнап торган килеш үк тутырып куярга кирәк. Һәм термоста сакланасы ризыкны әзерләгәндә, аны капкачы ачык кастрюлдә суытырга ярамый. Әзерләү белән үк термоска тутырып куегыз. Ит, балык яки яшелчәдән әзерләнгән ризыкка килсәк, аларны әйбәтләп, озак итеп кыздырырга яки пешерергә кирәк.

Термос

Термосны “миниплитә” урынына да кулланучылар бар: чәй, кофе пешерү өчен. Ә менә боткаларны, аеруча карабодай боткасын – термоста пешереп бетерергә киңәш ителми.
Бик әйбәтләп юылган, хәтта кыздырылган ярманы термоста пешерү – эчәкләргә ярамый. Әгәгр сез термоста әйбәт итеп кайнатылган сөт эчәсегез килсә, сөтне кайнат чыгу белән термоска бушатыгыз.

Төнәтмәләр.

Термос

Термоста дару үләннәре пешерергә ярыймы? Бер белгеч тә “юк!” – дип өзеп әйтми. Әгәр хуҗабикә төнәтергә теләгән кара җимеш, гөлҗимеш, кура җиләген әйбәтләп юа икән, төнәтмәне курыкмыйча әзерләргә була. Ә дару үләннәрен төнәтү – четереклерәк. Кайберләрен кайнар су коеп кына төнәтергә яраса, кайсыбер дару үләннәрен озаграк(сәгатьләп тә хәтта) итеп кайнатырга кирәк.

Әгәр кагыйдәне төгәл үтәмәсәгез, дару үләненең файдалы сыйфатларын юкка чыгарырга мөмкин. Яки тагын да аянычы – дару үләннәрен агуга әйләндереп куюыгыз бар. Шуңа күрә, дару үләннәрен бары тик плитәдә әзерләгез.
Термос куллануның төп шарты – чисталык саклау!

Термос

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә