Гөлләр өчен өй туе

Өйгә гөл алганда 3 мөһим факторга игътибар итәргә кирәк.

1. Өйдә һава торышы

Өйгә гөл алып кайтканчы, аңа үз өегездәге климат килешәчәкме, шуны ачыклагыз. Махсус китаплар укып, яки интернетта мәгълуматлар туплагач кына, кибеткә юл тотыгыз. Гөлләр яратучы дусларыгыз да киңәш бирә алыр, белгечләр дә кыйммәтле киңәшләр әйтә ала. Гөлләр кибетендә сатучылар да, гөлне сатып җибәрер алдыннан, сездәге һава шартлары, бүлмәгезнең күләгәле яктамы, әллә тәрәзәләрегез кояшка карап торамы икәнен кызыксыначак башта. Өйдәге һава шартларына туры килми икән, гөл сатып алуыгыз юкка гына булачак.

Гөлләр өчен өй туе

2. Кайдан сатып алынган

Гөлләрне бары тик бакча яки чәчәк кибетләреннән генә сатып алырга киңәш итәбез. Андый урыннарда сәламәт гөл алуга гарантия зуррак. Гөлнең этикеткасына игътибар итегез. Анда үсемлекнең исеме, аны тәрбияләү тәртибе, шартлары язылган булырга тиеш.

Гөлләр өчен өй туе

3. Тышкы кыяфәте

Товарның тышкы кыяфәте – аның сәламәтлегенең сыйфаты, билгесе. Гөлнең тамырлары чүлмәгенең су агып чыга торган тишекләреннән күренеп торырга тиеш түгел. Яфрагында сары яки кара таплар булса, бу гөл чирле дигән сүз. Чәчәк атып утырган гөлләрнең чәчәкләре бөреләреннән күбрәк булырга тиеш. Гөлнең балчыгында ак әйберләр җыелып тормаска тиеш.

Гөлләр өчен өй туе

Акклиматизация чоры

Өйгә алып кайткач, ике – өч көн үтүгә гөлне яңа чүлмәккә күчереп утыртыгыз. Балчыктан эшләнгән чүлмәк сайлау отышлырак. Күчереп утыртканда үсемлекнең тамыры янында “үз” туфрагын күбрәк калдырыгыз.

Гөлләр өчен өй туе

Яңа чүлмәкнең төбенә азрак кына керамзит, азрак ком һәм туфрак салыгыз. Боларны барысын да чәчәкләр кибетеннән алсагыз әйбәтрәк булыр. Күчереп утырткач, сугарырга кирәк. Әмма, су сипкәнче, туфрагын тотып карап тикшерегез. Әгәр туфрагы аз гына булса да дымлы икән, сугаруны икенче көнгә калдырырга мөмкин.

Гөлләр өчен өй туе

Гөл яңа урынга ияләшеп бетмичә, аңа ашламалар сибәргә киңәш ителми. Гөлләрне ачык кояш нурларыннан сакларга һәм җилле урынга куймаска кирәк.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә