Бүген битлек ясыйбыз

Табигать байлыгын кулланып, битлек ясап карагыз. Шулай рәвешле җәй буе сез битегезгә бер елга нәфислек, гүзәллек тупларсыз.

Бүген битлек ясыйбыз

Витаминнар, минералларга бай җиләк – җимеш, яшелчәдән ясалган битлек – бит тиресен яңартып, яктыртып җибәрә, арыганлыкны бетерә. Битлекнең файдасы булсын өчен, берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк:

  • Табигый битлекне кулланыр алдыннан гына әзерләгез.
  • Биткә битлек ясар алдыннан, файдалы матдәләрне үзләштерсен өчен, бит тиресен алдан әзерлик. Әйтик, минераль судан яки үлән (ромашка, шалфей, юкә чәчәге) төнәтмәсе кулланып, җылы компресс яки пар ваннасы ясагыз.
  • Әзер битлекне астан өскә таба массаж линиясе буйлап сөртеп, 15-20 минут тотарга кирәк. Күз тирәсенә битлек сөртмәгез.
    Бүген битлек ясыйбыз
  • Әгәр битлек сыеграк ясалган икән, күзләр, борын һәм авыз урыннарына махсус тишекләр ясалган марляга әзер массаны сеңдереп, битлек – марляны биткә ябабыз.
  • Битлекне җылымса су белән юып алгач, кыяр яки тоник белән сөртеп, биткә крем сылап куегыз.
  • Битлекне даими (атнага 1 – 2 тапкыр) ясарга кирәк. косметологлар 7 – 10 мәртәбә ясаганнан соң, битлек составын үзгәртергә киңәш итә.
  • Табигать муллыгыннан ясалган битлеккә сездә аллергия булмасмы? Әзер массаны биткә сөрткәнче, тән тиресенең бер өлешенә аз гына сөртеп, тикшереп карау мәслихәт.

Табигыйлек

Яшелчә яки җиләк – җимешкә берни кушмыйча гына битлек ясарга була:

  • Әфлисун белән ясалган битлек биткә сусыллык бирә.
  • Җир җиләге җыерчыктан саклый.
  • Майлы бит тиресенә грейпфрут битлеге килешә.
  • Биттәге сорылыкны кишер битлеге бетерер.

Кара карлыган – универсал ярдәмче (бит алсуланып, яшәреп китәр), бәрәңге (күз төбендәге “капчыклар”дан коткара), киви исә теләсә нинди бит тиресен витаминнар комплексы белән баета.

Комбинация уңышы

Бүген битлек ясыйбыз

Битне дымландыру өчен: уылган 1 кивины 6 аш кашыгы майсызландырылган эремчек белән кушып ясалган битлекне 20 минутка биткә һәм муенга сөртеп куегыз.

Искәрмә өчен: битлек ясарга йомшак, әмма артык өлгермәгән, кабыгы җыерчыкланып бетмәгән киви сайлагыз.

Банан белән битлек:

Бүген битлек ясыйбыз

Бананның ¼ өлешен изеп, 1 бал кашыгы үзегез даими кулланган крем белән кушып, 3 тамчы лимон согы, 3 тамчы зәйтүн мае өстәп, әйбәтләп туглагыз һәм әзер массаны биткә сөртеп, 15 минут тотыгыз.

Искәрмә өчен: бу битлекне, биткә сөртер алдыннан суыткычта тотарга кирәк. Бананлы битлек суыткычта 3 тәүлеккә кадәр саклана.

Салон өчен идеяләр.

Бүген битлек ясыйбыз

Салонда җиләк – җимеш кислоталары кушып ясалган битлек – пилинг битне яшәртеп җибәрү үзенчәлегенә ия. Җиләк – җимеш кислоталарын табигый яшелчә, җиләк – җимешләрдән: алма, йөзем, цитрус һ б алалар. Ә сөт тирене дымландыра, лимон чистартып, агартып җибәрә. Иң яхшысы аларны комплекс буларак кулланырга. Пилинг курсын һәм концентрациясен косметолог үзе тәкъдим итәр.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә