Рәваҗ: ризык та, дәва да

Бу күпъеллык үсемлек барлык җиләк – җимеш, яшелчәләрдән дә иртә өлгерә. Димәк, кыш буе организмда тотылган табигый витаминнар запасын тулыландыру өчен менә дигән мөмкинлек!

Тышкы яктан рәваҗ – әрекмәнгә охшаганрак, ә тәме белән әчкелтем алмага. Көйсез үсемлек түгел ул, бакчада рәхәтләнеп үсә ала. Рәваҗдәге витаминнар, микроэлементларның күплеге – организмны энергиягә баета, йөрәк – кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, баш тиресен яхшырта, тырнакларны ныгыта – бу аның кешегә файда китергән исемлекнең бик азы гына. Хәтта сабагында да ашкайнату системасына файдалы микроэлементлар бар.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Дәвалау максатында рәваҗны безнең эрага кадәр 3 мең еллар элек куллана башлаганнар. Соңрак ул Азияне буйсындыра, Фарсы иленә барып җитә, ә аннан аны Европага гарәп сәүдәгәрләре алып килә. Бүгенге көндә бу үсемлек дарулар әзерләүдә дә, халык медицинасында да киң кулланылышта.

Сабаклары

Май аенда рәваҗнең беренче сабаклары чыга. Яшь сабаклары – бик тәмле, аларны 20 – 30 см озынлыкка җиткәч кулланырга мөмкин. Рәваҗ сабакларын пычак белән кисеп алырга киңәш ителми. Кул белән өзеп алыгыз. Ә җыеп алырга бер көн кала рәваҗны күп итеп сугарырга кирәк, болай иткәндә, үсемлек сабаклары сусыл була.

Рәваҗ сабакларыннан кесәл, компот, кайнатма, бәлеш өчен татлы эчлек әзерләргә була. Бу үсемлекнең сабакларын икенче кат июль урталарында җыя аласыз.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Ә менә карт ботаклар каты гына түгел, сәламәтлеккә дә бик зыянлы. Картайган ботакларга җыелган рәваҗ кислотасы бөергә таш булып утыра икән.

Зарарлы булуын күрсәтә торган билге: эчәклек һәм бәвел юлы системасы, холецистит, подагра, туберкулез, ревматизм, геморрой авырулары булганда, йөкле ханымнарга рәваҗ куллану тыела.

тамырлары

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Дәвалану максатында, нигездә, рәваҗның тамырлары кулланыла. Аны сентябрь, октябрь айларында әзерләргә кирәк. Тамырны яхшылап юып, вак ботакларын кисеп атасыз да, тагын бер кат салкын су белән чайкап, элеп куясыз. Тамырларны әйбәт җиләтелә торган бүлмәдә яки махсус киптергечтә(50 – 60 градуста) киптерегә кирәк.

сәламәтлек рецепты

Азканлылык вакытында: 1 аш кашыгы уылган тамырны 1 стакан кайнап торган су салып, төреп, 30 минутка төнәтергә куябыз. Сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә эчәргә.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Эч кипкәндә: 1 аш кашыгы вакланган тамырга 1 стакан кайнар су салып, акрын утта 10 минут кайнатырга. Уттан алып, 1,5 сәгать суытырга да, сөзеп, йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

Эч киткәндә: Киптерелгән рәваҗ тамырларын кофеугычта уып, порошоксыман хәлгә килгән тамырны суда болгатып, көненә берничә тапкыр эчәргә.

Гипертониядән: киптереп вакланган 2 аш кашыгы рәваҗ тамырын 1 стакан кайнар су салып, акрын утта 20 минут кайнатырга. Көненә 1,5 стаканнан артык эчәргә ярамый.

Иммунитет төшкәндә: Рәваҗ сабакларын чистартып, юып, сок сыккыч җайланма белән сок чыгартып, көненә 1 әр стакан эчәргә. Теләге булган кеше рәваҗ согына бал да куша ала.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Пешкәндә: рәваҗ ботакларын 2 : 1 исәбенә бал белән болгатып, катнашманы пешкән урынга сөртәбез. Компрессны көненә 2 – 3 мәртәбә алмаштырабыз. Бу ысул авыртуны да баса, пешкән урында яра эзен дә киметә.

гүзәллек өчен киңәшләр:

Бит тиресен агарту өчен:

пигмент тапларын бетерергә түбәндәге битлек ярдәм итәр:

— Рәваҗ сабакларыннан сок сыгып, 2 аш кашыгы сокны 1 аш кашыгы ваклап уылган солы ярмасы һәм 1 аш кашыгы сөт өсте белән кушып болгатабыз. Әзер битлекне биткә сөртеп, 20 минут тотабыз. Җылымса су белән юып алабыз. Курсны атнага 2 мәртәбә кабатларга.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

Биттәге бетчәләрне бетерү өчен:

битлек ясарга 2 аш кашыгы вакланган рәваҗ сабагы, 1 йомырка агы, 1 аш кашыгы глицерин кирәк булачак. Боткасыман битлекне биткә сөртеп, 15 минут тотабыз да, җылы су белән юып алабыз. Курс – көнаралаш 3 атна.

Рәваҗдан кышка кайнатма.
Кайнатма бик тәмле булачак.

Рәваҗ: ризык та, дәва да

500 гр рәваҗ яфрагы, 300 гр шикәр пудрасы, уртача зурлыктагы 1 бәбрия(розмарин) ботагы кирәк булачак.

Рәваҗ ботакларын чистартып юып, куб формасында турыйбыз(2см.). Пыяла савытка туралган ботакларны салып, шикәр пудрасы сибәбез дә төнгә калдырабыз.

Рәваҗны согы белән кәстрүлгә салып, розмарин ботагын кушабыз да, кайнатып чыгарабыз. Болгата –болгата талгын утта 10 минут кайнаткач, розмарин ботагын алып атабыз. Суытып, кышка тутырып куябыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә