Бәрәңге утыртырга киттек

Җир 10 градуска кадәр җылыту белән, тузганаклар чәчәк атуга көрәкне кулга алырга кирәк.

Утырту

Бәрәңге утыртырга киттек

Бүлбеләрне алдан ук әзерлибез – яктыда 10 көн тотабыз. Аннары орлык бәрәңгеләренә атнага бер тапкыр стимулятор(“Эпин – экстра”, “Рибав — экстра”) һәм бактериаль препаратлар(“Гуми”, “Идеал”) сиптереп алабыз. Утыртыр алдыннан бүлбеләрне 30 минутка марганцовкалы(1г), бакыр купорослы(10г), бор кислоталы(10г), сульфат цинклы(10г) 10 литр суда әзерләнгән җылы эремәгә салабыз. Бүлбеләрне 2 – 3 өлешкә бүлергә мөмкин. Бәрәңгенең һәр бүлеме ким дигәндә 2 – 3 күзле булырга тиеш. Бүлбеләрне кисәр алдыннан пычакны марганцовкалы суга тыгып алыгыз. Бүлбеләрне утыртканда көл өстибез. Тирәнлеге – бүлбе өстендә җир 6 – 8 см булырга тиеш, күзләре өске якка каратып салына. Бәрәңгеләрнең бер – берсеннән ераклыгы 25 – 30 см дан якын булмаска, ә буразналар арасы исә – 50 – 70 см булырга тиеш. Буразна арасына кукуруз, салат, куаклы фасоль, теләсә нинди сорт кәбестә яки шпинат утыртырга мөмкин. Бу яшелчәләр янәшәсендә бәрәңге барлык чиргә чыдам була һәм бер үк урында берничә ел уңышны әйбәт бирә. Уңышка керәннең дә йогынтысы әйбәт була. Керәнне бәрәңге бакчасы читләренә утырта аласыз.

Ашлау һәм сугару

Бәрәңге утыртырга киттек

Бәрәңге төбен 2 – 3 мәртәбә өяргә кирәк. Чөнки ул туфракны селкеткәләп торганны ярата, җир астында бүлбедән күбрәк ботаклар йөгерәчәк. Куакны уртага калдырып төбен өйгәндә, уңыш бер төпкә 1 килодан артык булачак. Көздән ашлап калдырылмаган булса, бөреләре күренә башлаганчы ук, сугарганда азот – фосфорлы ашлама сибәбез. Ә соңрак калийлы ашлама кирәк булыр. Даими рәвештә ашлама сибеп,сугарып торырга вакытыгыз булмаса, яңа чабып алынган газон үләне ярдәмгә килер. Газонны чабуга, үләне белән бәрәңге куаклары өстенә каплап куя аласыз.

Колорадо коңгызы белән көрәш

Бәрәңге утыртырга киттек

Корткычларны куркыту өчен, бәрәңге бакчасы тирәли кориандр, гөлбадран, бархатцы утырту кебек экологик алым кулланырга мөмкин. Яки препаратлар куллана аласыз: “Актара”, “Сэмпай”, “Децис – экстра”, “Регент”, “Конфидор”, “Корадо”. “Престиж” дигән препаратны бәрәңге куаларына сиптерсәгез, колорадо коңгызлары сезнең бакчаны урап очар. Инструкция буенча, тиешле генә доза кулланыгыз. Артык ашлама яхшырак нәтиҗәгә китерми, әмма бәрәңгегезгә һәм җиргә зарарлы матдәләр күп тупланачак.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә