Бүлмә гөлләре

Бүлмә гөлләре

(сугару хакында)

Бүлмә гөлләрен үстерүнең төп, мөһим шарты – дөрес сугару. Дөрес сугарудан аларның чирләргә бирешмәве дә, өйне ямьләве дә. Бер карасаң, сугаруның берние дә юк кебек: су тутырып аласы да, сибәсе генә. Икенче карасаң, гөлләр тәрбияләүдә иң зур хата – дөрес сугармау. Нәкъ менә суны дөрес итеп, режим белән вакытында сипмәүдән гөлләр үлә дә.

Нинди катлаулылыгы бар икән ул су сибүнең? Ни өчен гөлләр яратучыларның күбесе тиешле дымны саклый алмый? Укучыларыбыз соравы буенча, бүген берничә гөлнең серләрен ачыйк.

I. Беренче чиратта, сугаруның билгеле бер режимы булырга тиеш. Бер үк вакытта, тигез вакыт аралыгы белән су сибегез. Айга бер тапкыр(яки искә төшкәндә бер) гөл төбен сазлыкка әйләндереп куйганчы, иң яхшысы, атнага ике мәртәбә чама белән сугарырга. Югыйсә гөлләрегез башта артык дымнан тилмереп, аннары суга сусап үләчәк. Суны күп сибү исә гөлнең тамырларына зыян сала. Тиешле режим белән сипкәндә дә тагын бер мөһим факторны истән чыгармагыз: кайбер гөлләр суны күп яратса, кайберләренә азрак сибәргә кирәк.

Бүлмә гөлләре

II. Бик аз сугарыла торган гөлләр бар: аларга суны ике сугару арасында туфрак кипкәнче(әмма гөр туфрагы чүлмәк читеннән аерылыр дәрәҗәгә җиткермәскә кирәк) сипмәскә.

III. Уртача сугару яраткан гөлләр исә кыш көне туфракта дымны артык югалтмаса да, яфраклары шәлперәеп төшәргә мөмкин. Чама белән сипкәндә дә, гөл туфрагы ике сугару арасында азрак(чүлмәкнең өске өлешендә) кипшеп китәргә тиеш.

IV. Дым яратучы: хлорофитум, спатифиллум, юка яфраклы фикус кебек гөлләргә су сипкәндә дә туфрагында сазлык булмаска тиеш. Ике сугару арасында андый гөлләрнең туфрагы дымлы булып торса әйбәт.

V. Суны күп “эчүче” гөлләр дә бар. Әйтик, бальзамин (“Ванька мокрый”) кебек гөлләргә көн дә су сибәргә кирәк. Мондый гөлләр өчен дренаж тишекләре булмаган махсус чүлмәк кирәк.

Кемдә нинди гөл үсә?

Бүлмә розасы

Бүлмә гөлләре

Ничә кат утыртып карасам да, роза гөле миндә үсәргә теләми. Башта матур гына утыра да, яфраклары саргаеп, бөгәрләнеп коела башлый. Бөреләре ачылып өлгерми, шиңә. Сәбәбен аңламыйм.

Роза гөле сулуның сәбәбе сугаруда булмаска мөмкин. Аларны пәрәвезле бет паразиты да шиңдерә. Үстерү өчен роза– иң гади, иң җайлы гөл димәс идек. Ул яктылык ярата, режим белән сугаруны, дымлы һава булуны таләп итә. Сезнең гөлнең авыру сәбәбе — бәлки өегездә бетләгән башка гөл булудандыр. Башка гөлләрне бет тиз генә юкка чыгара алмаса да, розаны ул тиз арада ашый. Ә бәлки сез сатып алганда ук авыру гөлгә юлыккансыздыр.

Бегонияне күп сугармагыз!

Бүлмә гөлләре

Бегония бик күп хуҗабикәләрнең яраткан гөле. Әгәр тиешенчә тәрбияләсәгез, якыннарыгызны ул үзенең матурлыгы белән сөендереп торыр. Бегония төгәл режим ярата: әйтик, сез бегонияне һәрвакыт иртә белән сугарып, режимын бозып, су сибүне кичкә калдырасыз икән, сезнең бу гамәлегез гөлне шиңдерәчәк. Бегония яфракларына су тиюне дә яратмый. Шуңа күрә бу бүлмә гөлен беркайчан да су бөркеп коендырырга ярамый. Бегония салкын су сипкәнне дә яратмый. Кагыйдә буенча, бу гөлне ике көнгә бер сугарырга кирәк. ә кыш көне атнага бер сугару да җитә. Суны чамадан тыш сибү – гөлнең тамырлары һәи сабакларын эчерүгә китерә. Әгәр гөлегезнең сабаклары йомшарып, яфраклары шәлперәйсә, аның сәламәт ботакларын кисеп алып, тамырландырыгыз.

Чәчәк атканда бегония тагын да күбрәк игътибар сорый. Чәчәк ату чоры үтүгә(көз уртасында) бегониягә суны ике тапкыр азрак күләмдә сибәләр.

Капризлы орхидея

Бүлмә гөлләре

Орхидея – фаленопсис нәзберек гөл. Җете, эре, матур чәчәкләре белән күпләрне яраттырган тропик гөл ул. Аны табигый сугару – тропик яңгырлар чорында күп итеп су сибү. Шул режим бозылса, гөл шиңә яки чәчәк атуы кими.

Сугаруда төп кагыйдә: сирәк әмма күп итеп су сибәргә кирәк. Орхидеяләр дымны тамырга, яфракка туплый, әмма гөл чүлмәге артык дымлы булсак, гөл эчери башлый. Суга сусаса да, орхидея зәгыйфьләнә, чәчәк атмый башлый. Бүлмәдә дымлылык 50 – 70% булырга тиеш. Әгәр бүлмәгездә һава коры икән, су сибүне арттырырга кирәк булачак. Орхидея тамырына һава да, дым да җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Сугарырга кирәкме, юкмы икәнен теш чистарткыч белән белергә була. Гөл төбенә кадап караган теш чистарткычка туфрак ябышмаган икән, сугарырга кирәк.

Су: тропик яңгырлар яраткан гөлгә – яңгыр суы килешә. Шәһәр краныннан алынган хлорлы су отышлы вариант түгел. Шәһәр суын кайнатып, хлорын бетереп сибәргә мөмкин. Яки суны алдан агызып, азрак тотканнан соң сибәргә була. Чәчәккә күмелеп утырган гөлнең урынын алмаштырыга ярамый. Чәчәккә бөреләнә башлаганда бигрәк тә. Аның урынын алмаштыру түгел, чәчәккә бөреләнгәндә чүлмәген дә борып куярга ярамый.

Орхидеялар төнлә ял итә, шуңа күрә аларны кич сугарырга киңәш ителми. Лейка белән сугарганда, орхидеяларга махсус маргонцовкалы эремә әзерләнә. Бу эремә туфракта гөмбәләр барлыкка китерми.

Шеффлер куагы

Бүлмә гөлләре

Шеффлер гөле артык күп сугаруны яратмый. Ул көйсез гөл түгел, күпләр аны шуңа да үз итә. Ул тиз үсә, һәм матур булып утыра. Яфраклары купшы шеффлерны яратмый мөмкин түгел. Бу гөл дөньяның бик күп илләрендә киң таралган. Аның яфраклары ябык кулчатырны хәтерләтә. Әмма аның яфракларына кулны тидерсәгез, ул чеметтереп алгандай итә. Шуңа бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Сугаруга килгәндә, шеффлерга яз, җәй, көз мул итеп су сипсәгез, кышын киметергә кирәк. . Су йомшак, бүлмә температурасында булырга тиеш. Сугару түбәндәге тәртиптә булса отышлы:

Җәен 2 -3 көнгә 1 тапкыр, гөлнең туфрагы кипшенүгә карап:

Кышын исә, әйткәнебезчә, киметәбез, әмма даими рәвештә гөлнең туфрагын тикшереп тору кирәк. 2 атнага 1 тапкыр сугарырга киңәш ителә. Шеффлер әйбәт үссен өчен аңа бүлмәдәге һава дымлылыгы әйбәт булу кирәк. Гөлне яңа чүлмәккә күчереп утырту кышның икенче яртысында башкарыла. Әгәр гөлне дөрес итеп күчереп утырта белмим дип уйлыйсыз икән, чыганаклардан утырту тәртибен өйрәнергә киңәш ителә

Шеффлер иң затлы, күпъеллык гөлләрнең берсе санала. Аны тиешенчә, дөрес итеп тәрбияләсәгез, ул күп еллар сезне шатландырып, өегезне бизәп утырачак.

Шунысы мөһим: бүлмә гөлләре – бүлмәгезне бизәү өчен куелган бер декор элементы түгел. Ул тере, ул игътибарга, тәрбиягә мохтаҗ. Тиешенчә ашлап, вакытында сугарып торсагыз, өегезне ямьгә төреп, күңелегезне тынычландырыр.

Бүлмә гөлләре

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә