Орхидея үстерү серләре

Орхидея үстерү серләре

Озак вакыт тәрәзә төбен бизәп, чәчәккә күмелеп утыручы орхидеяның татарча исеме – күке яше.

Бүген орхидея үрчетү хакында:

• Нәрсәдән башларга?

Фалинопсисны үрчетү – әгәр бу гөл авыру булмаса гына мөмкин. Орхидея сәламәт, тиешенчә тукланган, сугарылган, яктылык җитә торган урында үсәргә тиеш. Күке яшенең туклыклы матдәләр җыела торган урыны юк. Ә туклыклы матдәләр туплана торган орхидеяләрне үрчетү күпкә гадиерәк – аларны тамырларын бүлгәләп тә күпләтергә була. Табигый мохитта фаленопсисны ничек үрчетергә соң? Табигатьтә кыргый фаленопсисларның, чәчәк атканнан соң орлыклары коелып, яңа үсентеләре барлыкка килә. Орхидея орлыклары эзләп табу – мәшәкатьлерәк булыр. Ә менә гөлне “балалатырга” булыша алабыз. Моның өчен кыргый күке гөленең табигатьтә үсү шартларын өйдә булдыру да җитә.

Орхидея үстерү серләре

• Нишләргә?

Гөл яңа үсентеләр булдырсын өчен бары тик тиешле шартлар тудыру кирәк. Һәм, чәчәк атканда, көндез, төнлә һава җылылыгының аермасын булдыру кирәк. Орхидея чәчәк атканда көндез җылылык югары, ә төнлә түбән(15 градустан түбән булмаска тиеш) булса яхшы. Чәчәк атып бетергәндә көндез 28 – 30 градус җылы булуы кирәк. Дымлылык та бик югары булырга тиеш. Мондый шартлар йоклаган бөреләрне уяту өчен мөһим. Әмма бөреләр һәрвакыт ачылып бетмәскә дә мөмкин. Кайвакыт, тиешле шартлар тудыруга, гөлнең “балалары” күренә башлый. Әмма еш кына күке яшен үрчетү өчен стимул кирәк.

• “балалары” булса,..

Сезгә бәхет елмайган очракта, күке яше чәчәк ату чорында үрчи башласа, гөлнең үсентеләрен, яфраклары күренеп, 5 см тамырчыклары үскәнче тияргә киңәш ителми. Бары тик аннары гына күчереп утыртырга мөмкин.

Шунысын онытмагыз: үсентеләр чыгарган “әни гөл” үсеше начарлана. Үрчетергә теләгән орхидеяне саклап тотарга кирәк.

Орхидея үстерү серләре

• балалату серләре

Йоклаган бөреләрен “уятып җибәрү”, гөлне балалату өчен бөренең кабыгын сак кына салдырырга кирәк. Әмма бөре кабыгын салдырганда, үзен яраларга ярамый. Кабыгын салдыргач, махсус гормональ паста сөртергә киңәш ителә.

• гормоннар да кирәк?

Өй шартларында да гөл бөресен тукландыру өчен гормональ паста эшләп була. 10 мг кинетин препараты яки 6 – БАП (бензаминопурин) сатып алып, 1мл су һәм 1 г ланолин белән кушып болгатасыз да, гөлнең бөреләренә сөртәсез. Гормональ препаратлар кулланганда бүлмә температурасы 20 – 22 градустан ким булмаса, озак көттерми гөлнең яңа ботаклары дә күренә башлаячак. Әмма безгә яңа ботаклар кирәкми. Гөлнең бөреләрен бүлмәдә 28 градус җылылык булганда гына эшкәртергә киңәш ителә. Эшкәрткәннән соң да гөлне 28 – 29 градус җылылыкта 3 – 5 көн тотарга кирәк. 3 – 5 көннән бөреләрне тагын бер кат эшкәрту кирәк. Бу – яңа үрентеләр алуга тагын бер шанс. Әмма, еш кына, орхидея балалары артмыйча, яңа, яшь ботаклары гына күбәергә мөмкин.

Орхидея үстерү серләре

• башка юллары

1). Чәчәк атып бетергән гөлнең ботагын кисеп, җылымса суга кояшлы тәрәзә төбенә утыртасыз да, тамырлансын өчен, даими рәвештә “доктор Фоли” ны ботакка сиптерегә кирәк.

2). Зур ботаклы карт гөлнең ботагын чиста, үткен пычак белән сак кына кисеп алып, аны агач күмере белән эшкәртеп, яңа чүлмәккә утыртырга була.

Әгәр сезгә бәхет елмайса, үрентеләр тамырланып, үсеп китәчәкләр. Әмма алар бары тик 2 – 3 елдан гына чәчәк ата башлар.

• кечкенә киңәшләр

• Кайбер гибрид күке яшенең бөреләре “бала”га әверелергә мөмкин, ләкин алар тамырланмый торган үрентеләр. Алар “әни гөл” аша туклана, шуңа да тамырланмаячаклар. Бу очракта, яңа чыккан үрентене кисеп алып, ашлама белән эшкәрткәннән соң үтә күренмәле пластик савытка су салып утыртасыз да, пенопласт белән гөл ботагын әйбәтләп беркетеп куясыз. Бары тик тамырланган ботакны гына ашланган җиргә утыртырга кирәк. Утырткач, үрентенең аскы өлеше саргаячак. Сары яфракларны өзәргә ярамый. Алар үзләрендәге туклыклы матдәне үрентегә биреп бетергәч үзләре коела. Тамырлану процессы бик озак булачак.

Орхидея үстерү серләре

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә