Сөтле симфония

• Яшәү эликсиры күптән бар.

Сөтле симфония

Яшьлек эиксиры уйлап ник баш ватасыз? Сөт – нәкъ менә шул эликсир бит! Сабый сакта күкрәк сөте белән генә яшибез! Бары тик сөт эчеп. Шул заманны искә алып, көненә берәр стакан сөт яки йогурт эчеп куегыз.

• Рекламага сорау бир!

“Сөйкемле Мила”дан сорап карагыз әле: целлюлит белән интегәме икән ул? Мила: “Юк!” – диячәк, чөнки ул атнага бер тапкыр сыеклатылган сөт яки сүл эчеп кенә тора, ди. Сүл исә, матдәләр алмашын стимуллаштырып, организмны шлаклардан, токсиннан чистарта. Һәм бернинди “әфлисун кабыгы” барлыкка килмәячәк.! Шушы ук эффектны көнгә ярты литр май әйрәне эчеп тә булдырырга мөмкин! “Рекламадагы Мила”дан үрнәк алабыз!

• Гүзәллек – суыткыч киштәсендә. Әгәр сезгә: синең бит тиресе сабый баланыкы кебек нәфис! – дисәләр, күңел үсеп китә бит. Бу нәфислекнең сере гади – суыткычны ешрак ачыгыз: анда даими кунак булган кефир, сөт, сөт өсте, каймак һәм йогуртлар – ашаудан башка төрле битлек ясау өчен шәп чара да. Битне кубалакланудан, кипшеп китүдән саклый, тән тиресен йомшарта.

Сөтле симфония

Ярты стакан сөт өстенә 1 бал кашыгы бодай оны салып болгатабыз да, калын итеп битлек ясыйбыз.битлек ясалган килеш өйдә вак – төяк эшләрегезне эшли тора аласыз. Берничә минуттан битлекне җылы су белән юып алабыз. Матурлык йөзегездә! Алай гына да түгел, сез әле кыйммәтле кремнарга дигән акчагызны да янга калдырасыз.

• Клеопатрадан кай җирең белән ким?

Клеопатраның хатын – кызларга хас нәфислегенең сере – сөт ванналарында була. Патшабикә, иренмичә, еш кына сөт ваннасында юынган. Ә ни эшләп без үзебезне патшабикә бүләге белән сыйламыйбыз? Сөтле – баллы ванна белән?

1 стакан балны 1 литр җылы сөттә эретеп, тулы булмаган ваннага салыгыз. юынып чыккач, фикерләрегезне әйтерсез. Сөтле – үләнле коктейль дә бик файдалы: 100 гр бөтнек һәм шалфейны 1 литр суда төнәтеп, тулы булмаган ваннага саласыз, 1 литр май әйрәне дә өстисез дә, рәхәтләнеп юынасыз.

Сөтле симфония

• Сөт өсте белән битлек

Сөт өстен он белән болгатып, эффектын яхшырту өчен зәйтүн мае да тамызып җибәрегез.

• Сөттә коенабыз

Балачакта укыган әкиятне искә алып, сөттә коенабыз.

• Кефир белән юынып, яшәрү: битегезне кефир белән юып, мамык салфетка белән сөртеп алгач, макияж ясый аласыз.

• Көнгә бер стакан сөт эчеп кую гына да сезне яшәртеп, тагын да нәфис, сылу итеп җибәрер. Сәламәт булыгыз!

Сөтле симфония

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә