Йорт кирәк- ярагы

Көндәлек техника сатучы кибетләр бик күп хәзер. Әмма өйгә техника сатып алуның үз серләре бар.

Йорт кирәк- ярагы

• электр плитәсе

энергия сарыф итү – кулланучыга бәйле. Заманча эшләнгән электр плитәләре, элекке елларда эшләп чыгарылганына караганда, 30 % энергияне азрак сарыф итә. Мондый эффект азыкны әзерләргә тиешле температураны көйләүче сенсорга да бәйле. Ә кайбер плитәләр, таба, кәстрүлнең диаметрын ачыклап, җылыту өслеген дә үзләре көйли икән.

Йорт кирәк- ярагы

• суыткыч

Бу техника бертуктаусыз, тәүлек әйләнәсе эшләп торганлыктан, өйдәге сарыф ителгән электр энергиясенең 33% ы аңа туры килә. Бу проблеманы хәл итү өчен, суыткыч эшләп чыгаручы фирмалар җылылыкны тоткарлау өчен махсус пластик куллана башладылар. Һәм суыткычның туңдыру бүлегенә аерым электрон идарә куялар. NoFrost технологиясе исә, суыткычны бозланудан саклап, энергияне азрак сарыф итәргә булыша.

Йорт кирәк- ярагы

• кер юу машинасы

кер юарга су җылытканда электр энергиясе аеруча күп кулланыла. Шунлыктан, кайнар суга тоташтырып була торган кер юу машинасы алырга кирәк. Бу өйдәге 72 % электр энергиясен саклап калырга мөмкинлек, дигән сүз. Әгәр машинагызда суны бары тик тиешле күләмдә генә куллану мөмкинлеге бирүче күрсәткеч булса, тагын да яхшы.

Йорт кирәк- ярагы

• тузан суырткыч

Күпчелек сатып алучы тузан суырткычның электр җегәрлеге зуррак булганын сайлый. Әгәр аның электр җегәрлеге зур икән, ул күбрәк тузан суырта дигән сүз түгел. Дөреслектә, тузан суырту сыйфаты белән бу техниканың электр җегәрлеге бәйле түгел. Тузан суырту җегәрлегенә игътибар итәргә кирәк: оптималь күрсәткеч – 350 – 500 Вт булса әйбәт. Тузан суырткычның суырту көче зуррак булса, ул 50 % электр энергиясен саклый.

Йорт кирәк- ярагы

• үтүк

Үтүкләгәндә кулланган электр энергиясенең 90 % ы пар бөркегәндә сарыф ителә икән. Электр энергиясен саклык белән куллану өчен, үтүкнең автоматик рәвештә энергия саклау функциялесен сатып алырга киңәш ителә. Андый үтүк кабызылган булып та, пар кулланылмый икән, бу электр энергиясен сарыф итүне 20 – 25 % ка киметә.

Йорт кирәк- ярагы

• чәйнек

Электр энергиясен саклык белән кулланучы махсус яссы җылыткычлы чәйнек алу отышлы. Андыйларда чәй тиз кайный һәм электр энергиясен сарыф итү – 20 % ка кимрәк була.

Йорт кирәк- ярагы

• җылыткыч

Иң экономияле җылыткыч дип, инфракызыл җылыткыч санала. Электр энергиясен сарыф итү гади җылыткычныкына караганда 40 % кимрәк икән.

Йорт кирәк- ярагы

Мөһим!

Хәзер күпчелек көндәлек техника Европада эшләнелеп, махсус наклейка ябыштырылган була. Анда, энергия саклау дәрәҗәсенә карап, A классыннан алып, G классына кадәр бүленеш бар. A классы энергияне азрак исраф итеп, G классында электр энергиясен саклау кимрәк. Шуңа күрә, кибеткә барсагыз, A классындагы техниканы сайлагыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә