Әле кич түгел…

Авыр көнне үткәреп, башны мендәргә төртергә теләсәгез дә, урынга ауганчы, сезгә кичке берничә ритуалны үтәү мәслихәт. Чөнки, төнлә тән тиресе актив рәвештә тернәкләнә, сулый башлый. Һәм тирегә ярдәм иткән нәфис зат кына, иртүк торгач, көзгедәге чагылышыннан зарланмас.

Әле кич түгел...

Бу язмада табиб – дерматолог, медицина эксперты Елена Елисеева консультациясен тәкъдим итик.

Артык әйбер кирәкми!

Иң беренче эш – дөрес итеп бит тиресен чистарту. Сез иртәдән кичкә кадәр өйдә утырып, битегезгә бернинди крем сөртмәгән булсагыз да, бу шарт мәҗбүри! Төнлә тире күзәнәкләренең сеңдергеч сәләте тагын да арта. Әгәр, тузан, тир, тире маеннан көн дәвамында битегезгә җыелган “әшәке битлек”не чистартмыйсыз икән, ул шакшылык бит тиресенең тирән катламына урнашачак. Бу тәртипсезлектән бары тик кичке “чистарыну ритуалы” коткарыр. Су белән юынасызмы, башка чара кулланыпмы, монысы шәхси эшегез. Иң мөһиме, кулланган чара битегез төренә туры килсен һәм тиредә начар тойгы калдырмасын. Әмма бит тиресен чистарту формуласының үзенчәлекле моментларын белеп тору кирәк.

Әле кич түгел...

• Мицелляр су — Бүгенге көндә иң популяр, универсаль чара. Бер үк дәрәҗәдә классик һәм нык мейкап өчен дә үтемле. Мицелляр суны элгәре проблемалы бит тиресен чистарту өчен кулланганнар. Кайберәүләргә битне чистарту өчен гади генә су ярдәм итмәгән. Ә сез битегездән көн дәвамында җыелганны арулау өчен күңелегез ни тели, шуны сайлап ала аласыз. Мицелляр су, составы буенча, битнең гидролипидлы составына охшаш. Шуңа күрә, аны теләсә кемгә кулланырга киңәш итәләр.

Әле кич түгел...

• Гидрофиль май – май, силикон һәм балавызлы декоратив косметиканы чистарту өчен кулланыла. Бизәнү чарасының соңгы компоненты профессиональ грим составында аеруча күп. Гидрофильле майны коры бармаклар белән биткә сөртеп, азрак массаж ясап алыгыз. Аннары, бармакларны суда чылатып, тагын бер кат массаж ясыйбыз. Болай эшләгәндә, биткә сөртелгән май сөтсыман була. Аннары битне җылымса су белән юып алабыз.

Әле кич түгел...

• Ике фазалы чара составы, кулланылыш үзенчәлеге белән гидрофиль май сыман. Аның составындагы май компоненты косметикадагы силикон, балавыз, майны эретү сәләтенә ия.

• Демакиж өчен чаралар: әгәр макияжны чистарту өчен молочко – универсаль чара саналса, косметик чара булган сливки – составы буенча куерак, һәм ул күп очракта коры тирене чистартыр өчен отышлы. Сливки битне чистартып, тиренең дымлылыгын арттыра. Мөһим нюанс: әгәр сез бу чараларны кулланасыз икән, аннары тоник сөртеп куярга онытмагыз. Молочко яки сливки сөрткәч, биттә яры кала, һәм ул яры төнлә бит тиресен сулатмас.

Әле кич түгел...

• Тоник – битне чистарту процессының зарур бер этабы. Беренчедән, биттәге макияжны бетерү өчен күлланылган чараны сөртеп алса, икенчедән, юынганнан соң, битнең pH дәрәҗәсен торгыза. Өченчедән, тоник, тән тиресенең иң тирән катламына үтеп кереп, биттә дымлы тирәлек булдыра.

Әле кич түгел...

Яңарыш процессы

• Пилинг һәм скраблар – йоклар алдыннан иң соңгы туалет. Тире күзәнәкләренең бары тик төнлә генә яңаруын исәпкә алсак, битнең кубалакланган күзәнәкләреннән бары тик йокы алдыннан котылырга кирәк. Болай эшләсәгез тире күзәнәкләренең регенерациясе тизләнеп, бит сулышы яхшырачак. Ә иртүк пилинг ясауга – тире ялкынсынырга да мөмкин. Өстәвенә, пилингтан соң, тиренең сизгерлеге бермә бер арта, җәен мондый биткә куркыныч күбрәк яный.

Әле кич түгел...

Төнлә сөртү өчен эшләнелгән барлык крем составында бит тиресенең кубалакланган өслегеннән арындырырга кирәкле ингредиентлар бар. Әмма бу ингредиентларны, атнага 2 – 3 мәртәбә югары дозада кулланып, тирене чистарту кирәк. Пилинглар төрле була: юып алына торган, юылмый торганы, “төнге” дигән тамгалысы, хәтта лосьон сыманы да. Аларны куллану тәртибен җитештереп чыгаручы инструкциясеннән укып белә аласыз.

Әле кич түгел...

Күренмәс фронт

Төнгә кулланылган косметик чараларның төп бурычы: битне тернәкләндерүне тизләтү. Бу максатны тормышка ашырганда, тире күзәнәкләренә үзенчәлекле “ягулык” булырдай энергетик молекулалар ярдәмгә килә. Алар теләсә кайсы “төнге формула” составында бар, әмма тән тиресенә туры килгәнен һәркем шәхсән үзе сайлап алырга тиеш.

Әле кич түгел...

• Төнге крем
Нинди крем сайларга кирәген, бит тиресенең төренә карап билгеләргә була. Коры тире өчен майлы компонентлы: омега – 3, — 6 һәм – 9 кислоталары, коэнзимнар кирәк. Нормаль тән тиресе өчен антиоксидантлар һәм тынычландыручы молекулалы А, Е, В витаминнары, пантенол отышлы булыр. Өстәвенә һәр төнге кремда гидрофиксаторлар – гиалурон кислотасы, глицерин, хитозан булуы шарт. Картаюга каршы формулаларда һичшиксез: пептид, шикәр, шомарту молекулалары, ретинол кебек биологик лифтинг компонентларын эзләгез.

Әле кич түгел...

• Төнге макияж
Бу – популярлык казана башлаган бьютипродукт. Көне буе эш белән мәшгуль булганнар өчен тәкъдим ителә. Әмма биткә макияж ясау белән йокларга ятарга киңәш ителми. Идеал вариант: өйгә кайтып керүгә, кулны юып, битне чистарту белән төнге битлек ясау. Сез, якыннарыгыз белән аралашып, өй эшләре, кичке аш әзерләгән арада битлек тирегә тулысынча сеңеп, төнлә үз гамәлен үтәр. Төнгә битлек ясауны атнага 2 -3 тапкырдан арттырмаска киңәш ителә. Төнге битлекнең төп бурычы – тирене интенсив рәвештә дымландыру. Кореялылар һәм Японлылар аның үзенчәлеген күптән өйрәнеп бетерде. Безгә дә, алардан үрнәк алып, битлекләрнең файдасын белергә һәм кулланырга вакыт. Көндезге битлекләр тирене тарттырып, шомартып, ялкынсынуны бетереп, җыерчыкларны киметеп кенә калмый, сыйфатлы битлек тирене яңартып җибәрә. Ә төнге битлекләр исә башка үзлеккә ия. Алар бит тиресенең дымлылыгын тотрыклы итеп озак вакытка җиткерә. 8 – 12 сәгать дәвамында бит тиресенең дымлылыгын саклау сәләтенә гидрофиксаторлы гиалурон кислотасы ия.

Әле кич түгел...

Алтын кагыйдәләр

• Төнге битлекне йокларга ятарга ким дигәндә 1,5 – 2 сәгать алданрак сөртегез.

• Биткә сеңдерелгән битлекнең калган өлешен салфетка белән сөртеп алыгыз.

• Битлеккә “көн саен кулланырга мөмкин” диелгән булса да, төнгә битлекне атнага нибары 2 – 3 мәртәбә генә ясарга киңәш ителә.

Әле кич түгел...

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә