Итәк

Итәкне борынгы гардеробның бер өлеше дип курыкмыйча атарга була. Зур үзгәрешләр кичереп, бүгенге көндә дә актуаль булган бу кием хакында сөйләшеп алыйк. Ул борын заманда, ирләр – хатын – кызлар киеме арасында аерма булмаганда ук кулланылган. Билдән түбән гәүдәне тире кисәге яки тукыма белән урап куеп, итәк уйлап тапканнар.

Итәк

Гап –гади итәкнең катлаулы тарихи юл узганлыгын әле белмисездер дә. Бу тарихи юлдан һәр гүзәл зат үзенең буй –сынына килешле итәкне үзе сайлап ала алган. Ә менә гәүдәнең матурлыгын күрсәтү яки, киресенчә, кимчелекләрен яшерү өчен ханымнарга тукыманың төре, итәкнең тегелеше дә ярдәмгә килә. Иң мөһиме – нәфис затларга нәфислекне җуймаска кирәк! Һәм үзе сайлаган итәк белән үз – үзенә ышанычлы булырга!

Итәк Европада костюмның аерылгысыз бер өлеше булып 15 нче гасырда таныла. “Готика” итәкләренә, кешенең нинди катламнан булуына карап, шлейф тегәләр.

Ренесанс чорында модага Испаниядән вердугадо – кыршау тегелгән киң итәк килә. Парча белән тарттырылып тегелгән, табигый ташлар белән бизәлгән кием бу. Мондый итәк бик авыр була. Аеруча, 40 кг авырлыктагы туй күлмәкләре белән хәрәкәт тә итә алмаган кәләшләрне чиркәүгә күтәреп керергә мәҗбүр булганнар. Француженкалар бу итәкне “никахсыз туачак балаларны яшерүче” дип атаганнар. Вердугадоның төп отышлы сыйфаты – хатын – кызның буй – сынындагы җитешсезлекне яшерү була.

Итәк

Авыр, киң итәкне туры, тар итәккә алыштыру чорында Испан гүзәлләрен өчен корсетлар да чагыштырмача җиңеләя. Әмма бер гүзәлгә бер юлы 12 шәр итәк киеп йөрергә туры килгән.

18 нче гасыр азагында итәккә ат ялыннан эшләнгән мендәр куелып, ул тагын да күләмлерәк күренгән. Кринолиннар, фижма, волан(ягъни бала итәк) һәм тасмаларны итәккә тегү – тегүченең генә түгел, инженерның да сәнгать әсәренә әверелә.

20 гасырда, эмансипация белән көрәш чорында, мода практикага һәм максатка карап корылган. Үз чорында театр һәм киноматографлар итәкне популярлаштыручылар була. Ул заманда итәкләрнең озынлыгы бию төренә дә бәйле була: танго, вальс, фокстрот, рок-н-ролл һәм твистмы – хатын –кызларга итәкнең уңайлысын, образга туры килгәнен сайларга мәҗбүр иткән.

Итәк

Бу кием җәмгыятьтә күпләрнең аңына һәм күңел кичерешенә зур йогынты ясаган. Дөньяга мини – итәк киертүче дизайнер Мэри Каунт Британия империясе орденын ала. Ә икътисадчы Джордж Тейлор исә итәкнең озынлыгын аны киюченең финанс хәленә бәйләргә тәкъдим итә. Нәфис затларның гардеробында мини итәк – алыштыргысыз киемгә әверелә!

Итәк

Бүгенге дизайнерлар, мини итәкне читкә куеп, миди – озынрак итәккә күчәргә киңәш итәләр. Бу сезонның иң модалы итәге итеп озынлыгы тез астыннан булган итәкне саныйлар. Гади тегелештәге ак блузка белән кисәгез, мондый итәк узган гасырның илленче еллары образын хәтерләтәчәк.

Итәк

Искәрмә:

Эш һәм көндәлектә кию өчен “карандаш” итәк яки “трапеция” тәкъдим ителә. Мондый итәкләрне төрле төстәге өс киеме белән кияргә була. Мондый итәк һәр хатын –кыз гардеробында алыштыргысыз кием һәм кызларга must have. Үтә күренмәле органз һәм челтәрдән тегелгән итәк гәүдәнең сылулыгын ассызыклап торачак. Ирләр стилендә тегелгән күлмәк белән бу итәк үзенчәлекле дуэт тудырачак. Болай киенеп йөрүчеләр янәшәсендә башкалар күләгәдә калачак. Экстравагант күренергә теләүчеләргә исә дизайнерлар асимметрия тәкъдим итә.

Итәк

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә