Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

1. “түгәрәклек”не киметергә.

Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

Аксессуар, киемнәр дә кешене тазарак күрсәтә икән. Әйтик, түгәрәк кысалы күзлек туры чәчле кешене түгәрәк йөзле, симезрәк итеп күрсәтә.

Бит ябыграк булсын өчен… күбәр “почмаклар өстәргә” кирәк. Чәч тарашын үзгәртергә, керфекләрне “үстереп җибәрергә”, яңакларны кызартырга, күзлекне салырга мөмкин. Әмма, чама хисен югалтырга һич ярамый.

2. “Җиң”нәрне нишләтергә?

Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

Беләкләр юанлыгы күп кенә нәфис затларның бер проблемасы. Ә кыска җиң бу проблеманы тагын да катлауландырачак. Кулларны “кыскарак” күрсәтә торган яки тән төсенә акцент ясаучы “җиң”нәрдән котылырга киңәш итәбез.Гәүдә төзелешенең бу кимчелекләрен иркен итеп тегелгән озын җиң белән яшерергә була. Яки ¾ озынлыктагы җиң, сыланып тормаган свитерлар да сезгә ярдәмгә килер.

3. сыланып торган чалбар кимәскә!

Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

Нечкә билле булып күреним, дип, сыланып торган чалбар, кечкенә үлчәмдәге кием кимәскә кирәк. Иркен блузка, килешле каеш, биле төшерелеп тегелгән чалбар әйбәт.

4. җете төсле итәк

Әгәр аякларыгыз бик юан икән, гәүдәгезнең билдән түбән өлешенә күз төшәрлек итеп киенмәскә киңәш ителә. Кыска итәкле нәфис затларны күргәч, күз башта аякка төшә икән.

Ә сыланып торган “карандаш” итәк – тулы гәүдәне ком сәгате формасына әверелдерә.

5. пляжга барганда…

Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

Пляжга барганда артык авырлыкны яшерергә тырышу аяныч тәмамланырга мөмкин. Әгәр билегезне нечкәрәк күрсәтәсегез килсә, артык ачык коену кәчтүме кимәгез.

Тоташ кара коену кәчтүме гәүдәне күрер күзгә ябыграк итә. Аксессуарлар, киресенчә, игътибарны җәлеп итә.

6. килешле күлмәк кенә ки.

Гәүдәгезне сылу итәм дип, тар күлмәк кию дә отышлы вариант түгел. Үлчәме кечерәк кием гәүдәнең җитешсезлеген яшерми, киресенчә кимчелекләр күзгә ташланып торачак.

Кара күлмәк – карап торышка буй – сынны нәфисрәк итеп күрсәтә.

Зифа буйлы күренү өчен, ничек киенергә?

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә