Костюм институты

Костюм институты

Бүгенге көндә костюмны офиста гына кимиләр. Кайчандыр корпоратив культурасының төп атрибуты булган костюм, заманча моданың актуаль киеменә әверелде.

Костюм – заман таләбе. Аны кию белән, буй –сын, тураеп, балет сылулыгын ала. Костюм белән җилкәне турайтып, башны югары чөебрәк атлаган туташлар һәм ханымнар эшлекле, җитдигә әверелә. Бу кием үз – үзеңә ышаныч тудыра. Әмма, барыннан да элек, костюм – урам киеме һәм спорт киеме патшалык иткән заманча мода дөньясында элегантлык маягы! Бу сезонның үрнәк костюмы – сезгә бер – ике размер зуррак булырга тиеш, гүя аны, көчле затлар җилкәсеннән салдырып, сезгә кидергәннәр.

Костюм институты

Ирләр костюмы стилендәге киемне хатын – кызлар модасы итүче Ив Сен Лоран. 1966 нчы елда ул дөньяга Le Smoking тәкъдим итә. 1930 нчы елларда модада булган ирләр костюмының җилкәләрен азрак почмаклырак итеп, һәм биек билле, балак очлары киңәебрәк торган чалбарлы киемне нәфис затларыбыз өчен уйлап таба ул. Бөрмәләнеп нечкәртелгән билле, аякларга сыланып торган балаклы чалбар, хатын – кыз гәүдәсен тагын да сылуландырып, күз алдында аны кигән кешенең буен озынырак итеп күрсәткән. Кичке күлмәкләргә альтернатива булган костюм – чалбар — буржуаз торгынлыгына зур каршылык булганлыктан, аны бары тик париж кутюрьесын хөрмәт иткән тәвәккәл ханымнар гына кияргә батырчылык иткән. Ив Сен Лоран костюмын париж опера сәхнәсенә киеп чыккан Франсуаз Арда зур шау – шу куптара. Җырчы, колак тондыргыч сызгыру, кычкыруларга түзмичә, сәхнәдән чыгып китәргә мәҗбүр булган.

Костюм институты

1980 нче елларда костюм кию – нонконформизм һәм антибуржуаз атрибутикасы булудан туктый. Корпоратив культураның үсеше нәтиҗәсендә, ул эшлеклелек культы объектына әверелә. Костюм – power dressing – “уңышка ирешкәннәрнең киеме”, — дигән аңлатмага җавап бирә башлый. Ул заманнарда хатын – кызлар өчен идеал – Джорджио Армани яки Донна Каранның эшлекле стильдәге костюмы, йөзгә җитдилек төсмере бирә торган прическа була. Киң җилкәле озын пиджак һәм биек билле чалбар, тездән чак кына түбәнрәк туры итәк, киң, кабарынкы җиңле, ирләр күлмәгенә охшатыбрак тегелгән блузка, — “Эшлекле кыз” фильмындагы героиня Мелани Гриффит нәкъ менә шушылай киенеп, карьера баскычыннан күтәрелә.

Костюм институты

Шулай итеп, костюм корпоратив атрибуты буларак кына түгел, ул заманда ирләр һәм хатыннар тигезлеге символы була. 1990 елларда ир – атларның һәм хатын – кызлар костюмының аермасы аз була. Жиль Сандер, Хельмут Ланга, Кельвин Кляйннарның мода күргәзмәләрендә бер – берләреннән бик аз гына аерылып торган егетләр һәм кызлар чыгыш ясый. Нейтраль төсләрдәге, туры фасонлы костюмнарны үз заманының мода идеалы булган Кейт Мосс һәм Вайнона Райдер киеп йөри. Аларның ябык гәүдәсе, киң җилкәле костюм һәм биек билле размерсыз чалбар кигәч, тагын да кечерәеп, көчсезгә әйләнеп кала.

Костюм институты

Бүгенге көндә дизайнерлар бер тавыштан үткән өч дистә елда киелгән костюм классикасын хуплый. Әйтик, Миучча Прада 1970 нче елларда заманында яратып киелгән вельвет костюмнар тегә. Ә менә 1980 нче елларның эшлекле модасы белән илһамланган Jil Sander исә, Уолл – стрит финансистларыныкы сыман җилкәдән сызыклы костюмнарга мөрәҗәгать итә. Ассиметрик шлейфлы модель исә Alexander McQueenнан 1990 нчы еллар концептуаль модасы сәламе булып тора.

Костюм институты

Костюм культы заманча модада узган гасырның сиксәненче елларындагы бизнес – эпоханы сагынуны чагылдыра. Әмма, бүгенге көндә, костюм офис дресс – кодыннан киң спектр модасына әверелеп бара. Эшкә аны Celine күргәзмәсендәге сыман эш уставы буенча – күлмәк һәм туфли белән киергә кирәк. Ә кичке очрашуларга Isabel Marant стилендә: киң каеш, смокинг һәм авыр бизәнү аксессуарлары белән киергә киңәш ителә. Ләкин костюм – теләсә нинди кием белән дә киелергә мөмкин: әйтик, Versace күргәзмәсендәге сыман, аны спорт киеме белән дә кия аласыз. Урам киемен элегант классика белән киеп тә альянс тудырырга була.

Костюм институты

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә