Мода чикләрне җиңел генә үтә

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Чикләрне җиңел генә үтә, гражданлыгын да җайлы алмаштыра. Бүген көнчыгыш купшылыгын алкышласалар, иртәгә игътибар үзәгендә салкын бельгиялеләр булачак. Гламур маршруты хәрәкәтен билгеләүче навигатор таксистларны адаштырган география киңлекләрен иңли. Дөнья модасы юлларында адашмаслык юлязманы кайдан алырга?

Бөекбритания

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Томанлы альбиносның иҗат өчен иҗат өчен бәрәкәтле булган җирендә дизайнерлар осталыгы тагын да шомара. Сәнгать мәктәбе булган Сен – Мартинны юкка гына бөтен дөньяның яшь һәм талантлы дизайнерлары Мәккәсе дип йөртмиләр. Британия модасы – экспериментлар, бунтарьлар, неформаллар модасы! Лондон – үз – үзенә, үз талантына ышанганнарның башкаласы.

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Мисал итеп – Stella McCartney ны алыйк. Танылган ата – ананың баласы кечкенәдән үз фикерен әйтә белгән һәм бәйсезлеген исбатлаган. Үз коллекцияләрендә ул табигый тире һәм күнне бөтенләй кулланмый. Күн һәм тирене кулланмаса да, ул новатор, һәрчак яңа конструктив адымнар ясаучы. Стелла Маккартни, креатив стилен саклап калып, җәй өчен яңа силуэтлар тудыра. Ул иҗади эшендә сәнгатьлелек белән беррәттән киемнең чыдам, практик булуына да басым ясый. Дүрт бала анасы Стелла үзенең яңа модельләре белән британия дизайны исеменә лаеклы өлеш кертә.

Италия

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Модалы илһам һәрвакыт үсештә. Кызу кояш, темперамент, табигать гүзәллеге Италия модасын нәфис, тоемлы, затлы, зәвыклы һәм асылташлар, алтынга бай итә.

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Giorgio Armani – Италия модасының йөзе, символы. Дөньяны үзенә буйсындырган мода Империясен уйлап табучы. Тукыманы белү, гыйлемлелек Арманига ирекле форма канунын язучы булырга ярдәм иткән. Армани күлмәге кигән гүзәл затлар – кино йолдызлары кебек балкып, ә ир – атлар, иркен чалбар, йомшак пиджак белән, стильнең иң югары ноктасында. Кургаш болытлы күк төсе, ком һәм җиләс җил төсмере – табигатьне яратучылар өчен итәкне тагын да зәвыклы итә. Останың иң яраткан фасоны — би күп вариантта тәкъдим ителгән якасыз пиджак. Һәр моделенә нәфислек, сылулык өстәлә. Бөек итальян дизайнерының барлык коллекциясеннән Италия затлылыгы бөрки.

АКШ

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Заманча мода дөньясы үзенең векторын Яңа континентка юнәлткән. Озак еллар Америка дизайны күрше европалыларга мөкиббән китеп, аларны кабатлый. Әмма, максатчанлык ул илгә дә ялтыравык дөньяда үз урынын алырга ярдәм итте. Иҗади алымнарның мода һәм практика арасында баланс тудыруы сәнгать ачышын чынбарлыкта куллану – АКШның зур җиңүе булды. Күпчелек очракта алардагы мода подиумнан музейга – тузан җыярга китми, ә урамда йөргән кием белән турыдан – туры кичәләргә барырга мөмкин.

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Alexsander Wang — яңа дулкынның иң кызыклы рәссамы. Аның “унисекс” стилендәге трикотаж модельләре тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен дә, җитди коммерция уңышын да яулады. Аның беренче коллекциясе 200 кибеттә сатылды. Александр Ванның уңышы- новаторлык, иҗади интуиция, энергия, америка прагматизмы. Дизайнер, спорт стиленең нечкәлекләрен тоемлап, спорт минимализмын югары технологияләр белән камилләштереп, сәүдә үзәкләрен гөрләтте. Нәкъ менә спортта алдынгы ачышлар өчен мөмкинлекләр киң. Камил крой, тыныч график төсләр, һәм һәр деталенең сыйфаты – менә яңа моданың яңа символы.

Франция

Мода чикләрне җиңел генә үтә

Күп гасырлар мода бары тик Франциянең милли идеясе булып санала. Париж — Бөек мода символы, ул яшәү рәвеше, ул эшләпәле, мәрҗәнле, хушбуйлы үзенчәлекле дөнья була. Франция модасының төп стиле – элегантлылык – бүгенгәчә үзенә тугры кала. Француз кутюрьелары киемне сәнгать әсәре тудырган кебек иҗат итәләр. Төсе, күләме, формасы – аерым – аерым һәм бергә. Ә менә танылган модельерлар мактау китабына алтын хәрефләр белән язылган һәм күптән инде тарихи символга әверелгәннәр.

Мода чикләрне җиңел генә үтә

YSL. Бөек Ив Сен Лоран – Париж өчен дә чын революционерга әверелә. Классика белән авангардны кушып, ир –атлар киеме белән хатын – кызларныкын, югарыны түбән белән берләштереп, ул легендар киемнәр тудыра: хатын –кызар смокингы, сафари — куртка һәм үтә –күренмәле күлмәк. Нәкъ менә ул милли киемнәргә хәрби кием элементлары өстәп, “унисекс” стиле тудыручы булды. Бөек мода революционеры дәвамчысы Эди Слиман 2015 елда романтика белән рок – н – роллны берләштерде. Тирән V образлы ерыклы итәк, кыска шортик, туры кырлы эшләпә, тар шарф – ленталар модада “ачы тәмләткеч” кебек урын алдылар. Күргәзмәдәге тамашачылар, үз кичерешләрен тасвирлаганда, үзләрен энергия бөркеп торган атмосфералы рок –концертта кебек хис итүләрен әйтәләр.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә