Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Яз – үсентеләр әзерләү чоры гына түгел, яз – гөлләр яңарту өчен дә кулай фасыл. Үз өегезне гөлләр иленә әверелдерәсегез киләме? Әмма, дөнья мәшәкатьләре белән, экзотик гөлләр үстерергә вакыт калмыймы? Эштән бушый алмаучылар өчен кибетләрдә “көйсез булмаган” гөлләр бар.

Ялкауларга дус

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Замиокулькас

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Итләч сабакта ялтырап торган караңгы яшел төстәге яфраклы гөл. Замиокулькасның уңай холкы – күләгәле урында да рәхәтләнеп үсә, үзенә артык игътибар таләп итми. Берәр атнага ялга киткәндә, борчылмагыз, гөл сусаудан кипмәячәк.

Дендробиум һәм фаленопсис – иң “ачык күңелле” орхидеяләр. Орхидеяләрне атнага бер тапкыр бөтен чүлмәгенә су тутырып сугару җитә. Су гөл тамырына җыелып калмасын өчен, чүлмәгенең төбе тишекле булуы шарт.

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Чираттагы ялга киткәндә, орхидеяне ике атна “онытып” торырга була. Нәкъ менә шул ике атна су сипми тору сәбәпле, сезнең орхидея яңадан чәчәк атачак.

Сансевиерия – теләсә нинди интерьерга үзенчәлекле матурлык өсти. Бигрәк тә офиста үстерү өчен матур гөл. Бу гөл артык иркә түгел, әмма кирәгеннән артык су сипкәнне яратмый(аеруча кыш көннәрендә).

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Тиз үсә торган гөлләр

Рипсалис

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Бик матур кактус, тиз арада үрчеп, үрмәле гөл сыман үсә. Читтән караганда, коралл яки мендәрчекне хәтерләтә.

Хризалидокарпус

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Пальма гөле сезгә кояшлы диңгез арты илләрен исегезгә төшереп торыр. Ул бик тиз үсә, яктылыкка да талымлы түгел.

Фикус

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Фикусның 100дән артык төре бар. Буе, яфраклары формасына карап, аны төрле төргә бүләләр. Бу гөлне һәркем күңеленә ошаганын сатып ала ала. Әгәр сез тиз дә үсә, артык көйсез дә булмаган гөл утыртырга телисез икән, һичшиксез, фикус гөлен сайларга киңәш итәбез.

Экзотик кунаклар

Араукария

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Бу гөл җир йөзендә динозаврлар йөргән заманда ук үскән. Гаҗәеп матур бу гөл экзотик чыршыга охшаган, бары тик ылыслары гына йомшаграк. Аны кечкенә уенчыклар белән бизәп куючылар да бар.

Нолина яки бокарнея

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Беренче карашка ук игътибарны үзенә җәлеп итә. Бу гөлнең ботагы тамырдан киңәеп, гөлнең очы тар яфраклы “башлык”лы. Аның калын төбе – дымны үзенә туплап тора. Бу гөлгә якты урын кирәк. Әмма бик сирәк сугарырга: җәен айга ике тапкыр, ә кышын айга нибары бер тапкыр су сибәргә киңәш ителә.

Цитрус гөле

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Тәрәзәгез төбендә җиләк – җимеш үсүен күзәтәсегез киләме? Җыерчыклы яшел җимешләр вакыт үтү белән сары, ялкын сары төскә керүен күрү генә түгел, хуш исле, тәмле тәмен татып карау бәхетенә дә ирешә аласыз. Әмма бу матурлык өчен озак тырышырга туры киләчәк. Барлык цитрус гөлләре дә яктылык, вакытында сугару һәм ашлауны ярата. Аның каравы тугыз айдан ак, хуш исле ясмин чәчәге кебек чәчәктән ялкын сары, сусыл җимеш барлыкка киләчәк.

Тәрәз саен яран гөл үсә,..

Бүлешергә

Фикерләр

20 Июнь, 2018

Алия

Фикер өстәргә