Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Тәнгә ял өчен иң яхшысы – спа – процедуралар. Кыйммәтле салоннарга йөрү мәҗбүри түгел. Релакс атмосферасын “Үз өегез”дә булдыра аласыз.

SPA — sanatus per agua – ның тәрҗемәсе: “су белән дәвалану.

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Ванна ял итү өчен генә түгел, сәламәтлекне ныгыту өчен дә шәп чара. Өй шартларында спа – процедура үткәрүнең вакытын көннең икенче яртысында(иң яхшысы – йоклар алдыннан) итсәгез, тагын да отышлы булыр.

Кайбер мөһим детальләр

Релакска үз – үзеңне әзерләп, өй шартларында спа – процедура ясар өчен, ванна бүлмәсе дә әзер булырга тиеш. Ванна стеналарын, сантехниканы әйбәтләп юып, чиста сөлгеләр әзерләгез. Идәнгә диңгез ярын хәтерләткән, аякка рәхәтлек бирә торган келәм җәегез. Яки идәнегезгә гади агач рәшәткә җәеп куя аласыз,күңелегез ничек тели, шулай эшләгез.

Гадәттә, спа – салоннарда яктылык тоныграк була. Бу мәсьәләдә шәмнәр ярдәмгә килер. Ванна читенә яки раковина кырыена шәмнәр тезеп чыга аласыз. Ялкынсыз шәмнәр дә интернет кибетләрдә еш очрый. Андыйлары куллану өчен уңайлы, озакка да җитәчәк.

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Киштәләргә диңгез тозлары тутырылган банкалар, кабырчыклар, әгәр, шартлар булса, үсемлекләр дә куярга мөмкин. Роза чәчәге таҗлары белән бизәлгән ванна – җанга ял, күңел күтәренкелеге, илһам чыганагы да. Ароматерапия өчен, гадәттә, ромашка, ала миләүшә, бөтнек һәм розмарин кулланалар. Ромашка – тынычландыра, ала миләүшә – хәл кертә, бөтнек йогышлы авыруларга каршы тору үзенчәлегенә ия, розмарин – кан әйләнешен яхшырта. Һәм, ниһаять, релакс өчен иң кирәге – талгын көй. Барысы да әзер булса, ваннага керәсез.

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Мондый ваннага көн дә керергә киңәш ителми. Атнага 1 – 2 мәртәбә дә җитә.

Кем ничек тели!

Салкынча ванна (суның җылылыгы 28 -33 градус) матдәләр алмашын яхшырта, дәртләндерә, йөрәк – кан тамырларын ныгыта. Мондый ваннада 5 минуттан артык булырга ярамый. Ваннадан чыгуга, тәнне сөлге белән ышкып җылытырга кирәк.

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Җылы ванна(су температурасы – 33- 40 градус) – иң куркынычсызлардан санала. Мондый суда 20 – 25 минут ял итә аласыз. Әгәр сезгә салкын еш тия икән, яки борчуларыгыз күп булса, йоклар алдыннан нәкъ менә шундый ванна кирәк. Ванна мускуллар киеренкелеген бетерер, кан әйләнешен тәртипкә салыр.

Кайнар ванна (су температурасы – 41 – 43 градус) бары тик сәламәтлеге белән проблемалары булмаганнарга гына рөхсәт ителә. Югары кан басымы, матдәләр алмашы бозылган икән, хатын –кыз авырулары булса, кайнар ваннага керергә ярамый. Кайнар суда 10 минуттан артык тормагыз. Судан чыккач, төренеп ятып торырга кирәк. Ваннадан соң бер сәгать дәвамында күп итеп су эчегез, бу – организмдагы токсиннарны чыгарырга ярдәм итәр.

Ваннага ашар алдыннан яки ашагач, ике сәгать үткәннән соң гына керергә киңәш ителә. Башкача аның файдасы азрак булачак.

Клеопатра рецепты буенча…

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Данлыклы сөт ваннасы Клеопатраның тән тиресен нәфис, шома һәм бәрхетсыман иткән. Бик күп спа салоннар мондый спа – процедураларны тәкъдим итә. Сөт –А витаминына бай булганга, мондый ванна организмны яшәртү үзлегенә ия. Өстәвенә сөтле ванна организмдагы майны яндыра, ял иттерә, тән тиресен файдалы матдәләргә баета.

Җылы суга 1 литр сөт кушып, ванна әзерләгез. Сөтле ваннада 20 минут торырга мөмкин. Теләге булган кеше ваннага диңгез тозы да сала ала. Ваннадан соң, коенып, тәнегезгә дымландыру үзлегенә ия крем сөртегез. Тән тирегез шомарып, сәламәт төс алыр.

Ваннаны спа – процедурага әйләндерү

Мөһим!

Каршылыклар да бар: тән тиресе яралы булса, йөрәк, бөерегез авыртса, диабет яки кан басымы югары булган кешеләргә сөтле ваннага керергә ярамый!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә