Хәерле иртә!

Хәерле иртә!

Җанны һәм тәнне позитив дулкынга көйлик. Көзге күңел төшенкелегенә шанс калмасын.

• дәртлелек

Иртүк үзеңдә хәлсезлек, күңел төшенкелеге тоясың икән, көнеңне ваннада лимон, бөтнек, ясмин, роза, канәфер исле, күбекле суда ял белән башла.

Хәерле иртә!

• матурлык коктейле

уяну белән, киерелеп, сузылып ал. Авызыңны зу – у – ур итеп ачып иснәгәндә, кислород белән дә тукланырсың. 1 аш кашыгы балга лимонның яртысын сыгып, ярты стакан җылымса су кушып яса да, ач карынга матурлык коктейле эчеп куярга онытма.

Хәерле иртә!

• яңа килеш –килбәт

Иртәнге аш әзерләгән арада, кул астында булган әйберләрне кулланып, битлек ясап ал. Вак итеп петрушка яки укропны тура да, бер аш кашыгы каймак белән туглап, битеңә сөртеп куй. 15 минуттан җылымса су белән юып аласың.

Хәерле иртә!

• хәрәкәт

Эч мускулларына физзарядка ясау – йокыдан уятып бетерә. Аркаңны 45 градус почмак ясап “утырасың” да, кулларыңны берләштереп, аякларыңны чиратлап күтәреп төшерәсең.

Хәерле иртә!

• шрихлар: чит карашка катлаулы тоелган, әмма гади генә ясала торган тараш та чәчне генә түгел, бөтен килеш – килбәтне үзгәртергә сәләтле. Моның өчен көн дә стилистларга йөрү мәҗбүри түгел.

Әйтик, чәчне артык тыгыз итмичә генә ике яклап ике үремгә үрәбез дә, чәч кыстыргыч белән беркетеп куябыз. Калган чәчләрне азрак бөдрәләтеп, лак сибеп куябыз.

Хәерле иртә!

• битлекле иртә

кишер белән

яшәреп китәсегез килсә, йомырка сарысына угычтан уылган кишер белән 1 чәй кашыгы зәйтүн мае, 3 тамчы лимон согы кушып болгатып, калын итеп, 15 минутка биткә сылап куясыз.

игътибар: әзер массаны биткә сөрткәнче 15 – 20 минут тотарга кирәк.

Хәерле иртә!

бананлы туклыклы битлек

¼ өлеш бананны изеп, 1 чәй кашыгы үзегез кулланган кремны кушасыз да, 3 тамчы зәйтүн мае, 3 тамчы лимон согы тамызып, әйбәтләп болгатып, 15 минутка биткә сөртәбез.

Хәерле иртә!

игътибар: мондый битлекне салкынча урында тотып алу кирәк, ә әзер массаны суыткычта 3 тәүлеккә кадәр сакларга мөмкин.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә