Микродулкынлы мич

Ничек тәрбияләп тотарга?

1. Микродулкынлы мичне дөрес урынга урнаштырыгыз:

Теләсә нинди җылыткыч приборлардан, суыткычтан ераграк тотарга кирәк. Мичне идәннән 1 м биеклектә югарыга урнаштырыгыз. Стенадан 15 см ераклыкта булырга тиеш.

2. Буш мичне кабызмагыз!

Югыйсә, мичнең электромагнит дулкыннары(магнетрон) эштән чыгачак. Җитештерүчеләр буш микродулкынлы мичтә һәрвакыт 1 стакан су тотарга куша. Болай эшләгәндә, мичне кабызып җибәрсәгез дә, магнетроны зарарланмый икән. Шулай ук массасы 200 гр нан ким булган ризыкны җылытасы булсагыз(сэндвич яки пирог кисәге), янына 1 стакан су да утыртыгыз.

Микродулкынлы мич

3. Микродулкынлы мичнең ишеген һәрвакыт ябып тотыгыз.

Ишек элгеченең ватылуын теләмәсәгез, ишеген гел ябык тотыгыз. Һәм ишеге ватылмасын өчен хәтта ашъяулыкны да микродулкынлы мич өстенә куя күрмәгез. Ашъяулык ишегенә кысылып, ишеге ватылырга мөмкин.

4. Куллану тәртибенә игътибарлы булыгыз

Микродулкынлы мич

  • Ризык әзерләү вакытын озайтмагыз.
  • Мичкә тиешеннән артык авырлыкта ризык куймагыз.
  • Мичне билгеләнеше буенча гына кулланырга киңәш ителә. Ягъни, банкалар стерильләштерү, нәрсә дә булса киптерү өчен кулланмавыгыз хәерле.
  • Герметик ябык савыттагы ризыкны мичтә җылытмагыз. Кабыгы белән йомырка әзерләмәгез.
  • Җылытыр алдыннан бала шешәсенең имезлеген салдырып алыгыз.
  • Җылытырга куйганда, эчтән пары чыксын өчен, сосискаларның, яшелчә, җиләк – җимешнең кабыгын чәнечке белән тишеп куегыз.

5. Махсус савыт – саба кулланыгыз

Микродулкынлы мич

Кибеттән алганда ук савыт – сабаның микродулкынлы мичкә куярга рөхсәт ителгәнен сайлагыз.

6. Үз вакытында чистартып торыгыз

Еллар буе җыелып каткан май тапларын чистарту җиңел булмаячак. Шуның өчен, кулланган саен, микродулкынлы мичне сөртеп куегыз.

7. Чистартканда мичне электр чыбыгыннан өзеп куегыз.

Микродулкынлы мич

Чистартканда, әлбәттә, мичне электрдан “өзеп” тору мәслихәт.

Хуҗабикәләргә кечкенә генә серләр:

  • Туңдыргычтан алган ризыкны тигез, матур итеп кисәр өчен пычакны кайнар суда җылытыгыз. Мондый ысул белән сыер маен турарга була.
  • Киресенчә, торт кисәр алдыннан пычакны туңдыргычка куеп, суытсагыз, тортны тигез – матур өлешләргә турау җиңелрәк булачак.
  • Суган тураганда “еламас” өчен, пычакны вакыт – вакыт салкын суга тыгып алыгыз.
  • Туңдыргычка тутырылган яшелчәләрне туңдырылган килеш кайнап торган суга яки табага салып әзерләргә кирәк. Шулай ук туңдырылган җиләк – җимешне дә компотка кайнап торган суга салалар. Болай эшләгәндә, витаминнар, файдалы матдәләр күбрәк сакланачак.

Микродулкынлы мич

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә