Чәчләрне коткарабыз!

Чәчләрне коткарабыз!

Электрлаша, икеләнәме?

Кыш буе җылы баш киеме киеп,чәчләрегезне салкыннан сакладыгыз. Ә яз җитү белән чәчләр электрлаша, икеләнә, сына башлый? Язын чәчләрне ничек тәрбияләргә?

Кышын, салкын булганга, май бизләре кысыла һәм тире кипши, кубалаклана башлый, ә чәчләр тиешенчә кислород ала алмый. Яз җитеп, көннәр җылыта башлагач, баш киемнәрен салып, чәчләрне, зиннәтле итеп,таратып йөрисе килә. Әмма бу җиңел түгел – чәчләр хәлсез, тиз арада берәр чарасын күрергә кирәк.

Чәчләрне коткарабыз!

Чәчләргә язгы диета

Апрель – майдан ук күпләрегез пляж сезонына әзерләнә башлый. Һәм, әлбәттә, ныклап диетага утыра. Нәтиҗәдә, организмга тиешле күләмдә витаминнар җитмәү сәбәпле, чәчләр, тырнаклар сына башлый. Моны аңлаган кеше туклану рационын тиешле тәртипкә сала. Дөрес туклану рационында җиләк – җимеш тә, яшелчә, ашлар, майсыз ит тә булырга тиеш. Организм аксым, май, углеводка кытлык кичерә икән, бу чәчләрдә үзен сиздерә. Зиннәтле чәчләр өчен протеин – чәчнең структурасының төп материалы да кирәк. Ә боларны йомырка, ит, сөттән эзләгез. Поливитаминнар курсы да артык булмас.

Чәчләрне коткарабыз!

Көндәлек тәрбия

Башыгызны җылы су белән юырга тырышыгыз, чөнки кайнар су баш тиресен киптерә, ә салкын су тиренең май бүлеп чыгаруын арттырып, нәтиҗәдә чәчләрегез майланып торачак. Фен кулланудан баш тартыгыз, чәчләрне җайга салу өчен составында силиконлы чаралар кулланыгыз. Болай эшләгәндә, чәчләрнең тышкы яктан матурлыгы гына түгел, эчке матурлыгына да зыян азрак килер.
Язын башка массаж ясау мәслихәт. Чәч төпләренә массаж ясап, чәч фолликулларын активлаштырачаксыз, шул рәвешле чәч толымнарына тиешле туклыклы матдәләр килеп торачак. Атнага бер тапкыр составында җылыту үзлегенә ия (канәфер, дарчин) тәмләткечләр кушылган май белән массаж ясасагыз, чәчләрнең сынуы кимер.

Чәчләрне коткарабыз!

Өй шартларында битлекләр

Әгәр атнасына бер – ике тапкыр чәчләрегезгә өй шартларында битлек ясыйсыз икән, нәтиҗәсе озак көттермәс.

Чәч очлары икеләнгәннән кефир белән битлек ясау: 100 мл кефирны 1 йомырка сарысы белән кушып, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 0,5 аш кашыгы лимон согы белән болгатырга. Әзер катнашманы чәчкә сөртеп, башка полиэтилен шапка киегез дә, җылы сөлге белән урап куегыз. Ярты сәгатьтән җылы су белән юыгыз.

Электрлашуга каршы кара чәй. Юылган чәчкә куе кара чәй сөртеп, 10 минуттан юып алыгыз. Кара чәй урынына ромашка төнәтмәсе дә кулланырга була.

Чәч коелудан алоэ: 3 аш кашыгы алоэ согын 1 аш кашыгы бал, 1 йомырка сарысы белән болгатабыз. Чәчкә сөртеп, 15 – 20 минуттан җылы су белән юып алабыз.

Чәчләрне коткарабыз!

Бүлешергә

Фикерләр

12 Март, 2020

Аноним

25 Сентябрь, 2020

Alejandraceaf

Фикер өстәргә