Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

Кешенең йөзе ничек кенә яшь күренмәсен, әгәр аның куллары җыерчыкланып, бирчәйгән икән, ул барыбер яшь күренми.

Кулларны саклау серләрен беләсезме?

I. Өйдә җыештыру эшләрен резина пирчәткәләр белән башкарыгыз.

Баналь гына киңәш инде, әмма,.. еш кына бу киңәш хакында онытабыз бит. Әгәр, перчаткалар киер алдыннан, кулларыгызга тукландыручы крем да сөртсәгез, тагын да яхшы булыр.

Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

II. Урамда беркайчан ялан кул йөрмәгез.

Урамда бик үк салкын булмаса да, ялан кул йөрмәгез. Урамга чыгар алдыннан кулга крем сөртеп куегыз. Кремның составында эфир майлары булганы яхшырак. Учыгызга крем салып, шул крем өстенә 5 тамчы миндаль – бадәм агачы, зәйтүн мае яки персик төшенең мае тамызып сөртегез.

III. Кулларыгызны һәрвакыт җылы су белән юыгыз.

Кайнар су кул тиресен киптерә, ә салкын суда кул тиресе кубалакланып, кытыршыга әйләнә.

Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

IV. Йомшак сабын гына кулланыгыз.

Иң отышлы вариант – балалар сабыны кулланыгыз.

V. Кул тиресенә атнага бер булса да пилинг ясагыз.

Тән тиресенең үле күзәнәкләреннән котылу өчен, кулга да пилинг ясарга киңәш ителә. Пилинг ясаганнан соң кулларыгызга тукландыручы крем сөртеп куегыз.

• Куллар өчен пилинг рецепты

Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

1 бал кашыгы шикәр комын 2 бал кашыгы үсемлек мае белән кушып болгатыгыз. Бу катнашманы 1 – 2 минут дәвамында кулларыгызга ышкыгыз. Аннары җылы су белән йомшак сабын кулланып юыгыз.

VI. Кулларыгыз өчен махсус битлекләр кулланып, үз – үзегезне “яратыгыз”.

• Бер – ике бәрәңге пешереп, сөт һәм зәйтүн мае өстәп төегез. Әзер бәрәңге боламыгын кулларыгызга сөртеп, 15 минут тотыгыз. “битлек”не җылымса суда юып төшергәч, кулларыгызга майлы крем сөртеп куегыз.

VII. Атнага бер булса да, кулларыгызга “ванна” ясагыз:

Кулларыгыз яшегезне сөйлиме?

Әйтик, 2 литр җылы суга 2 аш кашыгы үсемлек мае саласыз да, шул “ванна”да кулларыгызны 15 – 20 минут тотасыз.

Без язган киңәшләр – гади дә, җайлы да. Кулларга пилинг яки ванна ясау өчен әллә нинди кыйммәтле әйбер дә кирәкми. Үзегезне саклагыз) Үзегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә