Мода, мода, мода…

Бүген аяк киеме һәм сумка сайлыйк. Бик мөһим аксессуар булган букча һәм, Азнакайларча әйткәндә, “аяк савыты”н дөрес сайлау – сезне уникаль итеп күрсәтер. Әмма гардеробның бу детальләрен дә дөрес итеп сайларга өйрәнергә кирәк.

“Мода, мода, мода…

Дөрес сайлау!

Классика. Букча һәм аяк киеме – бер төстә булу, бу классика. Мондый зәвык һәрвакыт урынлы булачак. Язылмаган канунны тайпылмый үтәү мәҗбүри түгел. Заманча киенү – үзенчәлекле вариантлар карау мөмкинлеге дә.

Кием төсендә. Сумканы блузка, күлмәк, пәлтә яки башка киемгә төс итеп тә сайларга мөмкин. Әйтик, сез зәңгәрсу блузка, соры итәк, классик туфли кияргә уйладыгыз, ди. Димәк, сумканың зәңгәрсу яки соры төстәгесен сайлый аласыз.

“Мода, мода, мода…

Игътибар – принт! Әгәр якты бизәкле чалбар кигәнсез икән, аяк киеме һәм сумканы сайлау бик җиңел булачак. Принтның теләсә кайсы төсенә туры китереп сайлый аласыз.

Мөһим детальләр.

• Җете төстәге күлмәк кисәгез, аксессуарларны тыныч төслерәк итегез. Югыйсә, сез яңа ел чыршысына охшап калачаксыз.
• Җете төстәге сумка бер тондагы киемнәр белән идеал күренәчәк.
• Зур спорт сумкасы яратсагыз, рәхәтләнеп кедалар яки кроссовкалар кия аласыз.

“Мода, мода, мода…

• “капчык” сумка баулы аяк киеме белән килешеп торачак.
• Җәйге баулы аяк киеменә саламнан эшләнгән яки тукымадан тегелгән сумка туры килер.

Зифа буйлы күренү өчен…

Әгәр табигатегез белән “тупырдап торган”, тулы гәүдәле икән, үзегезне зифа итү өчен кара кием генә кию кирәкмәс. Кара кием, “кургаш болыт” сыман, сезне тагын да “авыррак” итәчәк.
Иң отышлы вариант – тиеш урында пропорцияләрне дөрес күрсәтә торган кием кирәк.

“Мода, мода, мода…

Биле түбән булган джинса һәм чалбарлардан баш тартыгыз. Биле югары тегелгән чалбар, аякларны озынрак күрсәтеп, гәүдәгезне сылурак итәчәк. Дөрес сайланган пиджакны күлмәк, чалбар яки итәк белән киергә мөмкин. Комбинезон исә, эшкә дә рәешкә дә отышлы вариант.

Алкалар

Алкаларның күңелегезгә ятышлысын сайлагыз. Ике колакка ике төрле алка тагып, асимметрик кием – итәге тигезсез күлмәк кия аласыз. Озын алкалар такканда, чәчләрегезне тузгытмагыз – алканың чылбырлары чәчегезгә уралып, чуалып бетәчәк.

“Мода, мода, мода…

Тренд

Чигүле кием – зәвыклы да, заманча да санала. Әгәр иске джинсагызны яңартасыгыз килсә, чигү чигеп куя аласыз. Кул остасы булмасагыз, сатудан чигүле рюкзаклар, куртка яки каеш ала аласыз.

“Мода, мода, мода…

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә