Язмыш артына типсәң..

Кайда егылып имгәнәсеңне алдан белсәң, шул урынга салам түшәр идең дә… Әмма… мөмкин түгел. Ни генә булмасын, язмыш бүләген көтеп, мич башында утыра торган заманнар артта калды. Бу язмамда якын дустымның сүзләрен бәян итәм.

Язмыш артына типсәң..

Шимбә көнемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга үз-үземә күп тапкырлар вәгъдә бирсәм дә, бүген беренче тапкыр йөгерергә чыктым. Күңел күтәренкелеге белән өйгә кайтканда бүгенге ялымны чын ял итеп, дуслар белән аралашып үткәрергә уйлап кайттым.
Ишектән керүемә, аш бүлмәсеннән әниемнең: Ләйсән, кызым, бүген кич Илһам белән очрашасыңны онытма! – дип эндәшүе бөтен кәефемне җилгә очырды.

Язмыш артына типсәң..

Әнине тыңларга кирәк…

Зарланырлык зарым да юк минем. Кызыклы эшем, тугры дусларым, яраткан шөгылем бар… Менә әни генә… Юк, ул алай начар түгел… аның мине тизрәк “башлы- күзле” итәсе килүе генә… янәсе, карт кыз булып калуымнан коткара. Гаҗәп! Ә менә мин бер генә дә кияүгә ашыкмыйм. Әгәр лаеклы ир – ат очраса, уйлап карар идем дә… Ә бүгенгә, кичләрне “кыскартырга” яраклылар гына очрый шул. Мин бик борчылмыйм. Әни генә бердәнбер кызын гаилә учагы тирәсендә тезелешеп утыручы оныклар, кияү янәшәсендә күрергә тели.

Язмыш артына типсәң..

Берничә көн элек кенә, әни үзенең сабакташының улы белән таныштырырга теләгәч, очрашырга ризалык бирдем. Бирдем дә оныттым. Әнә шул очрашуны искә төшерде бүген әни. Менә хәзер бер белмәгән Илһам белән очраш инде!

— Әнием, син язмышка ышанасыңмы?- дип сүз башладым. — Син “язмыш әфәнде”нең барлыгына ышанмыйча, очраклы егетләр белән очрашуга барыр идеңме үзең?

— Беренчедән, кызым, синең “язмыш әфәндең” көттереп йөргәндә, аның “артына тибеп” тизләтү хәерле, – диде ул, кофе бүлә – бүлә. – Икенчедән, Илһам кебек егетләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә табу кыен. Ул – фән кандидаты, гарәп теле белгече, интелегент! Ә син беләсеңме, без бит үз язмышыбызны үзебез язабыз. Кем язмый, алма пеш – авызга төш, дип ята, ул ялгыз кала…

— Ул Илһам дигәнең, бер “табыш” инде алайса, башкалар күргәнче “эләктер дә”чап…

Язмыш артына типсәң..

-Кызы – ыы – ыыым , әниең начарлык теләми!.. Әнине тыңларга кирәк.

Бәхәсләшергә сүз калдырмый минем әни. Бизәнеп, ясанып очрашуга китүдән дә уңай вариант булмаганга, яңа “табышым” янына киттем.

Уңышсыз очрашу уңышы

Илһам мине Казансу ярындагы кечкенә бер кафеда көтеп утыра иде. Димәк, безнең әниләр бу кафены романтика өчен иң кулай урын дип санаганннар. Ярый, хуш, җәйге кич өчен яр буенда җиләс һавада утыру- начар түгел, юл тузаны, эсседә эрегән асфальт исе юк…

— Сәлам, мин- Ләйсән булам,- диеп эндәштем дә, “егет”нең каршына утырдым.

Язмыш артына типсәң..

Әйееее…. Архив кортының чаларган чәчле, калын күзлекле, кояш күрми агарган чырайлы булганын китаптан укып белә идем. Язучыларның фантазиясе генәдер, дип уйлаганмын. Менә сиңа мә – каршымда утырган табышым фотода күпкә матуррак булган икән.

— Хәерле кич. Мин – Илһам, — дип эндәште ул кырыс кына.

Бүгенгә кичем “җилгә очты”. Бу хакта аңласам да, сер бирмәскә, тормыштан кызык эзләргә, күңел ачарга, дигән уй баштан үтте. Һичьюгы тәмле итеп тамак ялгап алырмын. Бәлки бәяләре ошамагандыр, Илһам төксе генә кыяфәттә “ризык сайларга” кереште.

Язмыш артына типсәң..

Ашарга китергәч, күңелем тагын да күтәрелде. Тәмле итеп ашый гына башлавым булды, әнинең булачак “кияве” үзенең фәнни – гамәли конференциягә баруы хакында ярты сәгатьлек лекциясе белән бөтен кәефне төшерде.

Кичке аштан соң мине сюрприз көтеп торган: Илһам, официантны чакырып, ашаган өчен икебезгә ике “хисап кәгазе” сорады. Бу мизгелдә егыл да үл! Әгәр “егет”кә ышанып, өемнән акчасыз чыгып китсәм, нишләр идем икән? Бу хакта әнигә сөйләсәм, бәлки анда теләсә кем белән таныштыру уе бетәр иде, дип уйлап куйдым.

Язмыш артына типсәң..

— Әйдә, урам әйләнәбез, – диде Илһамым, өстәл артыннан кузгалып.

— Соң бит инде, безнең хакта ни уйларлар.

— Өегезгә кадәр озатып куыйммы соң?

— Сез нәрсә, таксига түләргә кыйммәт, автобуста – ерак барасы… – дип елмайдым мин, ашаган өчен акча түләвемне исенә төшерергә теләгәндәй.

Хушлаштым да, бөтенләй кире якка киттем. Юк, бу очрашудан да күңелләр күтәрелер икән! Өйгә ашыкмадым, яр буйлап Казаныбызның гүзәллегенә хозурланып йөреп килергә булдым.

— Кызый, мине коткарыгызчы!

Сискәнеп киттем. Беләгемә килеп тотынган куллардан ычкыну өчен, үземә ярдәм кирәк булыр ахыры.

— Бары биш кенә минутка! – дип ялварулы эндәште ул. – Биш минут кына минем кәләшем булып торыгызчы!

— Акылдан яздыгыз мәллә?! Кулымнан җибәрмәсәгез, кычкырам хәзер!

— Гафу итегез, – дип ул беләгемне җибәрде. – Яшәү – үлем мәсьәләсе хәл ителә, коткарсагыз, Сез генә коткарасыз.

Язмыш артына типсәң..

— Ни булды?

-Дусларым белән очрашам хәзер. Алар бар да гаиләле, менә мине дә өйләндерергә телиләр. Инде таныштыра да башладылар. Бүген очрашуга кәләшем белән киләм, дигән идем…. Алар хәзер минем кәләшем белән танышырга тели…

— Хәзер нишләргә җыенасыз?

— Мин, кәләшемә шалтыраткан булып, өстәл артыннан кузгалдым да, менә Сезне күрдем…

Ул оялчан гына елмайды. Зур күзләре мәрхәмәтлелек бөрки кебек иде. Әйтерсең лә каршымда ярдәм сорап дәү эт басып тора.

— Бу – ахмаклык инде, – дим , карышып.

— Бик дөрес, бу ахмаклык. Нишлим соң хәзер? Кәләш кирәк бит миңа, дуслар янына үзем генә бара алмыйм.

Мин уңайсызланып калдым. Ул зур күзләрен тагын да зуррак ачып, борчулы тавыш белән:

— Иң кыены – дусларымның хатыннары танышлары арасында миңа кәләш эзли башладылар бит! – диде.

Аның бу сүзләреннән кычкырып көләрдәй булдым. Кирәк бит, ә! “Бәхетсезлек дуслары” булабыз бит.

Язмыш артына типсәң..

— Әйдәгез, дусларыгыз белән танышыйк, – дидем.

Кайвакыт шулай, алны – артны уйламыйча, әллә ниләр эшләп куясың бит. Алай яшәү кызыклырактыр да.

— Минем исемем – Рамил, – дип таныштырды үзе белән “кияү”. – Рәхмәт Сезгә!

Ул мине җитәкләп ресторанга алып керде. Безне күргәч, өстәл артындагы ике ир – аягурә бастылар. Хәрбиләрчә тон белән:

— Рамил, син молодец! Кәләшнең асылын эләктергәнсең, – дип миңа эндәштеләр:

— Чибәр кызның исеме ничек икән?

— Ләйлә, – дип җавап бирдем дә, “егет”емнең дусларын күзәтә башладым. “Дустың нинди, үзең шундый”, – диләрме әле?.. Болай әйбәт кешеләргә ошаганнар инде. Ярты сәгать үз адресыма матур сүзләр тыңлагач, кайту ягын кайгырта башладым.

— Мин Сезне озатып куям.

— Юк, дусларыгыз белән калыгыз.

— Чибәр кызны шәһәр уртасында ялгыз калдыра алмыйм бит, – дип елмайды ул. Иртәгә очрашу билгеләп, мин яшәгән өй янында хушлаштык.

Әни һәрвакыт дөрес әйтә!

Өйгә җырлый – җырлый килеп кердем.

— Әниең дөрес әйтә, дидем бит сиңа! – дип каршылады әнием.

— Әйе, әнием, син могҗиза!

— Сөйлә тизрәк, – дип мине каршына утыртты.

— Минем иртәгә кабат очрашу, йә паркка, йэ күл буена барырбыз, нәрсә киим икән? Чалбар әйбәт тә, үзенчәлеклерәк кием кирәк инде.

— Кызым, сөйлә тизрәк! Илһам сиңа ошады, димәк!

— Әйе! Аның ярдәмендә мин Рамил белән таныштым.

— Нинди Рамил? Анысы ни дигән сүз? – дип борчыла ук башлады әни.

— Хәрби, – дип бик теләп сөйләдем мин Рамил турында. – Сиңа хәрбиләр ошыймы?

Беренче очрашу алдыннан йокым – йокы булмады. Иртүк әниемнең:

— Кызым, тор әле, менә сиңа ни китергәннәр,- дигән сүзләренә генә уяндым. Бүлмәмә чәчәкләр исе таралды. Әни кулында бик зур чәчәк бәйләме, ә уртада хат иде: “Көрәштә бирелдем. Бүген сезнең бусагага килеп капитуляцияләнәм”, – дигән хәрби сүзләр.

Язмыш артына типсәң..

— Рәхмәт, әнием, әле ярый син бар!

Хәзер мин, озаграк тоткарланса,“язмыш әфәнде”нең артына тибәргә кирәклекне беләм.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә