Орлыктан агач

Орлыктан агач

Тәрәзә төбендә лимон үстерергә хыялланасызмы?

Безнең эксперт инструкцияләренә колак салсагыз, хыял чынбарлыкка әверелергә мөмкин.

Ни өчен Рәсәйдә бу үсемлек зур популярлыкка ия? Моны аңлату читен түгел. Лимон төньякка карап торган тәрәзәгез төбендә дә җимеш бирәчәк. Өстәвенә, лимон гөле, бүлмәне бизәүдән тыш, фитонцид үзлеккә ия: бер гөл бөтен бүлмәнең һавасы сафлыгына гарантия бирә. Бу исә, шәһәрнең кечкенә фатирлары өчен актуаль тема.

Орлыктан агач

1 адым

Гөл утыртуны лимонның иң эре орлыгын сайлаудан башларга киңәш итәбез. Орлыкны исә якында гына урнашкан кибеттә сатылган лимоннан ала аласыз. Аны җимештән алу белән утыртырга кирәк, чөнки кипкән орлыктан үсенте алу шансы азрак.

Орлыктан агач

2 адым

Уңдырышлы туфрак “ясыйбыз”, чөнки кибетләрдә сатылган махсус “цитрус үсемлекләр өчен” диелгән туфрак бик үк отышлы түгел.

Туфрак өчен нәрсә кирәк?

• Яфрак черемәсе – 1 кг.;
• Эре ком (елга комы отышлы) – 1 кг.;
• Төелгән яфрак күмере (сатуда бар) – 200 гр.

Бу состав нейтраль, уңдырышлы һәм мондый туфрак һаваны җиңел үткәрә.

3 адым

Лимонның берничә орлыгын дым үткәзә торган пластик савытка утыртып, бу савытны пленка белән каплап куярга кирәк. Шулай итеп, теплица эффекты барлыкка килә. Аны 20 – 22 градус җылылыктагы температура режимында караңгырак урында тотарга кирәк.

4 адым

Хәзер үсентене тәрбияләү серләре. Бер айдан тишелеп чыккан үсентеләрне акрынлап яктыга ияләштерәбез. Лимон үсентесендә 3 яфрак барлыкка килүгә, аны, чүлмәккә утыртып, тәрәзә төбенә урнаштырырга була.

Альтернатива

Тамырланган үсенте сатып алу җайлырак, әлбәттә. Андыйлар белән мәшәкать тә азрак, уңыш алуга гарантия дә бар! Әгәр әзер гөл сатып алырга җыенсагыз, “Майер” яки “Майкопский” сортларын сайлагыз.

Орлыктан агач

Гомуми киңәшләр:

Лимон көйсез гөл түгел. Туфракта дымны дөрес саклап, вакытында сугару да җитә. Кыш айларында лимонга су сибү атнага бер мәртәбә, ә җәен исә, көн дә, аз –азлап, җылымса су сибеп тору кирәк. Әгәр, мөмкинлек булса, җәйгә лимонны бакчага чыгарып утыртырга киңәш ителә. Җәйге челләдә һәм кыш көне җылытылган бүлмәдә лимонны мөмкин кадәр күбрәк коендырып торыгыз.

• Кызыклы идеяләр:

Орлыктан агач

• Авокадодан җимеш өмет итү – өметсез. Бик сирәк очракта гына ул җимеш бирә. Әмма бу гөл фитонцидка бай, һәм купшы. Авокадоны да, өлгергән җимешнең орлыгын юып, дренажлы туфракка 2,5 см. тирәнлектә утыртырга кирәк. Аннары, чүлмәген җылы, якты урынга урнаштырып, сугарырга онытмагыз.

Орлыктан агач

• Хөрмә агачы авокадо кебек үк бары тик матурлык өчен генә утыртыла. Хөрмәнең 10 орлыгын 2 көнгә суга салып, суын көнгә 3 мәртәбә алмаштырып торырга кирәк. Аннары орлыкны тирән итмичә генә кисеп(дым керсен өчен), тагын 2 көнгә сулы савытка салабыз. Аннары “пальма өчен”диелгән дренажлы туфракка 1,5 см. тирәнлеккә утыртабыз. Һәм, җылылык саклау өчен, пленка белән каплап тотабыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә