Җыерчыклар? Нишләргә?

Җыерчыклар? Нишләргә?

• Интенсив чараларны бары тик 25 – 30 яшьтән соң гына кулланырга ярый. Яшьрәк вакытта җыерчыклар пәйда булса, димәк сезнең бит тиресен чистартырга, дымландырырга, җиңелчә массаж ясарга кирәк.

• Әгәр инде 20 – 22 яшьтә үк беренче җыерчыклар күренсә, эффектлы ысул тәкъдим итәбез: макияждан битегезне зәйтүн мае белән чистартып, витаминлы крем сөртегез. Гадәти балалар өчен кремга Е һәм А витаминнары кушып, җиңелчә массаж ясап, биткә сөртәсез. Составында аксым күбрәк булган ризык ашагыз. Менә шул гына.

• Кыярдан битлек – җыерчыклар белән көрәшү өчен иң шәп чара. Кыярны кабыгы белән угычта уып, согын сыгыгыз. Куе өлешен ияккә, бит алмаларына, маңгайга сөртегез. Битлекне бинт белән ныгытып бәйләп куегыз. Процедура 20 минутлык.

Җыерчыклар? Нишләргә?

• Сизгер тире өчен ясмин мае әйбәт. 2 тамчы ясмин маена 1 аш кашыгы зәйтүн мае кушып болгатыгыз да, катнашманы биткә, муена сөртәсез. Соңыннан биттәге май калдыкларын салфетка белән генә сөртеп аласыз.

• Күз тирәсенә персик мае кулланырга була. Берничә тамчы персик маен үсемлек мае белән кушып болгатасыз да, саклык белән генә күз төбенә сөртәсез.

Җыерчыклар? Нишләргә?

Битегезгә яшел битлек

Яшел үсемлекләр һәм беренче яшелчәләр өлгерү белән, һичшиксез “яшел битлек” курсы ясагыз. Эффекты таң калырлык булачак.

• Коры биткә

5 -6 яшь кычыткан яфрагын төеп, ярты стакан кайнап чыккан су салып, 4 – 5 минут кайнатып аласыз да, сөзеп, җылы “кычыткан боткасын” биткә сылыйсыз. 10 – 15 минуттан битлекне юып төшерергә була.

• Майлы биткә

Җыерчыклар? Нишләргә?

2 аш кашыгы ваклап туралган кузгалак яфрагын 2 йомырка агы, 1 бал кашыгы лимон согы белән болгатып, әзер катнашманы биткә сөртегез дә, 10 – 15 минут тотыгыз. Битлекне яшел чәйдә чылатылган мамык кисәге белән сөртеп алыгыз. Аннары җылымса су белән битегезне юыгыз.

• Җыерчыклы биткә

Петрушка һәм укропны ваклап турап, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 бал кашыгы лимон согы кушып болгатыгыз да, биткә, муенга 10 минутка сөртеп куегыз. Җылымса су белән юып төшерергә кирәк.

Җыерчыклар? Нишләргә?

• Бит тиресен шома, тигез итү өчен.

Битегез шома, тигез төс алсын дисәгез, 1 аш кашыгы угычтан уган кыярны 1 бал кашыгы бал кушып, битлек ясагыз. Битлекне 10 минуттан җылы су белән юып алырга кирәк.

Күз төбендә җыерчыклар булса,..

Нәфис затларда беренче җыерчыклар, гадәттә, күз төбендә барлыкка килә.

Әлбәттә, битнең бу өлеше аеруча игътибар ярата. Һәм теләсә нинди кремга караганда, массаж иң нәтиҗәле ысул санала.

Җыерчыклар? Нишләргә?

• Бармак очларыгызны зәйтүн маенда чылатып, күз кабакларыгызны акрын гына эчтән тышка таба хәрәкәт белән сыйпагыз.

• Күзләрегезне йомып, бармаклар белән акрын гына күз кабагына “суккалагыз”.

• Күзләрне йомып, күз кабакларын бармак белән тотып, акрын гына ачарга тырышыгыз. Бу күнегүне эшләгәндә, кашларыгызны да күтәрегез.

• Бу күнегүләрне 5 – 10 минут дәвамында эшләп, аннары салфеткага төрелгән боз кисәге белән ипләп кенә күз кабакларын сөртегез.

• Күз тирәсенә майлы крем сөртеп куегыз.

Үзегез ясаган бальзам.

Әгәр сезнең бит тиресе коры икән, үзегез бальзам ясый аласыз.

Ул бальзам бит тиресенә генә түгел, терсәккә һәм тезгә дә файдалы.

Җыерчыклар? Нишләргә?

• Дүрттән бер стакан балны 1 аш кашыгы зәйтүн мае һәм берничә тамчы теләсә нинди эфир мае белән болгатыгыз.

• Катнашманы сүрән утта, балы эреп беткәнче җылытыгыз.

• Суынган катнашманы бөтен тәнгә сөртеп, 15 минуттан юыгыз.

• Бальзамны суыткычта бер атна сакларга була. Һәр кулланыр алдыннан, сүрән утка куеп, җылытып алырга кирәк.

Җыерчыклар? Нишләргә?

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә