“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Суганчалыларны тәрбияләү

Язын иң беренче суганчалы чәчәкләр үсеп китә. Аларның бөреләре барлыкка килә башлауга, ашларга онытмагыз.

• 1 кв м га 15 гр исәбенә күкерт һәм калийлы суперфосфат белән ашлагыз.

• Суганчалар түтәленә черемә кертергә ярамый. Бу гөмбә авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

• Әгәр һава торышы коры, җылы булса, җирне 25 см тирәнлектә дымландырырга кирәк.

Май коңгызы – бакча дусты түгел

“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Бакчага май коңгызларының личинкалары ияләшкән икән, димәк:

• Иң гади ысул – кул белән май коңгызының личинкаларын җыеп алыгыз.

• 10 л суга 3 – 5 гр исәбенә марганцовка эремәсен бакчага сиптереп, личинкаларны куркытып була.

• Бөҗәкнең личинкасына көчле агу буларак, бакчагызга торна борчагы утырта аласыз.

• Җиләкләрне утыртыр алдыннан җиргә 10 – 20 мл нашатырь спиртын 10 литр суда эретеп сибегез.

• Әгәр дә алай да личинкалардан котыла алмагансыз икән, май коңгызларын, агачтан коеп төшереп, юкка чыгарырга кирәк. Агачтан иртәнге якта – коңгызлар аз хәрәкәтле вакытта коерга киңәш ителә.

Орлык сайлый беләсезме?

“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Ачык грунтка утыртасы яшелчә орлыкларын да дөрес сайларга кирәк.

• Кибет киштәләрендә матур капларда, төрле фирмада эшләнгән орлыклар күп, әлбәттә. Ләкин, матур итеп төрелгән орлыкларның бәясе дә бик кыйммәт.

• Орлыкны базардан алмаска тырышыгыз. Орлык сата торган махсус кибетләрдән алу отышлырак.

• Иң яхшысы – орлыкны үз илебездә җитештерелгәнен алу. Ник дигәндә, Австралиядә җитештерелгән орлык безнең климатта үсә алмаска мөмкин.

• Кәгазь пакеты таушалмаган булуы шарт. Пакеттагы орлыклар да зыян күрмәгән(уалмаган яки сынмаган) булырга тиеш. Кишер һәм петрушка орлыгы төерчекле булса, утырту да җайлы булыр, сабагы да биек үсәчәк.

• Чөгендер, укроп, сельдерей орлыклары көйсез түгел. Аларның саклану вакыты – 5 елга кадәр. Өстәвенә, үзегез дә бакчагызда көздән бу яшелчәләрнең орлыгын җыеп кала аласыз.

Помидор үсентесен күчереп утырту

“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Помидор үсентеләрен күчереп утыртуның берничә ысулы бар.

• Әгәр участогыгыз кечкенә булып, мул уңыш җыеп аласыгыз килсә, бер төпкә икешәр үсенте утырта аласыз. Үсентеләр арасында 40 см ара калдырыгыз. Утыртыр алдыннан үсентенең астагы 3 – 4 яфрагын өзегез. Үсентеләрне өзелгән яфраклар урыны күмелерлек тирәнлектә утыртасы.

• Әзер буразнага үсентенең тамыры гына түгел, астагы бер – ике ботагы да күмелелек тирәнлектә утырту мәслихәт. Болай иткәндә, помидорның тамыры җиргә ныграк берегә.

• Үсентенең өстәмә ботакларын өзеп атмагыз. Алар үскәч, яфракларын өзеп, җиргә күмегез. Өстәмә ботаклар, тамыр җибәреп, мөстәкыйль куакка әйләнәчәк.

Үсемлекләрне язын “бөркү”

“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Әгәр куакларга язын ашлама белән бөркесәгез, уңышы бик күп булачак.

• Һава торышы болытлы яки җилле булганда, куакларны бөркү кирәкми. Тәүлекнең иртәнге ягында(кояш кыздыра башлаганчы) яки көн сүрелә башлагач бөркергә була.

• Бөркү өчен эремәнең яңа гына ясалган булуы шарт. Иске, озак торган эремәнең файдалы йогынтысы булмаячак.

• Эремә бөркегәндә респиратор киеп, тәннең ачык урыннарын каплап эшләргә кирәк.

• Алмагач һәм грушаны чәчәккә бөреләнгәч һәм чәчәк атканнан соң ике атнадан бөркергә ярый. Төшле җимешле агачлар өч тапкыр бөркелә: чәчәккә бөреләнгәч, чәчәк атып бетергәч, аннары өченче мәртәбә тагын 2 атнадан.

• Кура җиләге һәм җир җиләген беренче тапкыр май башында бөркиләр, икенче мәртәбә – алар чәчәк аткач.

“Хуҗабикә”гә бакчачы киңәшләре

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә