Хуҗабикәгә киңәшләр
Камыр яратучыларга
- Токмач яки пилмән камырына сөт салмаска киңәш ителә. Сөтле камыр шулпаны болганчык төсле итә, ә сөтле камырдан ясалган пилмән яки токмач шулпада изрәп китә.
- Әгәр камырны полиэтилен пакетка салып, өстәлдә яки суыткычта 1 әр сәгать тотсагыз, камыр сузылучанрак була, җәемнәргә җәю җайлырак булачак.
- Пилмәнне пешергәндә, бер өлеше кәстрүл төбенә ябышса, тишекле чүмеч белән акрын гына болгатып җибәрергә кирәк. Пилмәннәр өскә күтәрелүе – бу әле алар пешеп чыкты, дигән сүз түгел. Пилмәнне кайнап торган суга салып, уртача утта 5 – 7 минут кайнаткач, ул әзер була.
Балык әзерләү серләре
- Кызыл балык, судак балыгы, тәрәч балыгын фаршларга була, әмма карп һәм чуртан балыгын фаршлау отышлырак.
- Фаршланган балыкка һәм балык шулпасына башлы суганны кабыгы белән салсагыз, шулпа алтынсу төстә булыр.
- Әгәр балыкны агач “такта”да эшкәртәсез икән, балык чистартып турар алдыннан тактага уксус яки лимон согы сиптереп җибәрегез. Нәтиҗәдә тактаның ярыклары томаланып, балык исе тактага үтеп керми.
- Суган һәм керән бик күп төрле балыкларга әйбәт тәмләткеч була.
Каз яки тавык әзерлибез
- Кош ите йомшак һәм тәмле булып пешсен дисәгез, аның эчен – тышын лимон яки лимон кислотасы белән уыгыз.
- Әгәр тавык итен куе каймак яки майонез белән алдан майлап куйсагыз, ул алтынсу төстә булып пешә.
- Карт тавык ите тизрәк пешсен дисәгез, аны, ярты сәгать пешкәннән соң, 5 минутка салкын суга салып торыгыз, аннары пешерүне дәвам итегез.
- Казны пешекләп йолкырга ярамый. Чөнки бер тапкыр пешекләнгән каз итенең тәме үзгәрәчәк.
Анемиядән кесәл
- Кофеугычта 3 кашык карабодай уып, 3 стакан салкын су салыгыз. Болгатып торып, кесәл пешерегез. Суынгач, ярты стакан кызыл чөгендер согы кушып болгатыгыз. Бал өстәп балландырып җибәргәч, көне буе аз – азлап эчегез. Дәвалану курсы – 1 ай.
Фикер өстәргә