Матурлык салоны – өйдә!

Матурлык салоны – өйдә!

Салкыннар башлану белән, бит тиресе тартылып киткән кебек тоела.
Косметологлар фикеренчә, кыш фасылында биткә генә түгел, кулларга да аерым игътибар кирәк. “Гүзәллек илендә” сәхифәсе Сезнең өчен иң актуаль темаларны тәкъдим итә.

Декольте

Матурлык салоны – өйдә!

Эремчек, каймак һәм балдан битлек ясап, 20 минутка муен, декольте зонасына сөртеп куябыз. Мондый битлек тән тиресен тукландырып, аны йомшак һәм тыгыз итә.

Пар ваннасы

Матурлык салоны – өйдә!

Укроп, ала мәтрүшкә, ромашка, бөтнек, календула үләннәрен тигез микъдарда салып төнәтәбез дә, бит тиресен парландырабыз. Мондый пар ваннасы кубалакланган бит тиресен яңартып, йомшартып җибәрер.

Кулларны карау

Матурлык салоны – өйдә!

Салкыннар җитү белән кулларга игътибарны тагын да арттырырга кирәк. Һәр көн, кулыгызны суга тидергәннән соң, крем сөртеп куярга онытмагыз. Йоклар алдыннан кул тиресен йомшарта торган битлек ясарга яки глицеринлы крем сөртеп, кулга җитен тукымадан эшләнгән бияләй киеп ятарга киңәш ителә.

Күз төбендә караңгы түгәрәкләр.

Матурлык салоны – өйдә!

Күз тирәсе бик нәфис урын, аерым тәрбия таләп итә. Йокларга ятканда косметиканы махсус чаралар белән чистартып алырга онытмагыз. Битне косметикадан арындыргач, күз тирәсе өчен махсус крем сөртеп куярга кирәк. Көндезге крем яисә лифтинг гельләр күз тирәсендә караңгы түгәрәкләр булдырмаудан тыш тире күзәнәкләренең оксидлашуын туктата.

Саклану

Салкынга чыгар алдыннан битегезне әйбәтләп киптереп, крем сөртергә онытмагыз. Кремлагач кына җиңелчә кершән сөртеп куярга була.

Матурлык салоны – өйдә!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә